поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
21.05.2022 Җәмгыять

Самараның «Яктылык» татар мәктәбе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте (ФОТО)

Өлкәбездә генә түгел, гомумән Россия күләмендә дә уникаль булып саналган мәктәбебезне күп регионнарда яхшы беләләр. Рәсми рәвештә мәктәп 1997 елда ачылган. Ә чынлыкта, аның тарихы 33 ел элек башланган. 1989 елда Самара шәһәренең 12 санлы кичке мәктәбе директоры Хәридә Габделҗан кызы Дашкина тәкъдиме һәм яңа гына барлыкка килгән “Туган тел” татар җәмгыяте тырышлыгы белән якшәмбе татар мәктәбе оештырыла.

1993 елда шул ук бинада милли компонентлы беренче гомум белем бирү сыйныфы ачыла. Ә ике елдан соң кичке мәктәптән янәшәдә генә урнашкан ябык балалар бакчасы бинасына күченә. Ул вакытта укытучылар һәм «Туган тел» иҗтимагый оешмасы әгъзалары, өйдән өйгә йөреп, татар балаларын җыйганнар. 

Бүген исә мәктәпнең популярлыгы шулкадәр югары ки, биредә укырга теләүчеләргә сайлап алу конкурсы аша узарга туры килә. Проект буенча бина 400 укучыга исәпләнгән. Укучылар саны инде 600дән артып киткәнлектән, бүген алар ике сменада укый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Яктылык» мәктәбе укучыларга иҗади сәләтләрен үстерергә, өстәмә белем алырга мөмкинлек бирә: мәктәптә төрле семинарлар, кон¬ференцияләр үткәрелә, Самара шәһәре һәм Татарстан Республикасы галимнәре татар теле укытучыларының квалификациясен күтәрү курслары уздыралар, шуңа да уңышлары күзгә күренерлек: 2013 елда «Яктылык» мәктәбе «Россиянең иң яхшы 100 мәк¬тәбе» исемлегенә керде, 2015 елда Самара шәһәр округының «Актив гражданин мәктәбе» номинациясендә иң яхшы мәк¬тәп дип танылды, 2021 елда мәгариф оешмалары арасында этномәдәни белем бирү эшен оештыру буенча Бөтенроссия конкурсында җиңде. Шулай ук «Мирас» этнографик музее һәм «Йолдыз» халык бию театры мәктәпнең аерым горурлыгы булып торалар...

«Яктылык»ның 25нче туган көне «Заря» мәдәният сараенда узды.  Фойеда Марк Коган җитәкчелегендәге «Самара губернасы виртуозлары» тынлы оркестры татар көйләре уйнап тора. «Яктылык»ны ту¬ган көне белән котларга бик күп мөхтәрәм кунаклар кил¬гән¬нәр: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова, Самара шәһәре а䬬министрациясенең Мәгариф департаменты җитәкчесе Илья Осипов, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының тө¬бәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Әлфия Әхәтова һәм Гөлия Мусина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ил¬гиз Халиков, КФУ каршындагы 2 санлы татар гимназиясе директоры Рамил Гайнуллин, Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Самара өлкәсенең милли оешмалары җитәкчеләре һәм ата-аналар. 
 
Котлауларны шәһәр Думасы рәисе Алексей Дегтев башлап җибәрде. Ул мәктәпкә бүләкләр тапшырды һәм аңа үсәргә ге¬нә түгел, киңәергә дә вакыт җи¬түен билгеләп үтте. Алексей Петрович сүзләренә караганда, «Яктылык»ка бүлеп бирелгән 12 санлы кичке мәктәп корпусын төзекләндерү буенча проект-смета эшләре инде тә¬мамланып килә. Шулай ук, ул балаларга әхлакый тәрбия бирү эшендә катнашкан мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллинны «Патриотик тәрбия өчен» мактау билгесе белән бүләкләде.
 
- «Яктылык» - бик үзен¬чәлекле мәктәп. Бире¬дәге укучылар башкалардан тәрбияле булулары белән аерылып торалар. Аны тәмамлаучылар өлкә икътисадының төрле өл¬кәләрендә уңышлы эшлиләр. Арада табиблар да, укытучылар да, галимнәр дә, танылган спортчылар да, уңышлы җитәкчеләр дә бар. Иң мөһиме, алар барысы да чын патриотлар булып тәрбияләнгән, Ва¬танга, милләтенә һәм мә¬дә¬ния¬тенә карата мәхәббәт орлыклары күңелләренә салынган. Бу әхлакый традицияләр киләчәктә дә сакланыр, дип ышанам. Аллаһы Тәгалә уку¬чыларыбызның уңышларын кү¬рергә насыйп итсен, - дип те¬лә¬де Талип хәзрәт.
 
Чарага «Яктылык» татар мәк¬тәбенең беренче директоры - Мәгариф отличнигы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре Хәридә апа Дашкина да килгән иде. Дулкынланудан, шатлыктан ташып чыккан хисләре, күз яшьләре аша ул укытучыларга һәм мәктәпнең хәзерге директоры Радик Газизовка рәхмәт сүзләре җиткерде: «Мин «Яктылык» мәктәбенең алга таба да үсәчәгенә ышанам, анда укырга теләүчеләр тагын да күбрәк булачак. Өлкә хөкүмәте дә мәк¬тәбебезгә ярдәм итәр, дип өмет¬ләнәм. Барыгызны да яратам, хөрмәт итәм, хәтерлим, бе¬ләм һәм бик сагынам», - диде ул. 
 
Бу көнне бик күп матур теләкләр һәм ихлас котлау сүзләре яңгырады. Самара шәһәр округы урынбасары, Самара шәһәре адми¬ни¬страциясенең мәгариф департаменты җитәкчесе Илья Осипов мәктәпкә департамент исе¬меннән акча сертификаты тапшырды һәм мәгариф үсешенә керткән өлеше өчен Радик Газизовны - Мактау грамотасы белән, ә укытучыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Та¬тарстан кунаклары да Бө¬тен¬дөнья татар конгрессы исе¬меннән укытучыларга югары исемнәр һәм бүләкләр, ә мәк-тәпкә Республика президенты Рөстәм Миңнехановтан 1 миллион сумлык сертификат тапшырдылар. Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова: «Без күптән инде «Яктылык»ны үзебезнең мәктәп дип саныйбыз, аның тормышы белән бик кызыксынабыз, ә уңышлары белән горурланабыз. Киләчәктә сезгә зурдан-зур уңышлар телибез. Алга! Бергә булыйк!» - дип сәламләде юбилярны.
 
Яктылыклылар да кунак¬лар өчен бик күркәм концерт әзерләгәннәр иде. Әл¬фия Сө¬ләйманова, Асия Сәй-фет¬ди¬нова һәм Вәсимә Фәр¬ди¬ева¬ның кызыклы идеяләре, хреографлар Рәшит Гыйз¬зә¬ту묬лин һәм Алия Сурина куйган биюләр, вокал укытучысы Али¬нә Шәмсетдинова әзер¬ләгән җыр номерлары, укучылар Алия Гый¬-матдинова, Равил Вахитов, Әмир Кантеев, Рушан Йосыпов һәм Илнур Сөләйманов җыеп мон¬тажлаган видеосюжетлар, бәйрәмне алып барган Рәхимә Хәйрова һәм Илшат Исхаков тырышлыгы нәтиҗәсендә концерт күпкырлы һәм масштаб¬лы булып узды. Тамашачылар залында утырган хореография кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Юлия Кивенко бөтен номерларның да югары дәрәҗәдә әзерләнүе, һәр чыгышта милли гореф-га¬дәтләр чагылуы турында: «Искиткеч биюләр һәм җырлар. Тел-теш тидерерлек бер генә нәрсә дә юк, афәрин!» - дип бәяләде. Габдулла Тукайның «И туган тел»ен һәм «Яктылык» мәктәбе гимнын зал аягүрә басып җырлаганнан соң, бәйрәм сәхнәсе Татарстанның «Казан егетләре» төркеменә тапшырылды.
 
Самара татарларын бер¬¬ләш¬терүче, гореф-гадәт¬лә¬ре¬безне саклаучы, яшь буынга нур һәм җылылык өләшүче учак булып янган «Яктылык» мәк¬тәбе озак еллар яшәр, дип ышанып калабыз. 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 21.05.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»