поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
15.02.2022 Мәгариф

"Мәктәп укучысына тәнәфестә намаз укуны рөхсәт итмиләр”

3 февральдә бер сайтта “Гали авылында мәктәп укучысына тәнәфестә намаз укуны рөхсәт итмиләр”, дип аталган мәкалә басылып чыккан иде. Анда Самара өлкәсенең татарлар гына яшәгән Гали авылында 9нчы сыйныф укучысына тәнәфестә намаз укырга рөхсәт итмиләр, дип язылган иде.

Бу гаиләдәге малайларның икесе быелгы уку елыннан башлап намазларын мәктәптә укырга булганнар. Малайларның берсе намазны тәнәфес вакытында кеше йөрмәгәнрәк аулак урында укыса да, кемдер мәктәп мөдиренә җиткергән. Шуннан әнисен мәктәпкә чакырта башлаганнар. Мәктәп мөдире намазны казага калдырып өйдә укырга тәкъдим иткән. Ә әниләре: «Алар шимбә көнне укымыйлар, шуңа гадәти көннәрдә дәресләр саны тугызга җитә. Кыш көнне бит намаз вакытлары бер-бер артлы бара. Сәгать дүрттә мәктәптән кайтканда, инде өйлә чыгып, икенде намазы кергән була. Шуңа, өйлә намазын калдырмас өчен, 9нчы сыйныфта укучы улым декабрь айларында аны мәктәптә укый башлады», - ди. Адвокат та тәнәфес вакытында балага намаз уку рөхсәт ителергә тиеш, дип белдерә.

Бәхәс әлегәчә дәвам итә. Халыкта төрле фикерләр бар. Менә, мәсәлән, бу мәктәптә күп еллар буе тәрбия эшен алып барган ветеран укытучы, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кәүсәр Мөхәммәтнур кызы ШӘЙХЕТДИНОВА газетага үз фикерен язып җибәргән:

“Октябрят, пионер, комсомол оешмалары булган чорда ничек эшләргә, нинди чаралар үткәрергә кирәклеге билгеле, һәр нәрсәнең законы, тәртибе, таләпләре бар иде. Советлар Союзы таркалгач, мәктәпләргә дә авыр булды. Чөнки мәктәп эшен ничек оештырырга, тәрбия чыганакларын кайдан алырга, дигән җавапсыз сораулар барлыкка килде.
 
Авылыбызда татар-мөселманнар гына яшәгәнлектән, туксанынчы еллардан соң тәрбиянең төп юнәлешен милләт ягына борып җибәрү яхшы нәтиҗә бирде. Халкыбызның милли бәйрәмнәрен үткәреп, гореф-гадәтләрен яңартып, саф татар телендә сөйләшеп, туган якны өйрәнеп һәм район, өлкә күләмендә үткәрелә торган чараларда катнашып, эшебезне дәвам иттек.
 
1992 елда Гали авылында мәдрәсә ачылу вакыйгасы халык өчен генә түгел, мәктәп өчен дә бик мөһим вакыйга булды. Шимбә, якшәмбе көннәрендә балалар мәдрәсәдә дини белем ала башладылар. Ул вакытта укыткан Әүһәд хәзрәт һәм Сания абыстай Мингачевларны шәкертләре бүген дә сагынып искә алалар. Мәдрәсәдә белем алган балаларның күбесе әти-әниләрен дә намазга басарга, дини белем алырга өндәделәр. Мәрхүмнәр Мөҗаһит Латыйпов, Рәфкать Бадукшин, балалар арасында дини конкурслар үткәреп, күчтәнәчләрен мәктәп Сабантуенда тапшыралар иде. Әле дә бергә-бергә Болгар җирлегенә, Казанга сәяхәтләргә чыгып китәбез, “Сө-ембикә оныклары” кебек конкурс-викториналарда катнашабыз, күп чараларны балалар үзләре Коръән сүрәләре укып матур итеп ачып җибәрәләр.
 
Дин - ул бик көчле тәрбия ысулы. Мәктәп директоры вазифасын 24 ел буе үтәп килгән Мөхтәр Исламнур улы Алтынбаев та, хәзер хезмәт куючы Фидаил Мәҗит улы Маннанов та, мәдрәсә җитәкчелеге белән киңәшеп, тәрбия сәгатьләренә хәзрәтләрне дә чакыруны га-дәткә кертеп җибәрделәр. Ул дәресләр өлкән, уртанчы һәм башлангыч сыйныфларда аерым-аерым үткәрелә, хәзрәтләр, мөгәллимәләр, лаеклы ялда булган укытучылар да катнаша.
 
Фидаил Маннанов - күп еллар икенче мәхәлләдә мулла вазифасын үтәүче Мәҗит абыйның улы, үзе дә намаздагы кеше. Бу эшләрне ул шатланып кабул итә. Балалар өчен шимбә-якшәмбе укулары да алып барыла. Җәйге ял да оештырыла. Аны оештыруда “Ак калфак “ хатын-кызлар оешмасы ярдәм итә. Шулай ук бу оешма балалар өчен төрле дини чаралар үткәрә - дога уку, мөнәҗәт әйтү конкурслары, Мәүлид кичәсе, Корбан һәм Ифтар мәҗлесләре һәм бик күп төрле башка бәйрәмнәр. Үткән елда “Илаһи моң” онлайн конкурста катнашып бүләкләр алдык. Балалар бакчасында да дини дәресләр һәм “Мин татарча сөйләшәм” татар теле дәресләре алып барыла. Аларны Гамбәр абыстай һәм лаеклы ялдагы татар теле укытучысы Зөлфия Нәзәхетдин кызы алып баралар. 16 костюм тегелде, музей почмагы оештырылды, матур стендлар эшләнелде, конгресс аша татарча китаплар кайтарылды. Тәрбиячеләр, укытучылар бу ярдәмгә рәхмәт кенә әйтеп торалар.
 
Дин дәресләрен хәзрәтләребез, мөгаллимәләребез алып бара. Ә безнең авыл дин әһелләренә бай, Аллаһыга шөкер. Тирән белемле Искәндәр, Юныс һәм Абдрахман хәзрәтләр, Гамбәр Баһаутдинова, үземнең укучым, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем алучы 4 бала әнисе Әлфия Хәйруллина, Зөлфия абыстай Курмаева... Алар кичләрен өч төркем хатын-кызларны һәм бер төркем ир-атларны укыталар. Мәдрәсәдә балалар өчен дә, халык өчен дә төрле чаралар үткәрелеп тора. Бу пандемия аркасында гына бераз кысыла төштек. Киләчәктә барысы да яхшы булыр, дип өметләнеп яшибез.
 
Ә күпме хәзрәтләрне тәрбияләде безнең мәдрәсә һәм мәктәп? Алар Россиянең төрле почмакларында хезмәт куялар, мулла вазифаларын үтәп киләләр: Самараның Зубчаниновка мәчетендә - Расих хәзрәт Вакказов, Коръән-хафиз Ислам Баһаутдинов, Сызранда - Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев, Яңа Усманда - Ринат хәзрәт Калимуллин, Чебоксарда - Нәфис хәзрәт Башаров... Күп еллар мәдрәсәне Минтаһир хәзрәт Сираҗев җитәкләп килде. Мөхәммәдия мәдрәсәсендә Фидаил Нураев укып чыкты, бүгенге көндә анда Айрат Кәлимуллин һәм Расих Юнысов укыйлар.
 
Татар кешесенең - татарны, мөселман кешесенең мөселманны рәнҗетүе - бик зур гөнаһтыр ул, минемчә. Бер якны гына тыңлап, нәтиҗә ясау бер дә килешми торган гамәл. Кеше йокысыз төннәр үткәрә, чиргә сабыша, төп эшен башкаруда кыенлыклар барлыкка килә. Хәзер аралашу ысуллары бик күп, теләсәң, җаен табып була. Һәр вазгыятьтә ике якның да фикерен белү кирәк бит инде.
 
Мәктәптә балалар белән эшләү - бик авыр хезмәт ул. Әлеге чорда бигрәк тә, чөнки мәктәпләрдә укытучылар җитешми. Кайбер әти-әниләр, балалар, үзләренең хокукын яхшы беләләр дип, укытучыны кимсетүне бернигә дә санамыйлар. Ә динле кеше белә: Пәйгамбәребез с.г.с. укытучыны хөрмәт итәргә кушкан. Киләчәгебез яхшы булсын, авыл саклансын өчен, без бер-беребезне батырырга түгел, ярдәм итешергә тиеш.
 
2022 ел “Без - бергә! Безнең көч - бердәмлектә!” шигаре астында узачак.
 
Бик мәгънәле сүзләр. Ләкин бу сүз генә булып калмасын иде, туганнар һәм дин кардәшләр! Сәламәт булыйк! Бер-беребезнең кадерен белеп, ярдәмләшеп яшик!

---
Бердәмлек
№ --- | 15.02.2022
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»