поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
11.08.2021 Дин

Сызран Җәмигъ мәчете өстенә җиде алтын ярымай урнаштырылды

Әлхәмдүлилләһ! Әлеге тарихи тантанага шәһәребезнең мәртәбәле кунаклары - вакытлыча шәһәр башлыгы вазыйфаларын башкаручы Анатолий Лукиенко, «Тяжмаш» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Трифонов, губерна Думасы депутаты Сергей Гринько һәм Сызран шәһәр Думасы депутаты Илдар Мәҗитов килгәннәр иде.

Без, аксакаллар белән киңәшеп, пандемия чорында читтән кунаклар чакырып тормаска һәм катнашучылар санын 150 кеше белән чикләргә карар кылдык. Тантананы мин үзем, Илгизәр Сәгъдиев, алып бардым. Һәр мөселман җыенын Кәлам Шәриф белән башлау йоласы буенча, улым Мөхәммәд, Коръәни-Кәримне укып, бәйрәмне башлап җибәрде. Аннары мин Сызран Җәмигъ мәчете төзелү тарихын сөйләп үттем  һәм ярдәм итүчеләргә олуг рәхмәтләремне белдердем. Бигрәк тә әби-бабайларның кечкенә генә пенсия акчаларыннан да мәчет төзелешенә өлеш чыгаруларын ассызыклап үттем. Шулай ук Сызран шәһәр администрациясенә әлеге мәчет өчен бик уңай урыннан зур күләмдәге җир биргәннәре һәм даими рәвештә ярдәм итеп торулары өчен рәхмәт сүзләре җиткердем. 

2018 ел бу төзелеш өчен бик уңышлы ел булган иде, чөнки Татарстаныбыз 5 миллион сум акча бүлеп бирде, шулай ук Сызранның «Тяжмаш» акционерлык җәмгыяте иганәчелек итә башлады һәм өч ел дәвамында ярдәменнән өзмәде. Җәмгыятьнең генераль директоры Андрей Трифоновка аерым рәхмәтләребезне белдердем.  

Үз чиратында чыгыш ясаган Анатолий Лукиенко Сызран шәһәре администрациясе исеменнән һәм шәхсән үзеннән мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады һәм Сызран Җәмигъ мәчете өстенә ярымайлар кую төзелешнең ахырына якынлашу билгесе булуын ассызыклап үтте. “Сызран Җәмигъ мәчете шәһәребезнең күрке, изгелек һәм мәгърифәт үзәге булачагына ышанычым зур, - дип белдерде ул. - «Тяжмаш» заводының өч ел дәвамында Сызран Җәмигъ мәчетенә ярдәм итеп торуы ул зур ярдәм һәм горурлык. Мәчет төзелеп беткәнче ярдәм өзелмәячәк,  мәчетне ачу тантансына да зур теләк белән килербез”, - дип, күтәренке рухта сөйләде. Шулай ук губерна Думасы депутаты Сергей Гринько һәм Сызран шәһәр Думасы депутаты Илдар Мәҗитов та мөселманнарны Корбан бәйрәме һәм ярымайлар урнаштырылу белән котладылар һәм минем тарафка җылы сүзләр әйттеләр. 

Йомгаклау сүземдә мәчетебез төзелешенә һәртөрле ярдәм күрсәтүчеләргә изге төләкләремне һәм догаларымны багышладым. Һәм дә ошбу шатлыклы вакыйга сәбәпчеләре булган агалы-энеле Рөстәм һәм Шәфкать Сәйфетдиновлар һәм Радик Газизовка аерым зур рахмәтләремне белдердем. Алар Чиләбе өлкәсе, Трехгорный шәһәренең «Вертикаль» җәмгыяте тарафыннан җиде ярымайны ясату һәм китереп урнаштыру өчен тулы күләмдә акча бирүчеләр. 

Шуннан соң, тәкбирләр әйтелеп, гөмбәз өстенә Үзәк ярымай куелды. Халыкның күпчелеге бу тантаналы мизгелләрне шатлыклы күз яшьләре белән каршылады. Тантанадан соң Сызран Җәмигъ мәчете каршысындагы Үзәк мәчеттә килгән халык һәм мәртәбәле кунаклар өчен табын оештырылды. Ярымайлар кую хөрмәтенә сигез корбан чалынды, таҗик туганнарыбыз шул иттән кунакларга  тәмле плов һәм шурпа әзерләделәр. Аллаһының рәхмәтләре яусын аларга.  

Ризык тулы өстәлләр артында сыйланып утырганда Андрей Федорович белән иркенләп сөйләшергә дә мөмкин булды. Без бик күп мәсьәләләрне хәл иттек, бугай. Хәйриячебез төзелеш барышын тизләштерергә һәм 2022 елның көзенә кадәр бөтен эшләрне дә тәмамларга ярдәм итәчәгенә ышандырды. Аллаһы аңа эшләрендә уңышлар һәм өстенлек бирсен. Ул тантанадан зур канәгатьлек белән китте. Барча кунакларыбыз да шундый ук фикердәдер, дип уйлыйм. Аллаһы Раббыбыз корбаннарыбызны кабул итсен!  

Зур шатлык һәм олуг ихтирам белән,
Сызран Җәмигъ мәчетенең
баш имамы Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВ.

 


---
Бердәмлек
№ --- | 11.08.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»