поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
17.03.2021 Тарих

Шенталы районында борынгы табылдыклар һәм яңа идеяләр музее ачылды

5 мартта Шенталы районы, Денис авылының Мәдәният йортында тантаналы рәвештә тарихны һәм төбәкне өйрәнү музее ачылды. Бу чара авыл өчен генә түгел, гомумән, район өчен дә күренекле вакыйгага әверелде. Килгән кунаклар тойгыларын яшермәделәр: “Әйтеп бетерерлек түгел, күңелебез тулды”, - дип музей ачылуын көттеләр.

Чыннан да, күп еллар узды инде, ә саргаеп беткән солдат хатларын, сугышта катнашкан авылдашларның био-графияләрен һаман да тыныч кына укып булмый. Совет чорында һәр өйдә булган радионы гына алыйк. Ата-аналар иртән торып Казан, Өфе калаһы, Мәскәү яңалыкларын тыңлап эшкә китәләр, ә балалары көне буе Полад Былбыл оглы, Мөслим Магомаев пластинкаларын акырталар иде. Менә шундый җанга якын булган экспонатлар чарага җыелучыларның йөрәкләрен эретте дә җибәрде инде.
 
- Туган ил хәтер төпкеленнән, тел һәм мәдәният чыганакларыннан башлана. Борынгыны хөрмәт итсәк, киләчәгебез дә булыр. Без бүген тарихи вакыйгада катнашабыз. Ә бу минутлар килеп җиткәнче күпме эш башкарылган, халыктан күпме уникаль материаллар җыелган! Музей, авылның гына түгел, районның да тәрбия үзәгенә әвереләчәгенә шигем юк, - дип халыкка мөрәҗәгать итте район башлыгы Александр Лемаев.
 
Денис авылы җирлеге башлыгы Лимуза Бикмөхәммәтова, авылдашлар тырышлыгы булмаса, бу эшне ерып чыгып булмас иде, дип белдерде. Ул иң актив авылдашларын “Тарихи-мәдәни мирасны саклау өчен” дип язылган Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
 
Губернаторның да ярдәме зурдан - “СОдействие” проекты буенча музей өчен бүлеп бирелгән ике бүлмәдә ремонт ясарга һәм стеллажлар куярга мөмкин булды.
 
Минсәгыйть Вәлиуллин, музей ачылуга бүләк итеп, 1950 елда Молотов исемендәге заводта эшләп чыгарылган патефон бүләк итте. Ул музыкаль аппаратның энәсен акрын гына пластинка өстенә куйды да җыелган халык үткән гасырның илленче елларына сәяхәткә китте сыман. Ә мин бу көнне гомеремдә беренче мәртәбә чын патефон тавышын ишеттем.
 
Музейга озын гомер һәм үсеш теләп, “Нур” мәдәни-агарту оешмасы Ш. Галәветдинов, районның мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм комитеты җитәкчесе И. Храмов чыгыш ясаганнан соң, район башлыгы Александр Лемаев һәм Минсәгыйть Вәлиуллин кызыл тасманы кистеләр, һәм музей ишекләре халык өчен ачылды.
 
 
Беренче экспозиция, әлбәттә, авыл тарихына багышланган. “Марс” колхозының беренче рәисе Хәммәтвәли Мингалимов булган. Музей ачу тантанасында катнашучылар колхоз елларындагы фотосурәтләрне, җитештерү алдынгылары турында мәкаләләрне карап йөрделәр. “Марс” колхозының алдынгы рәисе Равил Хаҗи улы Нурмөхәммәтовка аерым экспозиция булдырылган.
 
Авыл тарихы белән кызыксынучылар игътибарын 1739 елгы карта да җәлеп итә. Анда авылның исеме “Бикметово” дип язылган. Авыл барлыкка килүнең төрле версияләре бар. Шуларның берсе буенча монда Чирмешән кирмәненнән күчмә болгар кабиләләре килеп урнашкан булган.
 
Икенче экспозиция Бөек Ватан сугышына багышланган. Билгеле булганча, Денис авылы кешеләре Бөек Җиңүгә лаеклы өлеш керткәннәр. Фронтка 500дән артык кеше алынган, 250се кире кайтмаган. Кайтканнарының да күбесе инвалид булып калганнар.
 
Мәктәп укучылары, авыл активистлары Бөек Ватан сугышында катнашкан, тылда эшләгән авылдашлары турында бай материаллар җыйганнар. Волонтерлар әле дә эзләнүләрен туктатмыйча, туганнары белән аралашалар, өлкә архивлары, музейлары белән хезмәттәшлек итәләр.
 
Татар халкының көндәлек тормышына багышланган экспозиция дә бик ошады. Монда татар миче булган татар өе калкып чыккан. Коллекциясен дә уникаль дип атарга була: өй җиһазлары, савыт-саба, эш кораллары, милли кием үрнәкләре урнаштырылган. Бигрәк тә гарәп телендә басылган борынгы дини китаплар күплеге һәм төрлелеге куандыра.
 
Ерак булмаган Совет чоры экспозициясе бөтенләй башка. Укучылар пионер формасын күреп хозурландылар, ә ата-аналар яшьлек елларын күреп хисләргә бирелделәр.
 
Музейдагы әйберләрнең кыйммәте шунда ки – алар кайчандыр шушы авыл кешеләренең көндәлек тормышында хезмәт иткәннәр. Зур музейларда андый әйберләр пыяла астында булса, монда һәр әйберне тотып, әйләндереп-әйләндереп карарга мөмкин.
 
Музей турында әле тагын озын-озак итеп сөйләргә мөмкин булыр иде. Ләкин бер килеп күреп китүе яхшырактыр, дип уйлыйм.
 
- Туган авылымда музей ачылуга мин бик шатмын. Күп музейларда булганым бар, ләкин бу хәтле бай һәм сирәк әйберләр булган экспозиция күргәнем юк иде. Яшь буын кешеләренә мөрәҗәгать итәсем килә. Хәзер сезгә район һәм авыл тарихын өйрәнү тагын да кызыклырак булыр, дип уйлыйм. Шундый иҗади проектлар укытучыларны, укучыларны һәм авыл халкын берләштерсен иде, дигән теләктә калам. Бу эш тарихчыларга һәм төбәкне өйрәнүчеләргә дә файдалы булыр, дип уйлыйм”, - дип уртаклашты хис-тойгылары белән Денис авылында туып-үскән Халисә Латыйпова.
 
Халык хәтерен саклаучыларга кызыклы табылдыклар һәм яңа идеяләр теләп калам.
 
Алинә ХАРИСОВА.
 
Денис авылы,
 
Шенталы районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 17.03.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»