поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
14.09.2020 Җәмгыять

"Поезд астында калган егет инде тормыш белән хушлашырга җыена..."

Язмамның герое тормышны көндәлек вак-төяк, болытлар агышы, кошлар сайравы, яңгырдан соңгы саф һава, кояш баешы өчен генә түгел, шатлык-көенечләр өчен дә яратырга кирәклеген исбатлый...

Рәшит Шакир улы бүген тормыштан канәгать булып яши. Ә 1980 елда, ике аягын да югалткач, тормыш мәгънәсен югалткан кебек тоела. Шулай да егет бирешми, курку һәм шик-шөбһәләрен җиңеп, үз-үзенә дә, башкаларга да көчле кеше булуын исбатлый ала.
 
Ул вакыттан бирле 40 ел үтеп киткән. Йөрәк яралары төзәлгән, авыр хатирәләр күңелне әрнетми. Чөнки Рәшиткә тормышка әйләнеп кайтырга булышкан тугры хатыны бар. Ул аңа мәхәббәт һәм көч биреп тора.
 
Хикәяне геройның балачак, яшьлек елларыннан башласам, дөресрәк булыр, бәлки. Рәшит Шакир улы Сираев Шенталы районыннан. Бала чагыннан ук аның игътибарын оста куллы эшчеләр, төзүчеләр җәлеп иткән. Шуңа да, һөнәр сайлап алу вакыты җиткәч, егет Самараның төзү техникумына укырга керә.
 
1977 елда Рәшитне хәрби хезмәткә алалар һәм ул Смоленск өлкәсендәге төзелеш гаскәрләренә эләгә. Иптәшләре белән бергә хәрби объектлар, оборона чикләре коралар. Ике елдан Рәшит ныгыган ир-егеткә әверелеп, туган ягына әйләнеп кайта һәм ПМК-708 оешмасында эшли башлый.
 
«Чираттагы ялым вакытында мин Дүшәнбедә яшәгән туганнарымны күреп кайтырга булдым. Казахстан буйлап барганда, поезд бер станциядә тукталды. Пассажирлар кем кая таралышты. Мин дә җирле сәүдәгәрләр сатып торган җиләк-җимешләрне карый-карый, поезд кузгалганны сизми дә калганмын. Поезд артыннан йөгереп, вагонга сикереп менәргә теләгән идем, шул вакыт минем ике аягым да киселде», - дип сөйли Рәшит абый.
 
Җирле халык егетне хастаханәгә илтә һәм аңа 6 сәгатьтән соң гына операция ясыйлар. Егет инде тормыш белән хушлашырга җыена: аны саф һава агымы сыман хәтирәләр камап ала, гомеренең тәмамлануын аңлаудан йөрәге кысыла, бәхетле һәм моңсу мизгелләр хәтерендә яңара... «Мин әти-әниемә саубуллашу хаты да яздым, янәсе, мине гафу итегез, шулай килеп чыкты инде, дип. Хәзер, мине Ходай саклап калды, дип әйтә алам», - дип искә ала ул.
 
Реабилитацияне 22 яшьлек егет Самара өлкәсендә уза. Рәшиткә I группа инвалиды таныклыгы биреп чыгаралар. Алга таба аңа үз көченә ышанычын кайтарыр өчен авыр юл үтәргә туры киләчәк...
 
1982 елда Рәшитне Димитровградтагы инвалидлар интернатына кабул итәләр. Шундагы сентябрь линейкасында булачак хатыны - Мари Элдан килгән Зифа Фәйзрахман кызы белән таныша. Ә ике елдан соң алар өйләнешәләр. Туйны интернатта, инде туганнарына һәм якыннарына әйләнгән кешеләр арасында уздыралар.
 
Гаилә тормышы акрынлап җайлана. Яшьләр Шенталага кайталар, Рәшит заказлар буенча кием-салым тегә башлый, ә Зифа азык-төлек кибетенә сатучы булып урнаша. «Иремнең куллары алтын. Тормышында очраган авырлыкларга карамастан, ул шат күңеллелеген, оптимистлыгын, хезмәткә һәм туган ягына булган мәхәббәтен югалтмады», – ди Зифа ханым.
 
1985 елда аларның кызлары Гөлнара, ә ике елдан уллары Равил туа. Алар да туган якларында калып, гаиләләр корып, матур гына яшәп яталар, балалар үстерәләр. Олы оныклары Айнур инде өлкән сыйныф укучысы, “Юнкер” хәрби-патриотик клубы әгъзасы, ә кечкенә Ясминәгә әле 3 кенә яшь. Тиздән гаиләдә тагын бер шатлыклы вакыйга көтелә – ирле-хатынлы Сираевлар өченче тапкыр әби һәм бабай булырга әзерләнәләр.
 
Бүген безнең геройларыбыз лаеклы ялда инде. Рәшит абый, төзүче буларак, үз бакчасында беседка ясап куйган, чәчәкләр үстерә. Ә Зифа апа – хуҗабикә.
 
«Безнең бакчада ни генә юк: бәрәңге, кишер, кыяр, помидор һәм башка файдалы яшелчәләр. Җиләк-җимеш агачлары да күп», - ди хуҗабикә. Ә бит аларны үстерү генә аз, җыю, саклау, кайнатма һәм компот әзерләү кебек бик күп вакыт һәм көч таләп итүче эш тә ул. Боларны барысын да хуҗабикә башкара. Аның кайнатмалары бик тәмле килеп чыга.
 
Сираевларның капка төбеннән үк берсеннән-берсе матуррак аллы-гөлле чәчәкләр һәм башка культуралар гөрләп үсеп утыралар. Ир белән хатын бик теләп миңа экскурсия үткәрделәр.
 
Күптән түгел Сираевлар гаиләсе “Иң яхшы шәхси хуҗалык” конкурсында катнашып, “Иң үзенчәлекле хуҗалык” номинациясендә икенче урынны яуладылар. Лаеклы җиңү, минемчә. Сираевлар гаиләсенең уңганлыгы, тырышлыгы таң калдыра.
 
Рәшит ага балачактан табигатьне бик ярата. «Табигатьне ярату - ватанны ярату белән тиң. Буш вакытымда җиләк-җимеш, гөмбә, чикләвек җыярга яратам. Мине җирле пейзажлар илһамландыра. Матур болыннар һәм мәһабәт агачлар күз явын алырлык! Мин һәрвакыт өч кагыйдәгә таянып эш итәм: үз-үзең булып калу, һәр мизгелгә сөенеп яшәү һәм һәрвакыт елмаю», – ди ул, миңа да елмаеп.
 
Шулай ук Рәшит Шакир улы татар музыкасына гашыйк. Ул туган телендә бик моңлы итеп җырлый. Күп кенә өлкә һәм район конкурсларында призлы урыннар алып тора.
 
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, безнең героебыз күңел төшенкелегенә бирелми, киресенчә, күп авылдашлары өчен батырлык һәм ныклык үрнәге булып тора ул. Рәшит агага һәм аның гаиләсенә бәхет, иминлек һәм сәламәтлек телибез!
 
 

Алинә ХАРИСОВА
Бердәмлек
№ --- | 14.09.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»