поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
20.07.2020 Мәгариф

Денис авылы туган тел сагында

Шенталы районының Денис авылы мәктәбе киләсе елда йөз еллыгын каршыларга әзерләнә. Беренче көненнән башлап бүгенгәчә биредә татар теле һәм әдәбияты укытылып килә. Уйлап карагыз әле! Гасыр буе авыл кешеләре милләтебезнең кабатланмас гореф-гадәтләре, мәдәнияте, иң мөһиме – бөтен төрки телләр ачкычы булган татар теле сагында тора.

Бөтен милләтләрнең дә мәдәнияте ана теленә таяна. Туган телен кирәксенмәгән кеше милләте тамырына балта чаба, тарихын хөрмәт итүдән ваз кичә, дип бик дөрес әйтәләр. Бу турыда авылдашыбыз, милләтпәрвәр, татар халкының мәдәни һәм рухи байлыгын саклап калу өчен бөтен көчен куйган авылдашыбыз, укытучы, татар теле белгече, методист, журналист мәрхүм Минзакир Шакир улы Нуретдинов та гел әйтеп килә иде. Аның Самара өлкәсендә татар телен саклау эшенә керткән хезмәте искиткеч зур. Өлкә мәктәпләрендә татар теле дәресләрен саклап калуга бөтен күңелен биреп эшләгән бу кеше үзеннән соң тиңсез мирас калдырып китте. Денис мәктәбендә эшләгән елларында Минзакир Шакир улы милли мәгариф системасының чишмә башында торган якташларыбызның берсе иде. Ул баланы укырга-язарга өй-рәтү белән генә чикләнмәде, күңеленә милләтен сөю орлыклары да салып калдыра белде, халык иҗаты аша илен, халкын сөяргә өйрәтте. Ул салып калдырган укыту традициясе безнең мәктәптә әле дә саклана.

Бүген Денис мәктәбендә татар теле дәресләрен Нурсинә Гадый кызы Хәмәтшина укыта. Аның бөтен тормышы туган җиренә риясыз хезмәт итүдән тора. Ул шушы авылда туып үскән, шушында Ходай биргән талантына тиң профессия тапкан, утыз елдан артык тәрбия буенча директор урынбасары булып эшләгән, ә берничә ел элек балаларга ана теле дәресләре укытуга алынган.
 
- Без укыганда татар теле дәресләре ешрак керә иде шул. Укытучылар грамматикага гына түгел, татар халкының рухи байлыгын, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә дә зур әһәмият бирәләр иде. Үзеңнең тамырларыңны белү, халкың, авылың тарихы серләрен ачу мөһим дә, кызыклы да.
 
Ә бүген 5 - 9 сыйныфларда татар теле атнасына бер керә. Кайбер классларда аннан да азрак. Башлангыч мәктәптә татар теле әдәбиятен әле өйрәнәләр, ә менә өлкән сыйныфлар аны класстан тыш дәресләрдә генә укырга мәҗбүр. Кызганыч, атнасына бер сәгать эчендә татар теленең моңын һәм байлыгын, татар язучыларының әсәрләре тирәнлеген бала күңеленә салып өлгереп булмый.
 
Балалар Россиянең иң яхшы университетларында эшләүче Р.К. Сәгъдиева, Э.Х. Кадыйрова кебек профессорлар, филология фәннәре кандидатлары төзегән дәреслекләр буенча укыйлар. Нурсинә Гадый кызы балаларны татар халкының авыз иҗаты белән дә, танылган композиторларның музыкасы белән дә, рәссамнар һәм шагыйрьләр, танылган язучылар белән дә таныштырырга тырыша. Денис авылы борынгы татар авылы булганлыктан, гаиләләрдә балалар башлыча ана телендә сөйләшәләр, иркен фикер йөртәләр, халкыбызның гореф-гадәтләрен ана сөте белән сеңдереп үсәләр.
 
 
Телебез белән бергә халкыбызны, культурабызны да югалту куркынычы бар. Булганын саклап, белемебезне тагын да арттырып татар булып яшәсәк иде. Кызганычка, ата-аналарның күпчелеге моның әһәмиятен аңлап бетерми. Шуңа күрә алар белән аерым очрашып сөйләшергә, татар теленең мөһимлеген аңлатырга туры килә. Шуннан соң күпчелек ата-аналар фикерләреннән кире кайтып, балаларын татар теле дәресләренә йөртә башлыйлар. Ана телен кыстап укыту дөрес түгел, дип саныйм. Ихлас күңел белән, яратып эшләгән эш кенә нәтиҗәгә китерә. Күрәм, кечкенә балалар татар әкиятләрен яраталар, олыраклары шигърияткә, әдәби әсәрләргә тартылалар. Миңа калса, төрки телләр арасында татар теле иң йомшак, иң моңлы тел, - дип сөйли Нурсинә апа.
 
Денис авылы мәктәбе татарларның очрашу урынына әверелеп бара. Биредә сәнгатьле шигырь уку конкурслары, олимпиадалар, фестивальләр һәм конференцияләр үткәрелеп тора. Шушы бәйгеләрдә Дәнис авылы балаларының татар телен белү дәрәҗәсе күренә. Әйтергә кирәк, безнең авыл балалары сынатмыйлар, өлкә олимпиадаларында да җиңүләр яулап киләләр. Ә үткән елда Айдар Фәләхов исемле укучы Казанда узган олимпиададан җиңү белән кайтты. Шулай ук җирле Мәдәният йорты каршында шөгыльләнүче “Мизгел” фольклор ансамбле дә Самарада узган халыкара “Мирас” фестивалендә катнашып, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән иде.
 
Денис мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Камилә Вәлиева туган телебезне белү мөһимлеге турында болай әйтте:
 
- Төрки телле дөньяда киң танылган шагыйребез Габдулла Тукай 1909 елда язган “Туган тел” шигырендә өзелеп: “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле”,- дип язган. Мин бу шигырьне бик яратам, чөнки минем дә ана телем – татар теле. Безнең мәдәният кабатланмас колориты белән аерылып тора. Бөтен дөнья татар фольклор коллективлары чыгышын алкышлый, әкиятләренә соклана, милли ашларын ашап туялмый. Шуңа да без шушы милли традицияләребезне, телебезне һәм илебезне саклап, татар булып яшәргә тиешбез.
 
Алинә ХАРИСОВА.
 
Денис авылы,
 
Шенталы районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 20.07.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»