поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
24.04.2020 Матбугат

Теле барның киләчәге бар

- Син татар кешесенә охшагансың, агай. Әллә ялгышаммы?
- Юк, ялгышмыйсың, мин татар, исемем Рәфгать.
- Ә минем исемем Идеал. Әйдә, таныш булыйк алайса...

Бу танышу моннан 30 ел элек, автобуста барганда булды. Яңа танышым мине икенче көнне Самараның Матбугат йортына чакырды. Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин дөньяга чыгарга әзерләнеп ятучы «Бердәмлек» газетасының баш мөхәррире булып чыкты. Матбугат йортындагы «Волжская коммуна» редакциясендә вакытлыча урнашкан редакциядә тагын кешеләр бар: моңа кадәр «Прогресс» заво-дының «Заводская жизнь» многотиражкасы хәбәрчесе булып эшләгән, ә «Бердәмлек»тә җаваплы сәркатип вазифаларын үтәргә алынган Шамил Галимов, педагог, француз теле белгече, ә биредә корректорлык эшенә керешкән Әминә Шәмсетдинова утыралар. Татарча укый-яза белү сәләтләремне тикшергәч, Рәфгать Нәбиулла улы миңа бүлек мөдире булырга тәкъдим итте.
 
Билгеле инде, ул чакларда штат расписаниесендәге вазифалар фәкать шартлы гына иде, чөнки безгә, редакция әгъзаларына, беренче вакытларда хәбәрче дә, корректор да, редактор да, хәтта слесарь, балта остасы һәм башка һөнәр ияләре булырга туры килде. Беренче сан чыгып ике атна да үтмәгәндер, өлкә хөкүмәте «Бердәмлек» газетасы редакциясе өчен Фрунзе урамы, 103 адресы буенча урнашкан ташландык йортның ике бүлмәле фатирын биргән иде. Аны безгә ремонтларга, тәртипкә китерергә туры килде.
 
Ә ул көнне, кичекмәстән, газетабызның беренче санына материаллар әзерли башладык. Без, әлбәттә, милләттәшләребезнең язма та-тар теленә сусавын аңлап, милли ихтыяҗларын канәгатьләндерү кирәклеген күз уңында тотып, алдыбызга газета битләрендә телебезне саклау, баету һәм татар милли-мәдәни тормышына юл салу максатларын куйдык.
 
Ниһаять, газетабызның беренче санына материаллар тупланды, машинкада бастырылып, матбугат йорты типографиясенә җыюга би-релде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: татар шрифтларын, сүзлекләрне Шамил Галимов Татарстаннан алып кайткан иде. Матбугат йортында эшләүче рус хатыннары, кәгазьдә басылган татар текстларын линотип машинасында җыйганда, бихисап хата ясыйлар иде. Әминә Шәмсетдиновага гына түгел, барыбызга да, өсләреннән торып, зур кыенлыклар белән беренче санны чыгарганыбызны хәтерлим. Ул төнне без өйләребезгә кайтмадык, туачак беренче балабызны каршылагандай, зур түземсезлек белән әле буяулары да кипмәгән “Бердәмлег”ебезне кулга алып, тутый кош тоткан кебек, шатланган идек. Моңа кадәр илле елдан артык өлкә үзәгендә татар басмасы булмаган бит! Без булдырган «Бердәмлек»нең дөньяга килүе күңелләребездә милли горурлык хисләре тудырды, татарлыгыбызны, милли тойгыларыбызны уятты.
 
Куанычыбыз, чыннан да, зур иде. Самара өлкәсендә татар газетасын чыгару идеясе 1989 елда оешкан «Туган тел» татар җәмгыятенең беренче утырышында ук яңгыраган иде. Бер ел да үтмәде, «Туган тел»нең беренче рәисе Рәшит Абдуллов, әгъзалары Мансур Ямалетдинов, Шамил Әхмәров, Минәхмәт Сәгыйров, Шамил Галимов, шулай ук булачак газетаның мөхәррире булып исәпләнгән Рәфгать Әһлиуллин тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән менә инде “Бердәмлек”нең беренче саны да дөнья күрде!
 
Ләкин газетаны укучылар булмаса, аның файдасы булмаячагын без бик яхшы аңлап, җиң сызганып, газетаны пропагандалый башладык: татар концертларында, Сабантуйларда, җыелышларда милләттәшләребезне газетага язылырга өнди идек.
 
Рәфгать Нәбиулла улы белән мин, газетага язылырга өндәү максаты белән, Похвистнево якларына баруыбызны хәтерлим. Гали авылы Мәдәният йорты бинасына аның җитәкчесе Асия ханым Әхмәдиева шактый гына авыл халкын җыйган иде. Рәфгать Нәбиулла улы газета турында сүз алып бара, ә мин тальян гармунда уйнап, милли көйләр башкарам... Моңа охшашлы очрашулар алга таба да еш булды, халкыбыз уянып, газетабызны ала башлады, укып, шатланып, хат-хәбәрләр язды. Газетага язылучылар саны берзаман биш меңнән артып китте. «Бердәмлек» татар дөньясына киң таралды, аның исеме, дәрәҗәсе барлыкка килде. Татарстан тарафыннан газетага “Бәллүр каләм” тапшырылуы да аның татар халкы алдындагы абруе зур булуын исбат итте...
 
Миңа калса, “Бердәмлек”тә бер ел эшләгәннән соң, мин аның укучысы гына булып калдым дисәм, бик үк дөрес булмас иде. Әле дә кайда гына булсам да, безнең милли газетабыз бар дип, горурланып пропаганда алып барам. Әйтик, биш ел дәвамында мин җитәкләп барган “Идел моңнары” татар ансамбленең Самара, Ульян өлкәләренең, Татарстанның татар авылларында үткән концертларында мин беренче чиратта туган телебез, милли газетабыз, милли урта мәктәбебез барлыгы турында сөйли идем.
 
30 ел эчендә илебездә зур үзгәрешләр булды. Басма массакүләм мәгълүмат чараларын кәрәзле телефоннар, интернет-сайтлар басып килә. Казанның татар телендәге тапшырулары да хәзер һәр йортта... Әмма ләкин “Бердәмлек” газетасы тормышыбызда һаман да үз урынын алып тора. Аның хәзерге җитәкчесе, баш мөхәррир Эльмира Шәвәлиева газетабызга яңа сулыш өрде. Соңгы вакытта ул Сызран, Тольятти шәһәрләре, Камышлы, Похвистнево районнарындагы татарлар күмәкләшеп яшәүче төбәкләргә чыгып йөри башлады, әбүнәчеләр белән бик эчтәлекле очрашулар оештырды, газетабызның бүгенгесе һәм киләчәге турында файдалы фикер алышулар булды. Кызганычка, коронавирус авыруы андый очрашуларга вакытлыча чик куйды. Ләкин дөньялар үзгәрер, һәм очрашулар киләчәктә дә дәвам итәр, дигән теләктә калабыз.
 
«Бердәмлек» газетасының зур юбилее Бөек Җиңүнең 75 еллыгына туры килә. Шул уңайдан аның битләрендә сугыш ветераннары, сугыш чорында тылда хезмәт иткән ватандашларыбыз турында күп мәгълүматлар бастырыла. Афәрин! «Бердәмлек» бүген дә үсеп килүче буыннарга рухи тәрбия бирү, ислам динебезне, гореф-гадәтләребезне, туган телебезне саклап калу эшенә үз өлешен кертә.
 
Редакциянең барча хезмәткәрләрен, штаттан тыш хәбәрчеләрен, укучыларын, ярдәмчеләрен зур юбилейлары белән ихлас күңелдән тәбриклим, исәнлек-саулык, иҗади уңышлар теләп калам. Без башлаган газета мәңге яшәсен, туган телебезне баетсын, күңелләребезне гел шулай рухландырып торсын!
 
Идеал ГАЛӘВЕТДИНОВ,
 
“Бердәмлек” газетасы ветераны.
 
Беренче коллектив вакытлыча редакция бүлмәсендә. Матбугат йорты. 25 апрель 1990 ел

---
Бердәмлек
№ --- | 24.04.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»