поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
21.02.2020 Мәдәният

Тәрәзә аша карап тора сыман

Февральдә авылыбызга 30 еллыгын билгеләп үтүче “Бердәмлек” өлкә татар газетасы хезмәткәрләре һәм 50нче юбилеен бәйрәм итүче “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле артистлары килеп, матур чыгышлары белән шатландырып киттеләр.

Кышның соңгы аенда күңелем аерым бер халәткә керә. Чөнки февраль - әнием Халисәне дөньяга бүләк иткән һәм алып киткән ай. Фәнис Яруллин шигыре белән әйткәндә: “И күңелем, күңелем, ярдәмгә мохтаҗ сабый! Һәркем яралый ала, һәркем төзәтә алмый”.
 
Утыз ел элек, “Бердәмлек” газетасы барлыкка килгәндә, ә әнием күзен мәңгелеккә йомганда, миңа 17 яшь кенә иде әле. Еллар үткән саен, мин һәрнәрсәдә әниемнең чагылышын күрәм, аны хәтерләткән әйберләрдән ямь табарга тырышам. Менә бу кичәдә утырганда да, “Бердәмлек”нең баш мөхәррире Эльмира апа Варфоломееваның чыгышын тыңлап, әниемне искә төшереп утырдым. Алар бит беравык күршедә яшәделәр, әниемнең Каюмовлар гаиләсенә килен булып төшкән матур чагын күрделәр, мин туган чакларны да яхшы хәтерлиләр.
 
Эльмира апа тыныч кына һәм шул ук вакытта бик җитди итеп газетага язылуның әһәмиятен аңлата, ә мин уйларым белән 30 ел элек булганнарга әйләнеп кайтам. Әнием, яшүсмер чакларым, иң татлы хатирәләр булып, күз алдыма килеп баса. Ул чакларда почта тартмасы гел газета-журналлар белән тулы була иде. Менә янә шатлык! Өлкәдә татар газетасы чыга башлаган. Исеме “Бердәмлек” икән. Без әни белән аны ярышып-ярышып укыйбыз, уй-фикерләребез белән уртаклашабыз. Ә инде укып бетергәч, таслап җыеп куябыз. Яңа газета килгәнче тагын алып укыйбыз, чөнки милли басманы көткән җиде көн безгә бик озак булып тоела иде. Бер-бер артлы үткән атналар, бер-берсенә ялганып, күпме гомер узган, күпме вакыйгаларны үз эченә сыйдырган!
 
Шулай утыз ел гомеребез сизелмичә генә үтте дә китте. Күңелемдә бушлык калдырып киткән әнием дә юк инде. Ләкин аның белән бергә яратып укыган газетабыз яши. Хәзер үзем дә әни, хәтта әби дә. Минем балаларым да газетаны шулай яратып укырлармы, юкмы, миннән дә тора бит! “Мин газета өчен нәрсә эшли алам?” дигән сорау бораулый миемне.
 
Ә кичә салмак кына дәвам итә. Менә концерт өлеше дә килеп җитте. Бер-берсенә үрелеп барган җыр-биюләр тагын балачак, яшүсмер елларыма алып киттеләр.
 
...Акты ташып, акты
 
ярсып кар сулары...
 
Бу җырны беренче мәртәбә без әни белән пластинкадан ишеткән идек. Сүзләрен язып алып, гел көйләп йөри торган булдым. Сагышлар, кар өстендә калган эзләр ташып аксалар да, югалтулар күп булса да, табышлар, хатирәләр булып, кабат әйләнеп кайта икән ул.
 
Сәхнәдән ишетелгән җырларның берсе икенчесен алмаштыра. “Балан бәлеше” җырын ишеткәч үк күз алдымда авыл миче килеп басты. Күмере әрәм булмасын дип, әни мичкә бәлеш куя. Бөтен өйгә тәмле ис аңкытып, мичтә балан бәлеше пешә. Балачакта балан исен бик үк яратып бетермәсәм дә, табыннарда булганда, күзәтәм: нинди генә сый-хөрмәтләр булса да, беренче булып балан бәлеше салынган тәлинкә бушый. Күбесенең балачак хатирәсе булгангадыр инде. Аның ачкылт-төчкелт кабатланмас тәме белән тыйнак табын да күркәм булып күренә.
 
Менә зәңгәр костюм кигән Айрат Сәлимов җырлый, аны зәңгәр күлмәкле Шамилә Ибраһимова алмаштыра. Мин мәктәптә укыганда зәңгәр төс иң яраткан төсем иде бит. 7нче сыйныфта укыганда төш күрдем - миңа бик матур зәңгәр күлмәк алганнар икән. Уянып киткәч, аны нәрсәгә юрарга да белмәдем. Әти-әниләр миңа яңа күлмәк алырга апылдап тормасалар да, ниндидер шатлык булыр төсле иде. Әйе, күңелем сизенгән, матур төшем дә юкка булмаган. Ул шатлык үзен озак көттермәде, абыйга кыз сорарга бардылар һәм яулык алып кайттылар. Шулай мин, күптән хыялланып, апалы кешеләргә кызыгып үскән кыз, апалы да булдым.
 
Әни исән чакта, киленебез Сөмбелә апай белән дус-тату яшәргә кирәк, дип кисәтә иде. Үзенең сәламәтлеккә туймавын белеп, озак яшәмәвен тоеп, безнең дус булуыбызны теләгәндер инде. Бергә-бергә тормыш көтүе җиңелрәк икәнлеген аңлатырга тырышкандыр.
 
Без Сөмбелә апабызга бүген дә рәхмәтле. Аның төпле киңәшләре, барысын да сыйдыра алган нечкә күңеле әнисез калган җаннарга сыену урыны иде. Әнине соңгы юлга озатканда мин Самара педагогия институтында ярты ел гына укып өлгергән идем. 1992 елның февраль аенда минем өчен дөньяның асты өскә килде. Илдә дә, бар җирдә дә билгесезлек, юклык. Ничек яшәргә? Абыемның гаиләсе ул вакытта Тольяттида яши иде. Ә мин Самарада укып йөрим, Сөмбелә апабыз шул вакытта: “Кунакка кил, юл чыгымнарын түләрбез”, - дип һәрвакыт кунакка дәшә иде. Ә инде баргач, сый-хөрмәт белән каршы алып, сумкаларны кирәк-яраклар белән тутырып озата иде. Ул вакытта әле генә Куйбышев педагогия институтын тәмамлап чыккан апабыз студент хәлен ничек аңламасын инде?
 
Шулай “Бердәмлек”нең 30 еллыгы, “Ялкынлы яшьлек”нең 50 еллыгы мине, хатирәләр дулкынында тибрәтеп, авырлыкларны җиңә алган ялкынлы яшьлегемә алып кайтып килде...
 
Нәрсә дип әйтмәкче идем соң әле? Ә, газета турында! Әлбәттә, “Бердәмлек”кә язылырга кирәк, туганнар. Аннан, тәрәзә аша караган сыман, әниләребезнең, күршеләребезнең, авылдашларыбызның күзләре карап тора бит.
 
Гөлисә БӘДРЕТДИНОВА.
 
Иске Ярмәк авылы,
 
Камышлы районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 21.02.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»