поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
01.11.2019 Матбугат

“Бердәмлег”егезне югалтмагыз...

Вакыт дигән нәрсә шулкадәр тиз үтә ки, сизмисең дә. Әле кичә генә татар халкының күренекле җырчысы, композиторы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Сара Садыйкованың һәм татар опера сәнгатенә нигез салучыларның берсе булган Газиз Айдарскийның кызы, заманында танылган балерина, бик тере һәм иҗат утында янып яшәүче Әлфия Айдарская “Бердәмлек” редакциясендә кунакта булып киткән иде.

Очрашуда “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре, Са-мараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары, Самара хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы активистлары катнашкан иде. Әлфия ханым әнисенең һәм әтисенең иҗатын барлау һәм саклау турында сөйләде, кызыксындырган сорауларыбызга җавап бирде, киләчәккә планнары белән та-ныштырды. Ул үзе язган китапларын, композиторның “Бибисара моңнары” дип аталган җырлар җыентыгын бүләк иткән иде.
 
Менә Әлфия апа кабат Самарада. Бу юлы ул кайгылы миссия белән килгән. Тәүге очрашуда алар Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин белән бик нык дуслашып киткәннәр иде. Аның вафаты турындагы хәбәр Әлфия Газиз кызына бик нык тәэсир иткән. Чакыру алгач, ул беренче редакторыбызның елына ашкынып килеп җиткән.
 
Әлбәттә, Казан кунагы өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активистлары, редакция хезмәткәрләре һәм Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары белән кабат очрашырга да ризалыгын белдерде. Чара өлкә Халыклар дуслыгы йортында, дустанә атмосферада узды. Әлфия Газиз кызы аны бик тә җылы каршы алган самаралыларга рәхмәтен белдерде һәм яңа гына табадан төшкән “Мәңгелек юлында...” китабын бүләк итте. Басмада Сара Садыйкова турында газета-журналларда төрле елларда басылган мәкаләләр, истәлекләр, фото-материаллар тупланган. Анда Рәф-гать Әһлиуллиның да язмасы кергән.
 
- Рәфгать әфәнде белән танышып калганыма мин бик шатмын. Кызганыч, ул вакытсыз арабыздан китте. Милли җанлы, газета өчен янып-көеп яшәгән кеше иде. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, язучы-прозаик Нурислам Хәсәнов та Рәфгать әфәнде турында бик җылы сүзләр әйтеп, сезгә сәламнәрен юлладылар.
 
“Бердәмлек”нең исеме җисеменә туры килеп тора. Ул Самара өлкәсендә яшәүче татарларны берләштерә. Бүген безнең халыкка берләшергә, милли проблемаларны бергәләшеп хәл итәргә кирәк.
 
Ә Рәфгать Нәбиулла улы башлап җибәргән эшне дәвам итүләре өчен редакциянең бүгенге хезмәткәрләренә чын күңелемнән рәхмәт белдерәм, - дип Әлфия Айдарская “Бердәмлек”нең баш мөхәррире Эльмира Варфоломеевага “Мәңгелек юлында...” китабын бүләк итте. Шундый ук бүләк өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разия Әюповага да тапшырылды.
 
Рәфгать абыебызның тормыш иптәше, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активисты Фатыйма ханым: “Әлфия Айдарская әтисенең һәм әнисенең иҗатларын пропагандалау, исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эш алып бара. Сара Садыйкова истәлегенә Казанда һәм Мәскәүдә концертлар, очрашулар оештыра. Шундыйларның берсенә быел мине дә чакырган иде, - дип сөйләде.
 
- Миннән еш кына, ни өчен концертларга билетларны түләүле ясамыйсыз, дип сорыйлар. Андыйларга, Сара Садыйкова иҗаты сатылмый, дип җавап бирәм. Гомумән, сәнгать халыкка хезмәт итәргә тиеш, дип саныйм, - дип сөйләде Әлфия Газиз кызы.
 
Очрашуга килгән өлкә “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Асия Шәймарданова яшьлегендә Сара Садыйкованың тере тавышын ишетергә насыйп булуы турында хатирәләре белән уртаклашты. “Бу 1959 ел иде. Мин Куйбышев филармониясенә Сара Садыйкованың концертына эләктем. Ап-ак күлмәктән, рояль янына басып, “Көтәм сине” җырын башкаруы бүгенгедәй күз алдымда. Ул чакта 8 сыйныф укучысы гына булсам да, бу җыр миндә нык тәэсир калдырды”.
 
Чара истәлекләргә үрелеп барды. Ә Әлфия ханым Айдарская, юк-юк та, сүзне “Бердәмлек” газетасы проблемаларына, беренче мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга борды. Редакциянең күптәнге дусты Разия Әюпова да: “Киләсе елга яраткан газетабызның 30 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Шул уңайдан Рәфгать Нәбиулла улына, соң булса да, “Камышлы районының Мактаулы гражданины” исемен биреп булмасмы?” – дип сорап куйды. Эльмира Варфоломеева һәм чарада катнашучылар: “Бик яхшы тәкъдим бу”, - дип аның сүзләрен хупладылар.
 
Ахырда “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова чарада катнашучыларны чәй өстәле артына чакырды. Анда да сүз Сара Садыйкованың иҗаты турында барды, җырлары яңгырады. Разия апа Әюпова мөхтәрәм кунакның җилкәсенә матур чәчәкле шәл-яулык япкач, Әлфия Айдарскаяның йөзе тагын да матураеп, яктырып киткәндәй булды. Аңа әллә нигә дә 94 яшь бирмәссең! Әлфия ханым самаралыларга, бу очрашуны оештырган өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разия Әюповага һәм оешма активисты Фатыйма Әһлиуллинага зур рәхмәтен белдерде.
 
Әлфия АЙДАРСКАЯ (алгы рәттә сулдан өченче) белән очрашуда катнашучылар

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 01.11.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»