поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
22.06.2019 Җәмгыять

Зыя Ярмәки, Гали Гәрәев яшәгән монда

Ярмәк җирлеге башлыгы булып Минсәгыйть Низаметдин улы ШӘЙХЕТДИНОВ әле ел ярым гына эшли. Моңа кадәр ул туган авылы Иске Ярмәктә - укытучы, соңрак район администрациясе башлыгы урынбасары булып хезмәт иткән иде. Эшләгән һәр урында Минсәгыйть Низаметдин улы үзен уңай яктан күрсәтеп килде. Авыл җирлеге башлыгы буларак та нәтиҗәле эшләячәгенә шик юк. Үз карамагындагы авыллар турында ул болай сөйләде:

- Ярмәк җирлегенә өч авыл керә - Иске Ярмәк, Чулпан һәм Яңа Ярмәк. Чулпан да, Яңа Ярмәк авылы да Иске Ярмәктән аерылып чыкканнар.
 
Бу авылларда уңган һәм булган ләкин бик үзенчәлекле халык яши. Уңганлыгы өстенә җырга-моңга, биюгә, иҗатка оста. Иске Ярмәктә “Ак каен” җыры авторы, шагыйрь Зыя Ярмәки, язучы, революционер, уйлап табучы Халик Садри, халык артисты Рәшит Шамкай, тальян гармуннар ясау остасы Гали Гәрәев һәм һәм тагын бик күп талантлы шәхесләр туган. Авылда 50 елга якын “Ак каен” татар халык фольклор ансамбле эшләп килә. Һәвәскәр артистларыбыз бик күп Татарстан, Бөтенроссия конкурсларында җиңеп, “Ярмәк вагы” биюен бөтен дөньяга тараттылар.
 
Шулай ук биредә үткән гасырның 60 - 70нче елларында физкультура укытучысы булып эшләгән Мөхәммәтнур Шириязданов истәлегенә - чаңгы ярышлары, математика укытучысы, шахматчы Салих Шәрәфетдинов истәлегенә - шахмат турнирлары, олылар һәм балалар өчен аерым Сабан туйлары, Урам концертлары бәйгеләре уздырылып килә, мәктәп балалары өлкә “Зарница” уеннарында катнашып, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнәләр.
 
Авыл мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим олыларны һәм балаларны мәчет тирәсенә җыя алды. Дин дәресләренә йөрүче балалар Татарстанда, өлкә Җәмигъ мәчетендә уздырылучы Коръән уку бәйгеләрендә катнашалар, призлы урыннар яулап кайталар. Шулай ук хәзрәт авыл тарихы белән дә бик нык кызыксына, эзләнүләр алып бара. Мәсәлән, аның тырышлыгы белән Зыя Ярмәкинең дүрт шигырьләр җыентыгы архивлардан табып алынды. Мәктәп укучылары, шагыйрьнең 130 еллык юбилеена әзерләнү нияте белән, татар теле укытучысы Әлфия Баһаутдинованың әдәби түгәрәгенә йөрделәр, катлаулы төзелештәге шигырьләрне сәнгатьле итеп укырга өйрәнделәр һәм шуның белән өлкә конкурсларында, татар теле олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яуладылар.
 
Авыл җирлеге администрациясе мәктәп, балалар бакчасы, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, дини оешма, ветераннар оешмасы белән берлектә эшли. Авыл елдан-ел матурая, төзекләндерелә. Соңгы елларда гына Чулпан авылы клубына, Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, ”Комфортная городская среда” өлкә программасы буенча Халикъ Садри исемендәге Мәдәният йорты каршындагы мәйдан төзекләндерелеп, фонтан, эскәмияләр куелды, ял итү урыны булдырылды.
 
Мәктәп йортында исә спорт мәйданчыклары үсеп чыкты, спортзалга капиталь ремонт ясалды, асфальт юллар җәелде. Балалар бакчасына капиталь ремонт ясалуы да авыл өчен зур вакыйга. Суүткәргеч торбалары алыштырылып, тау өстендәге чишмәдән авылга саф су агып төшә.
 
Бу уңышлар барысы да авылдашларның бердәм, дус булуын дәлилли.
 
Ярмәк авыл җирлегендә берничә крестьян-фермер хуҗалыклары эшләп килә. Аларның берничәсе грантлар отып, тракторлар, сыерлар сатып алдылар, фермаларын төзекләндерделәр. Мәсәлән, шәхси эшкуар Илшат Каюмов сөтчелек бизнесы, игенчелек белән шөгыльләнә. Илдар Ганиев хуҗалыгы да соңгы елларда күтәрелеп китте. Ул да, грант отып, техникасын яңартты, 1000 гектар җирне эшкәртеп төрле культуралар чәчте, мөгезле эре терлекләр асрый. Камышлы районында фермер, эшкуарлар булу өчен бернинди дә киртәләр юк. Без иң беренче чиратта аларга ярдәм итәргә тырышабыз.
 
Барлык авыл җирлекләрендә проблемалар булган кебек, бездә дә эшлисе эшләр күп әле. Мәсәлән, мәктәбебезгә капиталь ремонт ясау өчен әле 2013 елда ук өлкә программасына кергән идек. Әлегә кадәр моңа акча бирелмәде. Берничә ел эчендә бу мәсьәлә дә чишелеш табар, дигән өметтә яшибез. Иске Ярмәк авылында искергән суүткәргечләрне, колонкаларны алыштырасы, юлларны тигезлисе бар әле. Чәчелмичә калган иген җирләребез дә хуҗаларын көтә. Аларны эшкәртергә теләк белдергән фермерлар документлар юнәтеп йөриләр. Киләсе елда бу проблеманы да чишәрбез, дип уйлыйм.

---
Бердәмлек
№ --- | 22.06.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»