поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
17.04.2010 Милләт

ОЧРАШУЛАР, КҮРЕШҮЛӘР

Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкәбезнең һәм шәһәребезнең татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары бергә җыелышып, үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага куеп җитди сөйләшү алып бардылар.

Оештыручылар – өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге әгъзалары очрашуның төп максаты итеп төрле халыклар арасында милләтара дуслыкны, аңлашучанлыкны, милли традицияләрнең тамырлары берлеге нигезендә төбәкара мәдәни хезмәттәшлекне, эстетик карашларны ныгыту, татарларның милли-мәдәни байлыкларын популярлаштыру һәм саклау, яшьләрдә халыкның рухи мәдәният хәзинәләренә, милли гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә кызыксыну уяту, яшьләрнең төрле милли берләшмәләре һәм активистлары арасында эшлекле һәм иҗади бәйләнешләрне ныгыту кебек мөһим мәсьәләләрне куйганнар иде.

 

Шунысы кызганыч, чарага өлкәбезнең бөтен төбәкләреннән дә яшьләр чакырылган булса да, Самарадан һәм Тольяттидан гына вәкилләр килгән иде.

 

Очрашуда катнашучы яшьләр башта үзара танышып, үз оешмаларының эш-чәнлеге турында сөйләделәр, төрле фотосурәтләр күрсәттеләр.

 

Татар милли берләшмәләре җитәкчеләре – «Туган тел» татар җәмгыятенең әле шушы көннәрдә генә билгеләнеп куелган яңа директоры Фәрхәт Мәхмүтов, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Минәхмәт Хәлиуллов, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рифкать Хуҗин, Самара Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы, «Нур» мәдрәсәсе ректоры Иршат Сафин белән булган очрашу-сөйләшүләр дә яшьләрдә зур кызыксыну уятты.

 

Бигрәк тә Иршат хәзрәт Сафинның чыгышында яңгыраган фикерләр яшь-ләребезне уйландыргандыр, мөгаен. Ир-шат хәзрәт әйтүенчә, милләт сүзе астына, бер түбәгә татары да, типтәре дә, кыпчагы да, ногае да, керәшене дә керергә тиеш. Диалект буенча татарны таратырга юл кую ярамый. Башка халыкларда диалект бездәгедән дә күбрәк, аларны үзара бүлмиләр бит.

 

Безнең төбәктә дин белән милләт бераз аерымрак яши әле. Милли оешма дини юнәлешне үз эченә алмый, дин кешеләре милли түгелләр. Яшьләр ара-сында милли һәм дини зыялылар юк диярлек. Зыялы сүзен мөнәвәр дип тә атарга мөмкин. Мөнәвәр ул нур бирүче дигәнне аңлата.

 

Татар, татар дибез. Мәҗлесләр, туйлар үткәргәндә өстәлләр аракыдан сыгылып тора. Сөйләргә яратабыз, кеше өйрәтәбез. Шул ук вакытта хәзрәт китүгә аракылы табында гайрәт чәчәбез.

 

Эшләребезне милли кием киюдән башларга кирәк. Ирләребез Арафатча түгел, чын татар түбәтәе һәм казакие кисеннәр иде. Ә хатын-кызларыбыз гарәпләрчә бөркәнмәсеннәр, чын татар киемнәрен сайласыннар. Быел Нәүрүздә бу киемнәр күрсәтелде дә инде.

 

Милли һәм дини төсмерләр бәйрәмнәребезне бизәсен. Ана, мәхәббәт, әхлакны данлаган җырчыларыбыз сәхнә түрендә булсын. Милләтебезгә динебезне кертүгә сукмаклар табыйк һәм аны тормышка ашырыйк. Бөтен дин әһелләребез дә милли чараларда катнашсыннар, сабантуйларында һәм башка милли бәйрәмнәрдә биесеннәр, үзара көч сынашсыннар. Үзебезнең татар икәнебезне онытмыйк. Башка милләт белән бәйләнгән татар югалачак. Бездә мөселманлык никадәр күп булса, без шулкадәрле татар да булачакбыз.

 

Яшьләр милли оешмалар җитәкчеләренә һәм Иршат хәзрәткә үзләренең кызыксындырган күп сорауларын бирде-ләр, тәкъдимнәрен дә әйттеләр.

 

Очрашуда катнашучылар яшьләре-безгә тагын да үзара берләшергә кирәклегенә басым ясадылар, татар халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен сакларга чакырдылар. Көзен узачак халык санын алу вакытында үзебезне татар итеп күрсәтү зарури икәнлеген тагын бер тапкыр искә төшерделәр.


Рәфыйк НУРИЕВ
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»