поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
27.04.2018 Мәдәният

Похвистнево районының Гали авылында Казанның иң оста абыстае һәм язучы Сәйдә апа Аппакова белән очрашу узды

Районның “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Камил Исхаков, авыл җирлеге җитәкчесе Идрис Муллабаев, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзасы Кәүсәр Шәйхетдинова Татарстан һәм Бөтенроссия вәгазьчеләр оешмасы җитәкчесе булган Сәйдә абыстайны Галигә алып килү турында күптән хыялланганнар иде.

Менә, аның ризалыгы, авыл халкы рөхсәте һәм алып килүче Азат Әхмәдиевнең вакыты булып, 16 апрельдә Сәйдә абыстай Галигә килеп төште.
 
Кунак әби шул ук көнне мәктәптә 7 - 11 сыйныф укучылары белән очрашты. Мәктәпне исе китеп карап йөрде Сәйдә апа. “Мондый шәп мәктәп башка беркайда да юк”, - дип мактады. Чыннан да галилеләрнең мәктәп белән горурланырлыгы бар. Аны шушы авылдан чыккан эшкуар Дания Тулова һәрвакыт яңартып, төзекләндереп, кирәк-яракларын җитештереп тора. 
 
Башта бер көн элек “Гали” мәдрәсәсендә үткәрелгән дини викторинага нәтиҗәләр ясалды, Коръән сүрәләре укыган һәр укучыга җирле “Туган тел” оешмасы бүләкләре тапшырылды. Шуннан соң сүзне Сәйдә абыс¬тай алды. Ул балаларга әти-әниләр, әби-бабайлар, туганнар һәм күршеләр белән уңай мөнәсәбәт булдыру, дуслар һәм укытучылар белән аралаша белү, дини һәм дөньяви белем алу һәм һөнәр сайлау турында бик күп мәгълүмат бирде. 
 
Очрашу яңа төзелгән 4нче мәхәллә мәчетендә дәвам итте. Остабикә 30лап хатын-кызга намаз тәртипләрен өйрәтте, Коръән сүрәләрен дөрес итеп уку хакында сөйләде, укып та күрсәтте. Ахшам намазыннан соң Сәйдә апаны Сызран мәчете имамы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевнең әнисе Халисә абыс¬тай үзенә алып чыкты. 
 
Икенче көнне Сәйдә ханым авыл хатын-кызлары белән очрашты. Бу очрашуда Самарадан килгән өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе Разия Әюпова, актив әгъзалары Наилә Темирбулатова, Рәсимә Алюшева, Эльмира Шәвәлиева катнаштылар. Очрашуга 120ләп апа һәм әби килгән иде. Урындык¬лар җитмәгәнлектән, хатыннар идәнгә утырып, абыс¬тай сөйләгәннәрне йотлыгып тыңладылар. 
 
Башта Сәйдә ханым үзенең чыгышы, гаиләсе белән  таныштырды. Зирәк акыл иясе һәм сүз остасы татар гаиләләрендә булырга тиешле мөнәсәбәтләргә, балаларга тәрбия бирү мәсь¬ә-ләләренә зур игътибар бирә. Менә, мәсәлән, кемдер балалары өчен вакыт тапмый, һаман дөнья куа ди. Бу очракта Сәйдә абыстай үзенең әнисен үрнәк итеп күрсәтә:
 
- Әнием умартачылыкта эшли иде. Безне дә үзе белән ияртеп алып бара. Үзе эшли, балаларын да игътибарыннан калдырмый. Уйнап алыйк әле дип, йорт төзергә куша. Чыбык-чабык, вак ташлар китереп бирә. Башта үзе эш барышын  күрсәтә. Аннары, «өй салынып беткәч», кайнанаң белән кайнатаң урыны түрдә булыр, үзегезгә дә урын әзерлә, менә бу бүлмәдә сез йокларсыз, ә без инде атагыз белән сезгә кунакка килербез, Коръән ашлары уздырырбыз дия-дия, уйнатып та ала, шунда ук вәгазен дә сеңдереп бара иде. 
 
Хатын белән ир мөнә¬сәбәтләре турында Сәйдә апа: “Ярты эшеңне иреңә бүлеп бир!” - дип, хатын-кызны артист булырга өйрәтте. “Тормыш - театр ул” дигән төшенчәне менә кайда аңлыйсың икән. Авыр күтәрергә, бөтен эшне үз өстеңә алырга теләмәсәң, бераз артист булырга да кирәк шул. Аның вәгазьләрендә ир - баш, ә хатын - муен. Хатын кая борылса, ир шул якка карый.
 
Ирләр дә шуны аңласын: хәзер хатын-кызларның күбесе эшли. Ул өенә арып-талып кайта, ашын салып җибәрә. Караса, ипи юк. Тәрбиясез хуҗабикә булса, ире ишектән керүгә: “Кибет яныннан үтеп китәсең,  ипи ала белмисең. Бөтен эш минем өстә”, - дип ябышыр иде. Ә акыллырак хатын: “Җаным, өйдә ипи беткән икән. Зинһар өчен кибеткә чыгып кер инде, мин ашны пешерә торырмын”, - диячәк. 
 
Сәйдә апа Аппакованың 2 томлы “Тузмый торган бүләк” китабы нәкъ шул турыда. Автор яңа китапларының бер өлешен Гали авылына да алып килгән.
 
Вәгазь тәмамланып, җир¬ле “Ак калфак” оешмасы җи¬тәкчесе Илһамия Кәримова абыстайның җилкәсенә ак яулык япкач, өлкә “Ак калфак” оеш¬масы җитәкчесе Ра¬зия Әюпова бавырсакларын, күчтәнәчләрен тапшыргач, халык мул өстәлләр тирәсенә утырышып, төшке ашны ашады. Аш вакытында да Сәйдә Аппакова вәгазьләр сөйләде. Ахырда ул Гали авылыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты:
 
- Мин шушы зур авылга килеп кергәч, хәйран калдым. Биредә борынгы гореф-гадәт, ана теле, динебез кадерләп саклана. Мәктәптәге очрашу вакытында аның директоры Мөхтәр Алтынбаев белән танышырга насыйп булды. Ул шундый төпле кеше икән! Хәзерге яшьләргә белем бирү генә түгел, рухи байлык бирү турында да кайгырта. Балалар наркоманиягә, эчүчелеккә бирелмәсеннәр дип, дини яктан да, милли гореф-гадәтләребез ягыннан да дөрес тәрбия бирә.
 
Гали авылы мәчетлә¬рен¬дәге имамнар да, абыстайлар да бик тырыш. Әгәр килә¬чәктә дә шушылай барса, милләтебез дә, динебез дә, телебез дә сакланачак.
 
Кунакны кадерләп озаткач, Гали авылының җирлек башлыгы һәм җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе бу матур чараны оештырырга булышкан һәм үз малларыннан өлеш чыгарган эшкуарларга, җәмәгатьчелеккә һәм дин әһелләренә ихлас рәхмәтләрен белдерделәр.
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 27.04.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»