поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
02.02.2018 Җәмгыять

Самара тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалар

Дүрт ел дәвамында Самара өлкә татар милли-мәдәни автономиясе төбәгебезнең татар һәм мөселман тарихы белән бәйле урыннарда истәлек такталары урнаштыру проектын тормышка ашыру юнәлешендә эшли. Мондый җиде такта куелган да инде.

Күптән түгел нәшер ителгән “Безнең мирас” (“Наше насле¬дие”) дип аталган тематик брошюрада шундый тарихи урыннар һәм төбәк үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында сөйләнә. Басманың редакторы һәм проектның инициаторы Шамил Галимов конкрет фактларга таянып: “Без үзебезнең як тарихын өйрәнәбез һәм үзебез барлыйбыз. Истәлекле такталар урнаштырылган урыннар буйлап экскурсияләр уздырыла. Моның өчен аерым маршрут эшләнгән. Төрле яшьтәге кешеләрнең туган ягыбызның тарихы белән кызыксынулары арта бара”, — дип аңлата ул.

“Самара өлкәсе тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалар” проекты кысаларында бүгенге көндә  әһәмияткә ия 29 мөһим урын ачыкланган. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. “Безнең мирас” китабында Самара шәһәренең тарихи-мәдәни биналары һәм татарларның рухи мирасы исемлеге күрсәтелгән.
 
2018 елда әле тагын өч ис¬тәлек тактасы урнаштыру нияте бар. Ленинградская урамын¬дагы 40нчы йортта, 1920 елларда ВКП(б) губерна комитеты¬ның милли азчылыклар клубы урнашкан булган. Шамил Галимов бу учреждениенең шәһәрнең мәгърифәти һәм мә¬дәни тормышында зур роль уйнавын билгели. “Нацмен клубы” (“Милли азчылык”лар клубы), китапханәләр, театраль, музыкаль һәм сәяси түгәрәкләр, социалистик ярышлар оештыру, колхозлар һәм милли авыллар арасында шефлык элемтәләрен җайга салу өстендә эшләгән. Монда спектакльләр куелган, татар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулар үткәрелгән.
 
Истәлек тактасы куелачак тагын бер адрес - Галактионовская урамындагы 38нче, Ленинградская урамындагы 70нче йорт. Монда Социалис¬тик Хезмәт Герое, ике тапкыр "СССРның дәүләт премиясе лауреаты" исеменә лаек булган “Куйбышнефть” берләшмәсенең баш геологы Әхмәд Мостафинов яшәгән. Ул төбәктә нефть ят¬маларын табу үсешенә зур өлеш керткән җитәкчеләрнең берсе.
 
Өченче такта Фрунзе урамы һәм Шостакович урамы чатындагы 148нче йортка куелачак. Анда Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы елларда дәүләт эшлеклесе Фазыл Шәһимәрданов яшәгән. Ул 1940 елдан башлап РСФСР җирле сәнәгате наркомы урынбасары булып эшләгән. Сугыш елларында Фазыл Вә¬лиәхмәт улы өлкә башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары буларак Куйбышевка эвакуацияләнгән пред¬приятиеләрне урнаштыру бе¬лән шөгыльләнгән. Бу китапчыкта Әхмәд Мостафинов һәм Фазыл Шәһимәрдановларның тормышы һәм эш¬чән¬леге турында җентекләп сөй¬ләнә.
 
“Самара өлкәсе тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалар” проекты Россия тө¬бәкләрендәге татар иҗ¬тимагый оешмаларына Татарстан Рес¬публикасының Мә¬дәният ми¬нистрлыгы тарафыннан би-релүче грант хисабына тормышка ашырыла.
 

Сәкинә ХӘБИРОВА
Бердәмлек
№ --- | 02.02.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»