поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
27.01.2017 Матбугат

Безгә Кытай тәҗрибәсенә таянырга кирәк

Самараның “Ренессанс” кунакханәсендә Россия матбугаты көненә багышланган чара булып узды. Аның кысаларында Самара өлкәсе губернаторы призларына V өлкә журналистика конкурсы лауреатларына премияләр тапшырылды, “Губернаның Алтын каләме” дигән XVII еллык бәйгегә дә йомгак ясалды.

Тантанада өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин катнашты. Үткән 2016 елда губерниянең казанышлары һәм быелгы елга планнар турында видеофильмны караганнан соң, губернатор бәйрәмгә җыелучыларга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул журналистларга өлкә хакимиятенә һәм аңа - губернаторга, теләктәшлек күрсәтүләр өчен рәхмәтен белдерде.

 
- Журналистлар һәрвакыт бүгенге һәм алдагы хәлләрне игътибарсыз калдырмыйлар, киләчәккә дә оптимизм белән карау өчен, без төбәгебезнең мәнфәгатьләре тирәсендә берләшергә тиешбез, - диде губернатор.
 
Аның бер сәгатьтән артык дәвам иткән чыгышы һәрвакыттагыча төрле фәлсәфәле сүзләргә, фикерләргә, мисалларга бай булып, журналистлар тарафыннан кызыксыну һәм диккать белән тыңланды. Губернатор күбрәк юллар төзүгә, ремонтлауга игътибар бирергә, кимчелекләрне күрергә, тәнкыйтьләргә чакырды. Аның фикеренчә, Кытай тәҗрибәсен киңрәк кулланырга кирәк.
 
Анда яңа технологияләр кертүдә хәтта Германияне дә узып киткәннәр. Алардагы суд системасы игътибарга лаек - кытайлыларның суды партия һәм хакимият карарларын үтәүгә юнәлдерелгән. Бу турыда безгә дә ныгытып уйланырга кирәктер, мөгаен.
 
- Күпләр безнең эшләгән эшләребезне тәнкыйтьләргә яраталар. Ә бит илнең күпчелек төбәкләрендә хәзерге вакытта бөтенләй бернәрсә дә эшләнми, диярлек. Без әле “куласаны” шактый шәп әйләндерәбез кебек.
 
Иң беренче булып губернатор 45 ел гомерен журналист хезмәтенә багышлаган, бүгенге көндә “Россия газетасы” редакциясенең Самарадагы филиалы директоры Владимир Бабенковка Самара өлкәсе губернаторының “Самара җире файдасына хезмәте өчен” Мактаулы билгесен тапшырды. Ә ГТРК “Самара” радиосының алыштыргысыз хәбәрчесе Татьяна Маркушина “Самара өлкәсенең массакүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
 
Губернатор призларына бишенче юбилей өлкә конкурсы лауреатлары исемлегендә 110 кеше булып, 19 номинациядә 100, 60, 40 мең сумлык беренче, икенче, өченче премияләр белән журналистлар, фотохәбәрчеләр, операторлар, блогерлар бүләкләнде.
 
Самара өлкәсе губернаторының махсус призы ике журналистка - “Самара” телерадиокомпаниясенең мәгълүмати программалары хезмәте җитәкчесе урынбасары Олег Моргуновка һәм “Социальная газета” күзәтүчесе Нина Судницынага бирелде.
 
Беренче дәрәҗәдәге бүләкләрне алучылар арасында күбрәк дәүләт “Волжская коммуна” газетасы, ГТРК “Самара”, “Губерния” телевидениеләре, “Самара - Вести” радиосы кебек оешмалар хезмәткәрләре күзәтелде. Мәсәлән, ГТРК “Самара” хезмәткәрләре 15 бү-ләккә ия булды.
 
Нина Судницына бу кичәдә сәхнәгә тагын бер тапкыр күтәрелде. Аңа “Басма массакүләм мәгълүмат чаралары” номинациясендә Россия журналистлары берлеге Самара өлкә оешмасының “Алтын каләм” бүләге дә тапшырылды. Электрон массакүләм мәгълүмат чаралары номинациясендә җиңүче булып Тольяттиның ВАЗ телевидение редакциясе проекты җитәкчесе Наталья Корсакова табылды.
 
“Интернет М.М.Ч” номинациясендә “Алтын каләм”гә “Парк Гагарина” электрон газетасы хәбәрчесе Екатерина Спиваковская ия булды. “Алтын каләм” белән кеше сурәтендә эшләнгән статуэткаларны, кыйммәтле бүләкләрне җиңүчеләргә Россия журналистлары берлеге секретаре, Самара өлкә оешмасы рәисе Ирина Цветкова һәм аның урынбасары Владимир Бабенков тапшырды. Шулай ук Самара өлкә оешмасының “Дебют”, “Журналистика үсешенә керткән өлеше өчен”, “Журналистикада шәхес”, “Осталык һәм ачыш”, “Турыдан туры бәреп” дип аталган премияләрнең дә җиңүчеләре билгеле булды.
 
Өлкәбездә нәшер ителүче милли басмалар арасыннан тантанада бары мин - “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин гына катнаштым. Бүләкләнүчеләрдән татар фамилияле журналистлар күренсәләр дә, ишетелсәләр дә, әлбәттә, аларның барсы да милли темадан ерак торалар, татарлыклары да үлчәүгә салырлык кынадыр, мөгаен. Безнең бүләкләр алда әле, күрәсең. Шуңа өметләник.
 
 

 
Николай МЕРКУШКИН Татьяна МАРКУШИНАны котлый.
 
 
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН (уртада), ветеран журналист Валерий ШТЕПО һәм "Социальная газета" директоры Татьяна МЕЛЬНИКОВА.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек
№ --- | 27.01.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»