поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
13.01.2017 Авыл

Кайда туган, шунда ярап куйган

Бүген авылдан шәһәргә күченеп китүче яшьләр: “Авылда эш юк, эш булмагач, акча юк”, - дип үзләрен акларга тырышалар. Ә Камышлы районының Иске Усман авылында гомер итүче Фәрзетдин һәм Минзилә Мифтаховлар гаиләсенең тормышы белән якыннан танышкач, башка фикергә килдем.

Мифтаховларга барып кергәндә,  алар йортларында мәш килеп эшләп йөриләр иде. Шулай да мине колач җәеп каршы алдылар һәм хуҗалыкларын күрсәтә башладылар. Иң беренче җиләк-җимеш бакчасына алып керделәр. Ни генә үсми, нинди генә агач-куаклар юк биредә! Слива, карлыган, алма, чия, крыжовник дисеңме?.. Уңган хуҗалар аларның  һәркайсын бәйләп, төпләрен җылытып, алмагачларның кәүсәләрен акшарлап, кышка әзерләп куйганнар. Шунда ук кышкы йокыга талган теплица басып тора.

Хуҗаларның сүзләренә караганда, алар быел Самара өлкәсенең Усть-Кинель бистәсендә үткәрелгән Бөтенроссия авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә үзләре үстергән җиләк-җимеш үсентеләрен сатып, бик яхшы табыш алганнар. Ә җәен болыннарда, тау итәгендә һәм урманда үскән дару үләннәре, җиләк-җимеш җыеп, каен себеркесе әзерләп, шулай ук сатуга чыгарганнар. Бакчада үстерелгән бәрәңге, орлык суганы, сарымсак та табыш китергән. Мифтаховлар кышкылыкка төрле кайнатмалар, салатлар да ясап куйганнар.

Алар күп итеп мөгезле эре терлек, ат, сарык асрыйлар, куяннар, кош-корт та үрчетәләр. Йортта бакча эшләрен башкару өчен ике мотоблок, печән ташу өчен УАЗик машинасы һәм җиңел автомашина басып тора.

Монда барысы да җитешле тормыш алып бару өчен көйләнгән. Уңган хуҗа үз куллары белән тегермән, чөгендер турау машинасы ясап куйган, сарык бәтиләре өчен кышкы җылы абзар да әзер. Ап-ак итеп акшарланган мичтә Минзилә ханым тавыкларына бәрәңге пешерә. “Яхшы тәрбияләгәч, тавыкларыбыз кыш буе йомырка салып, файда китерә”, - дип сөйли ул.

Гаилә матур итеп ял да итә белә. Җәен Татарстандагы “Саескан тавы” ял итү базасына барып, Кама елгасында су коеналар, балык тотарга яраталар. Ә кышларын Фәрзетдин карда йөрү машинасына утырып, урманга чыга. Ул оста аучы да бит әле.

Менә шундый зур, бай хуҗалык белән танышкач, авылда эш юк дигән сүзгә ышанып та булмый.

Ә инде заман таләпләренә җавап бирерлек итеп өйләренә кергәч, хәйран калдым. Фәрзетдин кулына гармунын алды да уйнап җибәрде, көйгә Минзиләсенең йөрәккә үтеп керерлек моңлы тавышы да кушылгач, ямь өстенә ямь өстәлде. Аннары Мифтаховлар үткән тормыш юлларын искә төшерә башладылар.

- Без Минзилә белән Татарстанның Яр Чаллы шә¬һәрендә “КАМаз” заводында эшләгәндә таныштык. Мин аңа бер күрүдә гашыйк булган идем. Аннан соң без татар яшьләре җыела торган “Пятачок”та очрашып тордык. Мин гармунда уйныйм, ә  Минзилә җырлый иде. Җыр безне кавыштырды да инде.

Бераздан  гаилә корып яши башладык. Ә фатирлы булгач, бер-бер артлы Айсылу белән Айратыбыз туды. Әти-әниләребез картайгач, аларны тәрбияләргә дип авылга - Иске Усманга кайтып төпләндек. Улыбыз Айнур монда дөньяга килде инде, - дип сөйләде Фәрзетдин әфәнде. 
Мифтаховлар әти-әниләрен генә түгел, әбиләрен һәм Нәфисә апаларын да хөрмәтләп тәрбияләгәннәр. Минзиләнең каенанасы Наилә апа тугызынчы дистәне ваклаган. Ул бүген гамәл кылып, балалары бәхетенә куанып гомер итә. Мифтаховларның кызлары Айсылу, уллары Айрат үз гаиләләре белән Татарстанда яшиләр. Алар әти-әниләренә дүрт онык бүләк иткәннәр инде. Ә менә Айнур әлегә өйләнмәгән, нефтьче һөнәрен үзләштерә.

Хәзерге вакытта авыл яшьләренең күбесе шәһәрләргә агыла. Ә минем уйлавымча, бушка вакыт сарыф итеп, анда-монда сугылып йөргәнче, тормышларын туып үскән җирләрендә башлап җибәрсәләр, күпкә бәхетлерәк булырлар иде. Халыкта “Кайда туган, шунда ярап куйган”  дип юкка гына әйтмиләрдер шул. Табигать-анабыз бик бай бит ул, көчең, яшьлек дәртең ташып торганда, эшләргә генә иренмә, тырышсаң, барысы да җайланачак. Чөнки хәләл көч белән булдырган байлык бәрәкәтле дә, кадерле дә була бит ул.

РӘСЕМДӘ: Фәрзетдин һәм Минзилә МИФТАХОВЛАР әни¬ләре Наилә әби белән.

 


Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 13.01.2017
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»