поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
14.08.2016 Мәдәният

Сабан туе милли рух җәүһәре

Камышлы районы Иске Ярмәк авылында яшь буынны милли һәм дини рухта тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә, чөнки милләтебезнең, динебезнең киләчәге нәкъ алар кулында. Авылда икенче ел рәттән балалар өчен Сабан туе үткәрелүе дә сабыйларда ана теленә мәхәббәт үстерү, гореф-гадәтләребезне саклап калу, аларны иманлы, итагатьле итеп тәрбияләүнең бер алымы булып тора.

Районның башка авылларында бу милли бәйрәм балалар бакчасында, яки аерым сыйныфларда кечкенә генә чара кебек үткәрелсә, Иске Ярмәктә ул барлык йолаларны да үз эченә алып, бөтен авыл балаларын, хәтта әби-бабаларына кунакка кайткан сабыйларны да бергә җыя. 
 
Быел балалар Сабан туе 16 июльдә, авыл башындагы болында Сабан туе мәйданында уздырылды. Аны авылның Мәдәният йорты, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, укытучылар, җирле үзидарә җитәкчелеге һәм авыл мәчете оештырды.
 
Бәйрәм чарасы изге Коръән сурәләре укудан башланып китте. Авыл мәдрәсәсенә йөрүче балалар аятьләрне шундый оста итеп укыдылар ки,  һәркемнең күңеле нечкәреп, җаны киңәеп киткәндәй булды. Аннан соң сәхнәгә район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов күтәрелде һәм халыкны Сабан туе белән котлады, балаларны милли рухта тәрбияләүдә бәйрәмнең зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. 
 
Иң оста шәкерткә, әтисе белән Кыргызстаннан күченеп килгән Хәлиулла Узаковка район башлыгы дога язылган  шамаил һәм диплом бүләк итте. Шатлыктан малайның башы күккә тиде. Район күләмендә үткән чараларда актив катнашучы башка балалар да игътибарсыз калмадылар - Реваль Мәрданов һәм Алинә Шәрәфетдинова “Куйбышев - запас башкала” күкрәк билгесенә ия булдылар. Рафаэль Камил улы балаларга патриотик тәрбия бирүдә актив эшчәнлек алып баручы социаль хезмәт бүлеге җитәкчесе Гали Каюмовка һәм Иске Ярмәк мәктәбенең физкультура укытучысы Әсгать Гыйләҗевка да шундый ук бүләк тапшырды. 
 
Ә балалар күңелле бәйгеләр башлануын көтте. Сабан туеның тантаналы өлеше тәмамлануга сабыйлар мәйдан уртасына йөгерделәр һәм ярышларда катнашу өчен чиратка бастылар. “Барыгыз да катнашырга өлгерә, бүләкләр дә җитәрлек”, - дип оештыручылар аларны тынычландырырга ашыктылар.
 
Мәйдан сабыйларның шатлыклы авазлары белән тулды. Китте тамаша, китте күңел ачу! Малайлар, кызлар авызга капкан кашыкка йомырка куеп та, аякка капчык киеп тә йөгерделәр, турникта да тартылдылар, капчык белән дә бәрештеләр, Мәҗит абыйлары Йосыпов махсус ясаган чүлмәкләрне дә ваттылар. Аякларына каз тәпиенә охшаган ластылар киеп йөгергәндә сабыйлар яңа гына күкәйдән чыккан бәбкәләрне хәтерләттеләр. Ә менә көрәш мәйданына чыккан малайлар бик җитди күренделәр, “Бу миннән күпмегә авыррак икән? Күтәреп сала алырмынмы үзен?” - дигәндәй, көндәшләрен күзәттеләр. Келәмдә дә алар чын батырлардан бер дә калышмыйча бил алыштылар. Нәтиҗәдә, кече яшьтәге балалар арасында  Дамир Годҗамалов җиңү яулады. Тимур Габидуллин - икенче, Аяз Әбдрәхимов - өченче, ә Алмаз Әксәнов дүртенче урында булдылар. Урта яшьтәгеләр арасында беренче урынга Ислам Бикмөхәммәтов чыкса, икенче урында Динар Хәйруллин, өченче урында Руслан Шәйдуллин булды. 5 - 7 сыйныф укучылары арасыннан икенче урында Виктор Курдюмов, ә өченче урында Ильмир Морзаханов иде. Бу төркемдә җиңү яулаган Альмир Фәләхов Сабан туеның абсалют батыры исеменә дә лаек булды. “Соңгы елларда авыл Сабан туенда күбрәк читтән килүчеләр көрәшәләр, үзебезнең пәһләваннар күренми. Ә менә балалар Сабан туенда үзебезнең көрәшчеләр тәрбияләнә. Сөбханалла! Кара нинди көчлеләр”, - дип сокланып, куанып утырдылар өлкәннәр. Альмир кул көрәшендә дә беренчелекне бирмәде, ә кызлар арасыннан бу бәйгедә иң көчлесе Эльза Әхмәтова булды.
 
Бу вакытта сәхнәдә бик матур концерт барды. Алып баручы Гөлисә Бәдретдинова быел сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуын искәртеп үтте. Ул аның шигырьләрен яттан сөйләргә тәкъдим итүгә зур чират тезелде. Укучыларның, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның, әби-бабаларына шәһәрдән кунакка кайткан балаларның да саф татар телендә чыгыш ясаулары куандырды.
 
Гөлсинә Галиуллина оештырган дини викторинада катнашучылар да күп булды. Авыл мәчетенә ислам дине нигезләрен өйрәнергә йөрүче балалар аның сорауларына дөрес җаваплар бирделәр. Бу үзләштерелгән материалны ныгыту да булды. Сабан туенда җиңүчеләргә генә түгел, бәйгеләрдә, спорт ярышларында катнашкан балаларның барысына да бүләкләр тиде.
 
Шул арада казаннарда аш та пешеп чыкты. Бала-чага, олылар барысы да өстәлләр артына утырып, корбан итеннән авыз иттеләр, кайнар чәйләр эчеп, тәм-томнар белән сыйландылар. Соңыннан бу табынны, гомумән бәйрәмне оештырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәтләр әйтеп, догалар кылдылар. Ә халык рәхмәте – иң зур савап, иң зур бүләк бит ул. 
 
Форсаттан файдаланып, “Бердәмлек” газетасы аша Иске Ярмәктә балалар Сабан туен үткәрергә ярдәм иткән милләттәшләребезгә, аеруча Самара шәһәренең икенче санлы икмәк пешерү берләшмәсе мөдире ярдәмчесе Ринат Фәйзетдиновка, авылдашларыбыз Тәбрис һәм Фәния Вәлиәхмәтовларга, Радмил һәм Адилә Сәетгәрәевларга, Мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм аның җитәкчесе Наил әфәнде Галимуллинга, Риф һәм Олеся Гыйбадуллиннарга, озак еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән, бүген инде бакыйлыкта булган Салих абый һәм Рәисә апа Шәрәфетдиновларның балаларына, җирле үзидарә  хезмәткәрләренә, Ренат Зыятдиновка, Илшат Каюмовка, Фәрит һәм Ильсөяр Әхмәдиевларга, Филат һәм Фәния Гатиннарга, Суфия Мөхәммәтҗановага, Мәсхүт Хәлиловка, Фәния Галимовага, Җәгьфәр Сәгыйровка, Фәрит Гадыевка, Илдар Гарифуллинга, Мәҗит  Йосыповка,  авыл мәчете картларына зур рәхмәт белдерәбез. 
 
Киләсе елларда да шулай бәйрәм итәргә язсын!
 
Габдулла МӨХӘММӘТКӘРИМ, Иске Ярмәк мәчете имамы.
 
Авылыбызның иң оста  шәкерте Хәлиулла УЗАКОВ.
 
Аякларына капчык киеп йөгерүдә катнашучы балалар.
 

Габдулла МӨХӘММӘТКӘРИМ
Бердәмлек
№ --- | 12.08.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»