поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
15.07.2016 Бәйрәм

Шенталы районындагы Сабантуйда батырга сарык белән 300 мең сум биргәннәр (ФОТО)

9 июльдә Шенталы районы Татар Әбдекие авылы янындагы болын гөрләп торды. Анда II өлкә авыллары Сабан туе узды. Күк йөзен кара болытлар каплаган булса да, табигатьнең иң матур кочагына урнашкан мәйданда иртән-иртүк бәйрәм рухы хөкем сөрде. Матур итеп бизәлгән сәхнә, мактаулы кунаклар өчен куелган махсус трибуна әллә кайдан күренеп тора, тирә-якка татар көйләре яңгырый.

Ә мәйданнан аз гына читтәрәк сату рәтләре тезелеп киткән. Анда нинди генә әйберләр юк! Күзләр камаша! Каен тузыннан ясалган савыт-саба да, ислам атрибутикасы да, кием-салым да, бизәнү әйберләре дә... Шуларны карап йөргән вакытта яңгыр ява башламасынмы!  Бер сатучы целлофан плащлар тәкъдим итә башлады. Менә кем отты бүген! Аңа шунда ук чират тезелде. Хәер, яңгыр озакка сузылмады, аз гына чылатты да, дөбер-шатыр килеп, китеп барды. 
 
Ә халык кайнар чәй эчеп җылыну өчен азык-төлек сатучы чатырларга таба ашыкты. Анда инде  шашлык, пылау  да әзер, тәмле исләр борынны кытыклый. Сатучылар, аларның уйларын укыгандай: “Чәй генә булса да эчеп чыгыгыз, хуш исле үләннәр салып пешердем”, “Шашлыкны үземнең рецепт буенча манчыдым, кабып карагыз инде”, - дип, елмаеп, үз чатырларына чакырып торалар. Ничек авыз итмичә, үтеп китәсең инде? Сабан туе күчтәнәче дип, туганнарына бавырсак, кош телләре, чәкчәк һәм башка милли ризыклар сатып алучылар да байтак булды.
Милли йортларда мөхтәрәм кунакларны каршы алырга соңгы әзерлекләр бара. Берәүләр авыл осталары ясаган кабык арба, җил тегермәне макетын урнаштыра, икенчеләр бирнә сандыгы өстенә өйгән мамык түшәкләргә - чиккән сөлгеләр, өстәлгә ашъяулыклар җәеп, татар өенең эчке күренешен күрсәтергә җыена. Аллы-гөлле чиккән алъяпкычларын кигән хатын-кызлар өстәлләргә тәм-том тезә.
 
Шул арада мактаулы кунаклар да килеп җитте. Губерна Думасы депутаты Владимир Субботинны, өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинны, урман хуҗалыгы министры Александр Ларионовны, өлкә губернаторы администрациясе аппаратының милли һәм конфессиональ сәясәт департаментында җә¬мәгать фикерен өйрәнү идарәсе җитәкчесе Надежда Осипованы, милли оешмалар җитәкчеләрен, Камышлы, Кләүле, Похвистнево, Челно-Вершины, Исаклы районнары  башлыкларын Шенталы районы башлыгы Александр Лямаев каршы алып, милли йортлар белән танышып чыгарга чакырды. Кунаклар арасында чит төбәкләрдән килүчеләр - Чуваш Республикасының Канаш районы башлыгы Владимир Степанов,  Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Марат Сәйфетдинов һәм Нурлат шәһәре башлыгы Равил Кузюров та бар иде. Аларга Самара өлкәсе татарларының көнкүреше белән танышу аеруча кызыклы булды.
 
Кунакларны хуҗалар җыр-бию, бавырсак белән каршы алдылар. Һәр йортта мул табын әзерләнгән, өстәлләр кабартма, кош телләре, пәрәмәчләр, җир җиләге һәм башка сый-хөрмәтләрдән сыгылып тора иде. 
 
Мәйдан тирәли утырган халык та игътибарсыз калмады -  милли киемнәргә киенгән ике мөлаем туташ барысына да  бавырсак  өләшеп чыкты. “Кара әле безне дә  ничек зурлыйлар”, - дип рәхмәтләр әйтә-әйтә, барысы да бу ризыкны авыз итте.
 
Сабан туе әләмен күтәргәннән соң, бәйрәм рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде һәм Александр Лямаев әбдекилеләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде. 
 
- Районыбызның күпмилләтле халкы бергәләп җиң сызганып эшли дә, күңелле ял да итә белә. Бүгенге бәйрәм сезгә онытылмаслык хисләр бүләк итәр һәм яңа уңышларга этәрер, дип ышанасы килә, - диде ул.
 
Район башлыгы авыл хезмәтчәннәренә, алдынгы хуҗалыклар һәм оешмалар хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, районның Бөек Ватан сугышы ветераннарына “Куйбышев - запас башкала” күкрәк билгеләрен тапшырды. Александр Лямаев Татар Әбдекиендә туып үскән, бүген читтә яшәсәләр дә, туган авылларына даими ярдәм итеп торучы Хәбил Бикташевның, Хәмзә Мингуловның һәм Рәшит Нурмөхәммәтовның  “Шенталы районының Мактаулы гражданнары”  исеменә лаек булуларын да белдерде.
 
Сабан туеның мөхтәрәм кунаклары да бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп, халыкны сәләмләде. Александр Ларионов өлкә губернаторы Николай Меркушкинның тәбрикләү хатын укыды, ә Владимир Субботин гореф-гадәтләребезне, ана телен саклап калуга зур өлеш кертүче берничә милләттәшебезгә губерна Думасының Рәхмәт хатларын тапшырды. 
 
Тантанада Чуваш Республикасының Канаш һәм Самара өлкәсенең Шенталы районнары арасында мәдәният һәм икъдисад өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзелүен дә халык куанып, алкышларга күмеп каршы алды.
 
Сабан туен ачу тантанасы тәмамлануга җыр-биюләр, бәйгеләр, ярышлар башланып китте. Мәйданның бер башында көрәш барса, икенче башында милли уеннар оештырылган иде. Катыктан тәңкә эзләү, чүлмәк вату, аркан тартышу кебек уеннарда балалар да өлкәннәр дә бик теләп катнашты. “Чиләкләреңне тот, суың түгелеп бетә...”, “Чүлмәк нәкъ синең алда, сук әйдә!” – дип куәт биреп торучылар да җитәрлек иде. Аякларга капчык киеп йөгерүдә балалар аеруча актив булды. Берсенә капчык җитмәгәч, елап ук җибәрде! Сабан туе бала күңелендә тискәре хисләр калдырмасын диптер инде, оештыручылар аңа шунда ук капчык табып китерделәр. Күрсәгез иде  кызчыкның шатлануын! Финишка беренче килеп, бүләк алган диярсең! Хәер, уеннарда катнашканнарның берсе дә бу көнне бүләксез калмады.
 
Ә мәйданның икенче ягында Сабан туеның йөзек кашы - милли көрәш кызганнан-кыза барды. Чараны оештыручыларның берсе, дзюдо буенча СССР һәм Европа чемпионы Хәбил Бикташев алдан ук: “Егетләргә баллар бирелми, “чистага” бил алышалар”, - дип игълан итте. Гадәттәгечә, иң элек малайлар, аннан - яшүсмерләр, ә соңыннан шактый тәҗрибәле ир-атлар көрәште. Пәһлеваннарның әле берсе, әле икенчесе сырты белән чирәмгә килеп төшкән саен хатын-кызлар үзләре дә сизмәстән “Аһ!” дип куя, ә ир-атлар: “Сырты тидеме-юкмы?” - дип хөкемдарга карый, көрәш алымнары турында үзара бәхәсләшә.  Нәтиҗәдә, II өлкә авыллары Сабан туеның абсолют батыры исеменә  Татарстан Республиксының Әлмәт шәһәреннән килгән Айвар Билалов һәм Ильяс Галимов көрәште һәм соңгысы бу исемгә лаек булды. 2015 елда көрәш буенча дөнья чемпионы исеменә лаек булган көрәшче төп бүләкне – сарык тәкәсен иңенә салып Сабан туе мәйданын әйләнде. Хәбил Бикташев аңа 300 мең сум акча да тапшырды.
 
Ат чабышларында да беренче һәм өченче урыннарны татарстанлылар яулады. 12 чабышкы арасыннан беренче булып Пегас кушаматлы атында әлмәтле Марат Нәфыйков килде. Икенче урында – Челно–Вершины егете Данил Ермолаев (Цыган), ә Дунайга атланган Хәлил Латыйпов (Лениногрск районы) өченче урынга лаек булды. Ат чабышында бары бер генә җирле чабышкы катнашты һәм аның хуҗасына  - Денис авылы егете Ринат Ризвановка “Шенталы якташлыгы” оешмасы махсус бүләк тапшырды. 
 
Сабан туе җыр-бию белән үрелеп барды. Сәхнәдә татар авылларының үзешчән артистлары чыгыш ясады. Татар Әбдекие авылының “Сердәш” төркеме, Елховка районының “Авылдашлар” ансамбле һәм башкалар үз тамашачыларын тапты.  Ә Камышлы районы Иске Ярмәк авылыннан килгән “Ак каен” халык ансамбле танылган “Ярмәк вагы”на биегәндә халык тыныч кына карап тора алмады. Ярмәкләрчә булдыра алмаса да, кем урынында гына, ә кемдер мәйданга чыгып бии башлады. Кләүле районының “Натукай” керәшен татарлары фольклор ансамбле чыгышы да үзенчәлекле булды. Алар танылган “Буран әбиләре”нә охшатып, “Бәйрәм барысы өчен дә” дип аталган шаян җыр башкардылар. 
 
Самараның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле дә иң шәп җырлары, биюләре белән тамашачыларның күңелен яулады. Сабан туена  Казаннан да күп артистлар чакырылган иде. Сәхнәдә Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Раяз Фасыйхов, Илназ Бах, Бәширә Насыйрова, Резедә Шәрәфиева кебек танылган артистлар чыгыш ясады. 
 
Халык көне буе шулай рәхәтләнеп бәйрәм итте. Сабан туе күптән күрешмәгән туганнарны, дусларны очраштырды. Читтән килгән кунаклар: “Мондый матур Сабан туен күргәнебез юк иде, бик яхшы оештырылган”, - диделәр. Җирле халык та бик канәгать калды. Дөрес, искәрмә ясаучылар да булды. Мәсәлән әбдекиле Минзәки Гыйләҗев:  “Шундый матур чараны Коръән сүрәләре укып башлаган булсак, тагын да яхшырак булыр иде”, - дип әйтеп куйды. 
 
- Сабан туен район күләмендә үткәргәндә шулай итәбез дә, - дип җавап бирде Александр Лямаев. - Бүген исә без кунакка башка милләт халыкларын да чакырып, аны милләтара бәйрәм буларак уздырабыз. Районыбызда татарлар, чуашлар, мордвалар һәм башка халыклар тату яши һәм моның белән горурланабыз.
 
Форсаттан файдаланып, бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итүчеләргә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Чара бик матур узды һәм  Сабан туе кубогы Челно-Вершины районына тапшырылды. Икенче елга аларга да бу чараны үткәрүдә уңышлар телим.
 
 
 
 
 
 
Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.

Хәмзә МОРТАЗИН, Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ --- | 15.07.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»