поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
09.06.2016 Мәдәният

Йөз еллык юбилееңда әле тагын очрашырбыз, Дәүләткол!

Камышлы районының Дәүләткол авылында Сабан туе үткәрелгән көнне иртәнге якта яңгыр сибәләп торса да, бераздан болытлар таралып, ялтырап кояш чыкты. Милли бәйрәмнең шушы авылның 95 еллык юбилеена багышлануын аңлаткандай, агачтан-агачка кунып, кошлар сайрый башлады. Ә тау өстендә урнашкан Сабан туе мәйданы тәмле урман исләренә күмелде.

Мәйдан тирәли җыелышкан дәүләтколлылар, читтән кайткан авылдашлар, тирә-яктан килгән кунаклар  үзара көлешеп, сөйләшеп торганда, тау башыннан күңелләрне җилкендереп, сихри  гармун тавышы ишетелде. Җанга газиз ата-бабаларыбыз моңы яңгыраган шул якка борылып карасак, ни күрик, матур милли киемнәрдән Дәүләткол авылы клубының “Дисәнә” фольклор ансамбле коллективы гармунчы Рәшит Дәрҗемановның гармун моңына кушылып, җырлый-җырлый таудан төшеп килә иде. Кулларына тоткан колгага сөлгеләр бәйләгәннәр. Менә алар кунаклар янына Сабан туе мәйданына килеп керделәр.

Бергәләп биешеп алганнан соң, ниһаять, мәйданда тамашаны алып баручы Зөлфия Дәрҗеманованың ягымлы тавышы яңгырады. Ул килгән кунакларны, тамашачыларны сәламләгәч, бүгенге Сабан туеның Дәүләткол авылының 95 еллык юбилеена багышланып үткәрелүе турында әйтеп,  Габдулла Тукайчалап:
“Елга буена салынгандыр безнең
                                                      авыл,
Биш чишмә бар, якын безнең авылга
                                                          ул.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям, җаным-тәнем белән”,  - дигән шигъри юллар белән бәйрәмне башлап җибәрде.

Әйе, сөекле шагыйребезнең бу шигыре, әйтерсең лә, нәкъ шушы кечкенә генә Дәүләткол авылы турында язылган. Моннан 95 ел элек үз алдына челтерәп, агып ятучы биш чишмә суларыннан башланып киткән Камышлы инеше буенда Дәүләткол авылына беренче нигез ташы салынган да инде.

Авылның иң өлкән кешеләрнең берсе - Мәрьям әби Шәвәлиева язып калдырганча, Дәүләткол артындагы басу култыгында  икмәк бик тә нык уңа торган булган.  Шуңа күрә дә авылга Дәүләтле Колак, Бай Колак исеме бирелгән. Бирегә беренчеләрдән булып килеп урнашкан Дәүләт исемле эшчән, уңганлыгы белән дан тоткан игенче хөрмәтенә авылны шулай атаганнар, дип әйтүчеләр дә бар.

Тик тормыш гел без теләгәнчә генә бармаган шул. Камышлыдан күчеп яши башлаганнан соң, көчле корылык булып, дәүләтколлыларга ачлык газаплары да күрергә туры килгән. Аннан көчләп күмәкләштерү чоры башлангач, уңган, булган игенчеләр, кулак исеме тагылып, сөргенгә дә озатылганнар. Ә Бөек Ватан сугышы елларында дистәләгән дәүләтколлылар фронтка китеп, шунда ятып калганнар. Ә хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм бала-чагалар көнне-төнгә ялгап колхоз кырларында иген үстергәннәр, фермаларда мал караганнар. Бу үзе батырлык түгелме? Ә дөньялар үзгәреп, колхозлар таркатылгач та, Дәүләткол югалмады, Аллаһыга мең шөкер, авыл яши һәм яшәячәк әле!
Алып баручы Зөлфия Дәрҗеманова Дәүләткол тарихын саклап, бүгенге көнгә кадәр ядкәр итеп халыкка калдыручы Әбделһади ага Шәвәлиевка, Җәүһәр апа Дәүләтшинага дәүләтколлылар исеменнән зур рәхмәт белдерде. Урыннарыгыз оҗмахта булсын, дип сүзен тәмамлады Зөлфия Мәрде¬галим кызы.

Аңардан соң район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов ихлас күңелдән дәүләтколлыларны  бәйрәм белән котлап, авыл өчен күп көч куйган Рәшит Дәрҗемановка, Рәфис Гыйззәтовка, Раил Сәгыйдуллинга һәм башкаларга Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырды. Камышлы авылы җирлеге башлыгы Заһид Сафин, районның мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резидә Төхбәтшина да үзләренең тәбрик сүзләрен әйттеләр, ихлас теләкләрен җиткерделәр. Ә Дәүләтколда туып үсеп, бүген Иске Ярмәктә яшәүче ветеран-укытучы Камышлы районының мактаулы гражданины Сәхия апа Шәвәлиева Нургали бабасы гаиләсеннән дүрт якын кешесенең сугыш кырларында башларын салулары турында ачынып сөйләде, Дәүләткол авылының авыр елларда да таркалмавы турында әйтеп, аңа озын гомер теләде.

Дөрестән дә, зур татар авылларының да җир йөзенән юкка чыгу афәтен кичергән бүгенге заманда Дәүләткол  кебек кечкенә авылның әлегә кадәр яшәп килүе, үзенең 95 еллык юбилеен зурлап үткәрүе зур могҗизага тиң, дип әйтер идем мин. Белмим, әллә исеменә күрә җисеме туры килгәнме, бәхеткә авыл яши әле. Минемчә, авыл өчен җан атып йөрүче Дәрҗемановлар, Гыйззәтовлар, Сәгыйдуллиннар нәселенең тырышлыгы, фермер Фәрит Гыйләҗевның улы Фирдәүс белән биредәге җирләрне эшкәртүе, терлек үрчетүе авылны яшәүдән туктатмаячак, дип уйларга мөмкинлек бирә.

Әнә авылга килеп кергәндә безне дәүләтколлыларның ата-бабалары күмелгән зират каршы ала. Ул бик матур итеп чистартылган, биредәге каберләр төзек, төз агачлар, аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Дәүләтколда туып үскән, күп еллар төрле җаваплы урыннарда, район башлыгы да булып эшләгән Саҗит ага Галимуллинның тырышлыгы белән авылның асфальт юл белән тоташтырылуы да, йортларга газ кертелүе дә, бүгенге көндә берничә яшь гаиләнең авылга кайтып төпләнүе дә авылны саклап калуга сәбәп булып тора. Камышлы инешенең икенче ягындагы урамга алып чыгучы күпернең яңартылуы, Сабан туе мәйданына таба салынган таш юлның ныклыгы, Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның истәлегенә куелган һәйкәл тирәли агачлар утыртылуы, аның гөлләр белән уратып алынуы, һәр иртәдә биш бала атасы Илшат Садриевның заманча салынган мәчет манарасыннан моңлы азан тавышын яңгыратуы, әле күптән түгел генә авыл клубының утыз еллык юбилее зурлап үткәрелүе, бүгенге Сабан туен уздыруда дәүләтколлыларның гына түгел, читтә яшәүче авылдашларның да, бигрәк тә Кәзимә апаның улы Себердә Ханты-Мансийск округында Татарстанның сәүдә икътисади вәкиллегендә эшләүче Булат Бәдретдиновның ярдәм кулы сузуы, туган якларына битараф булмавы, барсының да мактауга лаеклы икәнлекләрен раслап тора түгелме соң?!

Сабан туе мәйданында Бөек Ватан сугышы ветераны, унынчы дистәне түгәрәкләп килүче Ризатдин ага Галәлетдиновны, хезмәт ветераннары Мөдәррис ага Гыйззәтовны, мөгаллимә Сәхия апа Шәвәлиеваны, яңа өйләнешүчеләрне, егерме биш, кырык, илле, җитмеш ел бергә гомер итүчеләрне һәм башка шәхесләрне бүләкләү яшь буынның әдәпле, әхлаклы икәнлекләре турында сөйли.

Шушы матур юбилейга килгәндә, бу көнне Сабан туе мәйданы гөрләп торды. Татар¬станның атказанган артистлары Айгөл Бариева белән Илнар Сәйфиевның җырлаган җырлары, Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның Рафаэль Баһаутдиновка, Зөлфия Дәрҗемановага, Заһид Сафинга, Резидә Төхбәтшинага һәм башкаларга  юллаган Рәхмәт хатлары бәйрәмне тагын да күркәмләндерде.

Камышлының “Серпантин” балалар бию коллективы чыгыш ясаганда мин аларны күл өстендә үсеп утыручы төнбоек чәчәкләренә охшаттым. Һәвәскәр җырчы Альберт Мингалиевның чын күңелдән башкарган җырлары да бик урынлы яңгырады. Ә бүген Татарстанның Әлмәт шәһәрендә мәдәният хезмәткәре һөнәрен үзләштерүче Ринат Инсаповның курсташы һәм дусты Башкортстан егете Руслан Кәбиров белән  башкарган моңлы җырлары шулай ук тамашачылар күңеленә үтеп кереп, онытылмас, матур истәлекләр калдырды.

Менә, ниһаять, авыл халкы, бәйрәм кунаклары гер күтәрүдә, кул көрәшендә, тауга каршы, авызга күкәй салынган кашыкны кабып йөгерүдә һәм җырлау-биюдә тырышып, җан атып, төрле уеннарда катнаша торгач, Сабан туе ахырына якынлашты. Дәүләтколның танылган көрәшчеләре Сәгыйдуллиннар нәселеннән булган Филат Шәйхетдинов Сабан туеның абсолют батыры исемен яулады, ә Рәмис Ибраһимов - икенче, Айдар Мәгъсүмов өченче урыннарга ия булдылар.

Кызганыч ки, Дәүләткол егетләре - быелгы Сабан туе батырының абыйлары, танылган көрәшчеләр Хәмит һәм Ришат Сәгыйдуллиннар гына юбилей Сабан туена кайта алмаганнар. Алар да көрәштә катнашса, тагын да кызыклырак буласы иде.

Сабан туе батырлары билгеле булгач та, халык өйләренә кайтып китәргә ашыкмады, кайберәүләр мул итеп хәзерләнгән чәй табыны янына - яшел чирәмгә сузылып ятты, ә кайсылары кулына гармун алып, җырлап-биеп, күңел ачарга кереште. Чөнки Дәүләткол авылы - туган авыл, һәркемнең күңеленә якын да, кадерле дә бит ул. Ә агач ботакларына басып сайраган сандугачлар, Дәүләтколның йөз еллык юбилеенда очрашканга кадәр сау булыгыз, дигәндәй, тирә-якны гүзәллеккә күмеп, үз җырларын дәвам иттерделәр.


Рафаэль Баһаутдинов һәм Рәшит Дәрҗеманов.


Сабан туеның абсолют батыры Филат Шәйхетдинов.

 


Нурсинә ХӘКИМОВА, Дәүләткол авылы, Камышлы районы
Бердәмлек
№ --- | 09.06.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»