поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
22.07.2015 Җәмгыять

Счетчик куяргамы, юкмы?

Почта әрҗәсенннән торак-коммуналь хуҗалык оешмасы салып киткән квитанцияләрне кулыма алдым да, пошаманга төштем әле. Илдә кризис, гади халыкның хезмәт хакы артмый, киресенчә, кими генә. Күпләр эшсез интегә. Ә менә торак-коммуналь хуҗалык җәй җитү белән план рәвешендә ут, су, электр уты, капиталь ремонт өчен бәяләрне күтәрә дә куя.

Илебезнең икътисади үсеш министрлыгы тарифлар үсү сәбәбен энергоресурсларның кыйммәтләнүе белән аңлата. Ә ул бәяләр федераль дәрәҗәдә билгеләнә. “Тарифлар шуннан да кимрәк куелса, инженер челтәрен үзгәр¬теп кору, яңарту, төзекләндерү эшләренә акча җитмәячәк, димәк, коммуналь инфраструк-тураның тузуына китерәчәк”, - диләр министрлыкта. Гаҗәп инде. Телевизордан “Илебезнең табигый байлыклары чиксез”, - дип сөйләп торалар, хөкүмәт Россиягә дусларча караган илләргә газны түбән бәягә сатып җибәрә. Ә шушы газны, нефтьне, башка җир байлыкларын казып чыгаручы, торбалар сузучы халык өчен аның бәясе күтәрәлә генә.

Су торбалары мәсьәләсенә килик инде. Мәскәүдә утыз-кырык ел элек җиргә күмелгән торбаларны ачып, төзекләндереп торалардыр бәлки, без белмибез. Ә менә Самарада җирдән бәреп чыккан су фонтан булып күккә күтәрелмәсә, киң елгалар булып ага башламаса, селкенүче дә юк. Шулай, ике ел элек тәрәзә төбемдә су фонтаны өч көн буе атып торды. Күпме су түгелде анда! Галәмәт! Матур инде, сүз дә юк. Ләкин иртән торган саен тәрәзәгә карап: “Аның бәясен дә бездән түләтерләрме икән?” - дип, фонтанның матурлыгын күрмәдем, шөбһәләндем генә.
Ә кичә өченче катта яшәүче күршеләрем йөгереп кергәннәр: “Сез¬нең торбадан өс¬тебезгә су ага”, - дип, тупсадан ук кычкырыша башладылар. Югыйсә, ике ай элек кенә торбаны яматкан идек бит әле. Ачып карасак, коры. “Ник соң дүртенче каттагылардан сорамыйсыз?" - дигәч, - "Аларда су бөтенләй юк бит. Түләмәгән өчен бөке куйганнар”, - дип җавап бирделәр.

Ахырда аңлашылганча, дүр¬тенче каттагылар ничек тә булса су алырга тырышып, бөкене тишеп маташканнар икән. Шуннан су киткән дә инде. Кабат авария бригадасы чакыртырга туры килде.

Астагы күршеләремне дә аңларга була. Яхшы тормыштан түләмичә ятмый бит инде ул хатын. Аның ире гарип иде, берничә ел элек үлеп китте. Ә кызы телсез, интернатта яши. Хатын аянычтан салгалый башлагач, эшеннән куганнар. Ә фатирга түләргә ай саен биш мең сум чамасы акча кирәк. Каян алсын ул аны? Торак-коммуналь хуҗалыгыда түләмәүчеләр белән көрәш ысулы бер: су торбасына бөке кую. Шуннан соң безгә дә көн калмады. Өченче каттагылар өстенә су акса, бишенче катка әллә нинди сасы исләр күтәрелә башлады. Ярар, краннан аккан суын капласыннар инде. Ләкин, хәйрия йөзеннән булса да, бәдрәфтә су калырга тиештер бит!

ЖКХ тарафыннан шундый мөнәсәбәт булганда, бәяләр күтәрелү турындагы хәбәрләр нервыга тия башлый. Кара син, су өчен болай да 850 сум чамасы түли идек, хәзер инде бер меңгә якын түләргә туры киләчәк. Бу юлы суга - 11, газга - 7.5, электр энергиясенә - 8.5, өйләрне җылыту өчен 8.8 процентка бәяләрне күтәреп куйганнар. Матбугат чаралары коммуналь тарифлар гына түгел, торак өчен түләү тарифлары да күтәреләчәк, дигән нәтиҗә ясыйлар әле. Электр утына бәяләр күтәрелгәч, икмәк тә кыйммәтләнәчәк. Ә кибет хуҗалары, электр уты бәя дип, аренда чыгымнарын каплау өчен сатып алучылар, ягъни безнең кесәгә керәчәк.

Моны без соңрак сизәрбез әле. Ә хәзер нишләргә? Менә фатирларга газ, су счетчиклары куючылар саны арта бара. Счетчик куйдырган фатир хуҗалары әлегә ай саен күпме су аккан, күпме газ янганны санап түләгәндә безне, әле счетчик куйдырмаган күршеләрне, жәлләп куялар. Әйе, фатирда яшәүчеләр санына карап, счетчиктан файда күрүчеләр күп диләр. Ләкин ул үзе дә яхшы ук бәягә төшә бит. Бигрәк тә газныкы. Су счетчигының бәясе 3 - 4 елда, ә газныкы 10 елда гына үз бәясен аклый ала, диләр.

Ярар, бер айлык пенсиямне шуңа тотып, мин дә счетчик куйдырдым ди. Ә бөтен халык та бу аппаратлардан куллана башлагач, бәяләрне тагын күтәреп куймаслармы соң? Үткән елда счетчиклы кешеләргә газ тарифын 60 процентка арттырганнар иде бит. Шуңа күрә квитанцияләр килгән саен мин счетчик куяргамы, юкмы, дип һаман баш ватам әле...


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 22.07.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»