поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
11.05.2015 Җәмгыять

Сынмаган, сыгылмаган, бирешмәгән Гыйзьямал апа

Бөек җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан Похвистнево районы үзәгеннән “Сугыш балалары” исемлеген барларга кирәк, дигән фәрман килде. Гали авылы мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова башка укытучылар белән бергәләп җиң сызганып эшкә кереште.

Исемлеккә карап кичергән хис-тойгыларыбызны сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел иде. Анда барыбызның  әбиләребез, бабайларыбыз, туганнарыбыз... Исем саен ачы язмыш, канлы яшь. Шундыйларның берсе - Гыйзьямал әби СӘГЪДИЕВА (ГАЛЛӘМОВА). 

Гыйзьямал Дусмөхәммәт кызы 1921 елда урта хәлле гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Артыннан бер-бер артлы өч малай - Нурмөхәммәт, Нуриәхмәт һәм Хаҗиәхмәт туа. Гыйзьямалга әнисенең булышчысы, ярдәмчесе булырга туры килә.  Олылар кырда эшләгәндә шук малайларны карау аңа йөкләнә.  Авыл балалары барысы да шулай үскән инде.
 
Ә шулай да яшьлек - хыяллар сафланган, йөрәкләр җилкенгән, сөю көткән чак бит ул. Уналты яше тулып килгән Гыйзьямалның да бәхетле чагы булгандыр ул. Ләкин озак түгел. Кинәт аның әнисе үлеп китә. Йорттагы хатын-кыз эше яшүсмер кыз җилкәсенә төшә. Җитез, уңган кыз чигү чигәргә дә, бәйләү бәйләргә дә өлгергән әле.
 
Хәсрәтле булса да ул еллар, яшьлек үзенекен итә, кызны алда зур мәхәббәт көтә.  1941 елның февралендә 19 яшьлек Гыйзьямал  үз авылы егете  Вагыйз Кадыйр улы Галләмовка кияүгә чыга. “Вагыйз белән уздарган көннәремнең һәрберсе истә. Сөенеч, шатлык тулы иде өебез!” - дип әйтә торган булган ул.  Тик бәхете генә кыска гомерле булган аның. Ай ярым гына бергә  яшәп калалар. Апрельдә Вагыйзны Тоцкое полигонына учениеларга алалар. Аннары сугыш башлана, һәм ул турыга фронтка, сугышның иң алгы сафына  китә. Беренче  һәм соңгы хатында ул:  “Зур сугышка керәбез, исән-сау кайта алмасам, бәхил булыгыз”, - дип язган.  Күп тә үтми, “Хәбәрсез югалды” хәбәре килә. 
 
Әтисе Дусмөхәммәт тә сугышка  китеп баргач, энеләре берүзләре кала. Нишләсен инде Гыйзьямал, күз яшьләренә төелә-төелә  әйберләрен төйни дә, кызы Фәнияне кочаклап, туган йортына кайтып китә. Никахына тап төшермичә, саф һәм пакь хәлендә ирен көтә, исәндер, бәлки, бер кайтыр әле, дип өметләнә.
 
Ләкин язмыш Гыйзьямал өчен әзерләп куйган сынауларның башы гына булган әле бу. 1942 елда яралы әтисе кайтып төшә. “Үзенең хәле юк, ә миңа булышасы килә. Аягы гарип булуына карамастан, сине арбага салып тартып йөри иде. Бервакыт, карлыган җыйганда, мин сагышланып җырлап утырганмын. Әткәй шуны ишетеп, мине кочаклап алды  да: “Ии кызым, язмышың шулдыр инде, бөтен авырлык сиңа тиде”, - дип елады. Мин дә еладым. Озак утырдык шулай елашып. Минем өчен бик хәсрәтләнде ул. Савыга алмады, үлеп китте”, - дип сөйләгән Гыйзьямал апа кызы Фәниягә.
 
1942 елда энесе Нурмөхәммәтне дә сугышка алганнар. Анысы да яраланган, озак госпитальләрдә дәваланырга туры килгән. Сугыш бетеп, 5 - 6 ай вакыт үткәч кенә кайта ул.  
 
1941 - 1950 еллар бик авыр булган, дип сөйлиләр картлар. Чыдам, ярдәмчел авылдашларны сугыш бер-беренә тагын да ныграк якынайта, берләштерә. Шуңа да, ачлыкка, юклыкка, кыенлыкларга түзәргә җиңелрәк булгандыр. Гыйзьямал апа  үзе дә, энеләре дә тырыш, уңган кешеләр булганлыктан, колхозда эшләгәннәр. Җәйге эшләр вакыты җиткәч, Түбән оч мәчетендә кечкенә балалар өчен балалар бакчасы оештырылган. Кечкенә Фәнияне дә шунда калдырып, эшкә йөргәннәр. 
 
Нуриәхмәт трактор йөртүчелеккә укып кайткан һәм ул да колхозда эшли башлаган.  “Ачлык кем өчен кайчан беткәндер, белмим. Ә безгә ачлык Нуриәхмәт абыебыз эшли башлагач бетте, тамак туйдыруы җиңелрәк була башлады. Мин аңа бик рәхмәтле, багышлап  Коръән укыйм, дога кылам”, - дип сөйли Фәния апа.
 
Кайгы-шатлыкларга уралып еллар үткән. Энеләре өйләнгән, кызы кияүгә чыккан, оныклары да үсеп җиткән. Яшьлек михнәтләре бәрабәренә  бәхетле картлык килгән.  Аңа оныкларының туйларын күрергә дә насыйп булган.  Тәмам картаеп, тулы гамәлләр кылып, 2012 елда бакыйлыкка күчкән ул. Үзе турында кешеләр күңелендә якты истәлек,  дога кылырдай тәрбияле балалар,  оныклар һәм оныкчыклар  калдырып киткән ул. Күршеләре дә: “Әйбәт иде, гамәл кылып, тирә-ягыбызга ямь өстәп яшәде, яхшы киңәшләр бирә иде“, - дип, яхшы сүз белән искә алалар.
 
Ап-ак, ягымлы, пөхтәлеге йөзенә чыккан  әби булып истә калды ул. Үзе бәйләп кигән оекбашы да башындагы яулыгы кебек ап-ак, өе-йорты да пөхтә,  бар дөньясы тәртиптә иде. Әйе, исеменә дә, күлмәгенә дә тап төшермәгән Гыйзьямал апа. Сугыш сынауларына  бирешмәгән, сынмаган, сыгылмаган, чын кешелек сыйфатларын югалтмаган.  Аның бөтен яшәеше - яшьлеге дә, картлыгы да сокланырлык.
 
Гали авылы.
 

София СӘЛИМОВА
Бердәмлек
№ 18-19 |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»