поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
17.04.2015 Шоу-бизнес

Казан артистлары Самараны “кыздырды”

5 апрельдә Самараның Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда Казан артистларының “Зур концерт”ы тулы залда гөрләп узды.

- Минем буем кечкенә булганга күрә залны “кыздырырга” чыгарып җибәрделәр, көнләшеп торсыннар әле, көчлерәк алкышлагыз, - дип тамашачыларны көлдерде сәхнәгә беренче булып чыккан “Татар җыры-2013” бәйгесе лауреаты Илназ Гарипов. Һәм ул  чынлап та үзенең “Яратам!” дигән җыры белән залны “кабызып” җибәрде. 

Аңардан соң сәхнәгә чыккан Ленар Сәйфиевнең “Көтәм сине, көтәм”,  Эльвира Хамматованың “Рәхмәт сиңа” җырларын да самаралылар көчле алкышларга күмеп озаттылар. Автор-башкаручы Нияз Җәләловның “Кило ярым прәник” җыры мәзәк булып тоелса да, бу мизгелләрдә һәркем үзенең әнкәсен исенә төшереп утыргандыр. Һәрберебезне алар сагынып көтеп алалар, кунак итәләр, суыткычта һәм базда булганның барысын да төяп җибәрәләр, ә икенче кайтуыбызга тагын әзерләп куйган булалар инде. Моның өчен бездән аларга кило ярым прәник...  
 
Ә менә татар җырларын һинд көенә башкаручы Индира, минемчә, бу матур җырларны үз көйләребезгә салып җырласа, тагын да матуррак булыр иде кебек. Хәер, һинд  кинофильмнарын яратып караучылар өчен җырчының чыгышы зур бүләк булгандыр. Индираның һинд кызларына охшатып биюен һәм җырлавын “браво” дип кычкырып озаттылар. 
 
Татарстан Республикасының атказанган артистлары,  ирле-хатынлы җырчылар Динә һәм Рафаэль Латыйповларны самаралылар күптән беләләр һәм һәрвакыт бик җылы кабул итәләр. Алар үзләрен сәхнәдә тота беләләр, җыр-биюләре дә сокландыргыч була.
 
Яшь җырчы Морат Гайсин да дәртле “Яз килә!” җыры белән алдан җырланган “Якыннарым”нан алган моңсу тәэсирләребезне таратып, кәефебезне күтәреп җибәрде. Сәхнәгә бер-бер артлы чыгып торучы Эльвира Сөләйманова, Булат Нигъмәтуллин, “Артур һәм Марат” дуэты, Ләйсән Гыймаева кебек танылган артистлар залны тәмам “кыздырып” бетергәч чыккан яшь җырчы Илгәрәйгә зал да кушылып җырлады.
 
Концертны алып баручылар Гөлназ Сәфәрова һәм Әйваз Садыйров та: “Сәхнәдә төтен! Янабызмы, әллә концерт шулай кызу барамы?!” - дип шаяртып, “кызган” концертка үз өлешләрен керттеләр.
 
Чыгыш ясаган һәр артист самаралыларга карата сәламнәрен җиткереп, яратуын белдереп торды, ә тамашачылар кайнар алкышлар белән җавап бирделәр.
 
Ләкин тамашаның ахыры гына ямьсез килеп чыкты: алып баручылар “Зур концерт”ның ахырына якынлашуын игълан итәргә дә өлгермәделәр, ә Самараның “рәхмәтле” тамашачысы инде дәррәү кубып гардеробка таба ыргылды.  Шулай итеп, Казаннан ерак араны якын итеп килгән артистларга ярымбуш залга баш ияргә чыгарга туры килде. Үзебезне “культурный” кеше дип санап, концерт карарга килгәнбез икән, тагын биш минут кына түзеп, артистларны тиешенчә озатсак, яхшырак булмас идеме икән? Артист халкы бик нәзакәтле, нечкә күңелле, үпкәчән халык бит ул. 
 
Дөрес, бу кичәдә ниндидер сәбәпләр аркасында чишенү бүлмәсендә тамашачыларга ике кеше генә хезмәт күрсәтә иде. Шуңа күрә чират та зур булды. Тик, яхшылабрак уйласаң, сәхнәгә хушлашырга чыккан җырчыларга, өч сәгать буе уйнаган инструменталь ансамбль егетләренә шундый ял кичәсе бүләк итә белгәннәре өчен рәхмәтебезне белдерергә әллә ни күп вакыт та кирәкми иде бит.  Казан артистлары ни уйлагандыр, белмим, ә менә кайбер тамашачыга бу бер дә ошамады. 
 
Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәте. 
 

Алия АРСЛАНОВА
Бердәмлек
№ 16 | 18.04.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»