поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
29.03.2015 Шоу-бизнес

Самарада Раяз Фасыйхов концерты ничек узган

Үткән җомга кичендә, 20 мартта, Самараның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда популяр җырчы Раяз Фасыйхов самаралыларга үзенең җиденче сольный концертын тәкъдим итте.

Эстрада «казаны»нда кемнәр генә кайнамый бүген. Җырчыларның кайберләре яшен тизлегедәй калкып чыга да шунда ук тиз генә эреп юк була. Алар урынына икенчеләре килә. Һәрхәлдә, эстрада буш тормый, чөнки җырлаучыларны тансыклар заман түгел, буа буарлык алар. Күңелне айкарлык, һәр авазны йөрәге аша уздыра алган җырчылар гына тансык хәзер. Соңгылар рәтендә булган Раяз Фасыйхов — кыска гына вакыт арасында тамашачының мәхәббәтен казанып өлгергән егет.

Самарада иң элек «Татарча солянка» концертларында чыгыш ясаган Раязны шәһәребез татарлары яратып кабул итеп, бу яшь җырчыга чын-чынлап гашыйк булдылар. Әйе, күпләр килешер: аңарда артист өчен кирәкле бөтен сыйфатлар да бар бит. Сәхнәгә карасаң — күзне иркәли, тыңласаң — тавышы йөрәккә май булып ята…

Раяз Фасыйхов тамашачыны үзенең моңлы, ягымлы тавыш тембры, гадилеге, тыйнаклыгы белән әсир итә. Ул башкарган сагышлы, тирән мәгънәле җырлар һәркемнең күңел түреннән ургылып чыккан хисләрне яңарта. Һәрбер җырын тамашачының йөрәгенә үтеп керерлек, күңеленә сеңеп калырлык итеп башкара шул Раяз.  Мондый сәләт бөтен кешегә дә бирелмидер ул, бу сыйфатка ия икәнсең икән инде, аны түкми-чәчми башкалар белән дә уртаклашырга тиеш буласың. Раяз Фасыйхов шулай эшли дә, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләтенә шөкер итеп, яңадан-яңа җырлар яздыра, клиплар төшерә һәм инде менә тамашачыларын җиденче сольный концерты белән куандыра.

Җанлы, моңлы җырлар бәйләменнән торган программа, гомумән, мәхәббәт темасына багышланган иде. Нәзакәтле, үзәкләргә үтеп керә торган җырлар башкарылды. Иң күп алкышларны “Сөям димә”, “Сириннәр”, “Ярат әле”, “Киек казлар”, “Эзлим сине”, “Минем белән кал әле” хитлары белән җыйгандыр Раяз. “Ак әби”, “Әнигә” кебек хатын-кызларга багышланган җырлары белән дә сөендерде ул гүзәл затларыбызны, ә “Милләттәшләрем” дигән җыры белән тамашачыларда горурлык хисе уяткандыр. Артистның талантына мөкиббән киткән самаралылар җыр саен диярлек букетлар чыгарып торырга да онытмадылар.

Концертта контраст та булды. Ничек дисезме? Монда классик әсәрләр дә, попса да яңгырады. Контраст душ файдалы, дип әйтәләр бит.  Тегесен дә, бусын да җырлый алган Раяз җырларын кайсы якка гына “бөгеп” җырласа да, аларның нигезендә татарлык ятты.

Раяз Фасыйхов Илһам Шакировның “Йөр син безнең урамнарда”, “Ак калфак” җырларын да башкарды. Берничә куплетын легендар шәхескә пародия ясап, аның кебек тә җырлады ул. Бу мизгелдә тамашачыны сахра киңлекләренә алып китте, тарихи сәхифәләрне айкады сыман.

Исегездә булса, моңлы, лирик җырлары белән сәхнәгә килеп кергән Раяз “Татар җыры”  концертында Илһам Шакиров белән “Идел буе каеннары”н башкарган иде. Артист шушы вакыйганы искә алып:

- Илһам абый белән күптәннән таныш мин. Аның белән, гомумән, бер гасырда яшәү, сөйләшеп тору да бер бәхет бит. Ә аның белән бергә шундый зур концертны тәмамлау, өстәвенә аның легендар “Идел буе каеннары” белән - анысын әйтеп тә торасы юк, — диде.

Якташыбыз Рөстәм Вәлиевның Алмаз Хәмзин белән бергә иҗат иткән, заманында Әлфис Кыямов популярлаштырып калдырган «Кил син» дигән җырын да башкарды Раяз. Ул вакытта экранда атаклы гармунчы Рөстәм абыйның фотосурәте күрсәтелде. Раяз Фасыйхов дөньядан вакытсыз китеп барган әлеге шәхескә үзенең җылы мөнәсәбәтен менә шулай белдерде.

Легендар җырчыларыбыз тарафыннан башкарылган җырларны гына түгел, әле халыкка бик мәгълүм булмаган, архив тузанында яткан әсәрләрне дә сайлап алган иде Раяз.

- Татар халык җырларына мәхәббәтне Ләлә әбием тәрбияләде. “Улым, күңелгә бәлзәм булып ята торган көйләрне җырла” дип әйтә иде ул. Бүгенге көндә минем сәхнәдә булуыма иң нык куанучы да улдыр, мөгаен. Әбием үзе җырлый да иде, үзешчән спектакльләрдә дә катнашкан, гомер буе җырчы булырга хыялланган. Гөлсем Сөләймановалар рәтендә йөрергә тиешле кеше. Тик сугыштан соңгы авыр еллар аңа талантын үстерергә мөмкинлек бирмәгән. Әтием Наил дә — үзешчән музыкант, гармунда уйный, җырлар яза. «Улым, җырчы булгач, минем җырларымны да сәхнәгә чыгарырсың инде», - дип әйтә иде ул миңа. Ә чынлыкта киресенчә килеп чыкты. Әти язган «Кыр казлары» җыры мине халыкка танытты, - дип сөйләде Раяз тамашачыларга.

Концертта Раязның 6 яшьлек кызы Венера да чыгыш ясады. Әтисе белән бергәләп “Инде хәзер килмисең” җырын башкарды ул. Нәни кызның чыгышы тамашачылар алкышы белән хупланды. Венераның беренче дулкынландыручы адымнары киләчәктә ныклы адымнар белән алышынсын иде!

Раязның концерт программасына шулай ук бертуган энесе Рәсим Фасыйхов, ТНВ каналындагы “Музыкаль дистә” хит-парады нәтиҗәләре буенча “Болгар радиосы” музыкаль премиясен тапшыру тантанасында катнашкан якташыбыз Лилия Мингулова, популяр җырчы Илвина чыгышлары да кертелгән иде.

- Безнең өйдә гармун уйнамаган, җырламаган беркем юк иде. Барыбыз бергә җыелганда гармун кулдан-кулга йөри. Гармунны күтәрә ала башлагач, өйрәтә башлыйлар иде инде безне уйнарга. Рәсим дә - бик талантлы егет, күптөрле уен коралларында уйный, әтием кебек җырлар иҗат итә һәм башкара, — дип таныштырды Раяз тамашачыларны энесе белән.

Рәсим абыйсына тагылып, аның исеме артына сыенып кына яшәүче егет түгел, ә мөстәкыйль, Раяздан бик күп нәрсәләр белән аерылып торучы шәхес икән. Ул традицион татар җырларын башкармый, аның иҗат юнәлеше башкачарак, көйләре чит ил музыкасын хәтерләтә. Барысына да “Иске карурман”ны гына җырлап йөреп булмый, билгеле. Яңа буын бераз башкарак җырларда тәрбияләнә бит. Аларга якынрак жанрларны бирергә тырыша Рәсим. Самаралылар аның җырлавын яратып кабул итте кебек.

Шенталы районының Татар Әбдекие авылында туып үскән Лилия Мингулованың кабатланмас моңына һәм иркәли торган тембрына, Илвинаның яхшы куелган көчле тавышына да сокланып утырдылар самаралылар һәм ахырдан үзләренә күп алкышлар бүләк иттеләр, аларның чыгышларыннан канәгать калуларын әнә шуннан аңладым да инде.

Татарстанның атказанган артисты, танылган баянчы Ринат Вәлиев та үзенең әсәрләрен башкарып, тамашачыларның җанына рәхәтлек өстәде. Әлегәчә күз алдында аның һәрчак елмаюлы ачык йөзе саклана, колакларда гармун чыңы тынмый, күңелләрдә шатлык хөкем сөрә.

Гомумән, бу программа тамашачыны битараф калдырмады шикелле. Концерт тәмамлангач та, әле озак кул чабып озаттык артистларны, алардан һич аерыласы килмәде.

1

2


Римма НУРЕТДИНОВА
Бердәмлек
№ 13 | 29.03.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»