поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
25.01.2015 Бәйрәм

Губернатор һәм “Алтын каләм” бүләкләрен тапшыру (ФОТО)

13 январьда без Россия Матбугат көнен билгеләп үттек, ә 16 январьда Самараның “Ренессанс” кунакханәсендә бу бәйрәмгә багышланган чара булып узды. Кунакка губернаның массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, танылган журналистлары чакырылган иде.

Чара яшь барабанчы кызлар төркеменең бик тә матур һәм килешле чыгышы белән башланып китте. Барабан тавышлары астында сәхнәгә чыгып, кичәне алып баручылар – танылган журналистлар Ольга Король һәм Сергей Рязанов бәйрәмгә җыелучыларны Россия Матбугаты көне белән тәбрикләп, беренче сүзне өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкинга бирделәр. Ә ул үзенең тәбрикләү сүзендә Самараның массакүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлеген югары бәяләп, киләчәктә дә шулай актив эшләргә кирәклегенә басым ясады.

- Журналистларның сыйфатлы эшләвеннән регионның дәрәҗәсе күтәрелә, - дип белдерде губернатор.

Ә кичәнең төп темасы – ул, әлбәттә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы иде. Шуның өчен дә беренче чиратта ветеран журналистларны хөрмәтләделәр. Губернатор Бөек Ватан сугышы ветераннарына – Николай Фоменкога, Владимир Малюгановка, шулай ук Әфганстандагы хәрби бәрелешләрдә катнашкан өлкә журналистлары берлегенең ветераннар советы рәисе Валерий Штепога кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Бу уңайдан кичәне алып баручыларның берсе - Сергей Рязанов алдан төзелгән сценарийдан берникадәр тайпылып, “Самараның матбугат йорты” берничә вөҗдансыз түрә тарафыннан тар-мар ителгәннән соң, Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган матбугат хезмәткәрләренең һәм журналистларның исемнәре алтын хәрефләр белән чокып язылган истәлекле мәрмәр тактаның да шунда калуы һәм хәзер югалу ихтималы булуын искәртеп, губернаторга һәм журналистларга матбугат йортын саклап кала алмаганбыз икән, шул истәлек тактасын булса да коткарасы иде, дип мөрәҗәгать итте.

Бу фикер, сугышта катнашкан ветеран журналистларны бүләкләгәндә һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау турында сүз алып барганда, бик тә урынлы яңгырады кебек.

Шуннан соң кичә сценарийда язылганча, үз эшен дәвам итте. Губернатор иң баштан үткән елда гына гамәлгә кертелгән “Самара өлкә массакүләм мәгълүмат чараларының атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исемне беренчеләрдән булып “Самара” дәүләт телерадиокомпаниясенең операторлар төркеме җитәкчесе Валериан Введенскийга һәм “Социаль газета”ның күзәтүчесе Аркадий Соляровка тапшырды.

Самара өлкәсе губернаторы призларына конкурста катнашып, җиңүче дип табылган (оештыру комитетына барлыгы 370 гариза кабул ителгән булган) 94 журналистка, репортерга, операторга, фотохәбәрчегә Николай Иванович Меркушкин ике сәгатькә якын вакыт дәвамында елмаюдан бер дә туктамыйча, 100, 65, 40 һәм 25 мең сумлык 1нче, 2нче, 3нче дәрәҗә һәм кызыксындыргыч бүләкләрне һәм дипломнарны тапшырды. Әйтүләренчә, бу чарада Самара өлкәсенең иң яхшы матбугат хезмәткәрләренә һәм журналистларына 2,5 миллион сум тирәсе күләмендә акча таратылды.

Бүләкләр 17 номинациядә булып, шуларның икесе – “Мәдәният” һәм “Рухи кыйммәтлекләрне ныгыту һәм гаиләне, ана булуны һәм балаларны яклау” дигәннәре быел беренче тапкыр өстәлгән иде.

Мәдәният номинациясендә беренче дәрәҗә бүләкләргә “Самарские известия” газетасы хәбәрчесе Валерий Иванов һәм “Самарские судьбы” журналы редакторы Виталий Добрусин ия булды. Боларның икесенең дә милли темаларны да, шул исәптән татарлар тормышын да читкә куймаулары билгеле. Валерий Иванов, мәсәлән, күп мәртәбәләр өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте оештырган чаралар турында язып чыккан, ә Виталий Добрусин Самараның “Ялкынлы яшьлек” ансамбленә багышланган “Самарские судьбы” журналының аерым санын да чыгарган иде.

Шулай ук “Мәдәният” номинациясендә беренче дәрәҗә дипломга ия булган “Самара” дәүләт телерадиокомпаниясе” тележурналисты Ольга Христенконың исеме дә татарларга таныш булырга тиеш. Еш кына аның милли мәсьәләләргә багышланган сыйфатлы тапшырулары эфирга чыгып тора.

Милли тапшыруларны әзерләүдә битараф булмаган Россия-Самара радиосының тәҗрибәле журналисты Татьяна Маркушинаның да губернаторның беренче премиясе белән бүләкләнүе - безнең өчен яхшы хәбәр.

“Бердәмлек” газетасы коллективы, аның хезмәткәрләре өчен Камышлы районының “Камышлы хәбәрләре” газетасында 7 ел гына эшләүче яшь журналист Раилә Гайнетдинованың өлкәбезнең кечкенә шәһәрләре һәм районнары басмаларында актуаль темаларны яктыртуда актив катнашуына тиешле бәя бирелеп, кызыксындыру бүләге белән бүләкләнүе дә куанычлы хәл. Раилә әле мәктәптә укыган елларында ук “Бердәмлек”нең “Яшь журналистлар клубы” әгъзасы булып, безнең белән гел хәбәрләшеп тора иде. Без аны мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан Дәүләт университетының татар журналистикасы бүлегенә укырга да тәкъдим иткән идек. Тик Раиләнең дә, “Бердәмлек”нең дә хыялы тормышка ашмады. Ул татар бүлегенә укырга керә алмады. Шулай да журналистикага урау юллар белән булса да яңадан кайтып, хәзер әнә Губернатор бүләгенә дә ия булды. Тик “Бердәмлек” һәм татар журналистикасы гына аны үзенеке итә алмады. Шунысы кызганыч.

Губернаторның махсус премиясен алучылар арасында (вафатыннан соң) СКАТ телекомпаниясенең спорт бүлеген алып баручы Владимир Кейлинның да булуы күпләребезнең күңеленә хуш килде. Бу кешенең телеэкраннан елмаюын аны яхшы белүчеләр беркайчан да онытмаслар, мөгаен.

Владимир Михайлович Кейлинның исеме бу көнне губернаның өлкә “Алтын каләм” журналистика конкурсында бүләкләнүчеләр арасында да аталды. Бу югары бүләкне – махсус статуэтканы һәм лауреат дипломын өлкә губернаторы Николай Меркушкин һәм өлкә журналистлар оешмасы җитәкчесе Ирина Цветкова кулыннан Владимир Михайловичның хатыны Марина алды. Зал аны аягүрә басып каршылады һәм көчле алкышларга күмде.

“Электрон массакүләм мәгълүмат чаралары” номинациясендә шушындый ук бүләк “Губерния” телерадиокомпаниясенең баш редакторы Татьяна Прокопавиченега бирелде.

Ә “Басма мәгълүмат чаралары” арасында җиңүче дип Большая Черниговка муниципаль районының “Степной маяк” газетасы баш редакторы Галина Набатова табылды.

Башлап язучы иң яхшы яшь журналистка – Новокуйбышевск шәһәренең “Наше время” газетасы хәбәрчесе Ксения Шевченкога “Дебют” бүләген шулай ук губернатор үзе тапшырды.

Танылган журналистлар исемнәре белән аталган премияләр дә үзләренең ияләрен таптылар.

Үткән елда беренче мәртәбә гамәлгә кертелгән “Милли мәсьәлә” премиясен (былтыр ул “Бердәмлек” татар газетасына һәм аның баш мөхәрриренә бирелгән иде) быел “Самара дәүләт телерадиокомпаниясенең мәгълүмати программалары хезмәте хәбәрчесе, күпләребезгә яхшы таныш булган Ольга Христенко Идел буе халыкларының тарихын, милли тормышын яктырткан публицистик тапшырулар сериясе өчен алды.

Тантана “Россиянең йөрәк түрендә туганнар” дип аталган халык иҗатының икенче губерна фестивале җиңүчесе – Чапаевск шәһәре округы үзешчәннәре башкарган “Тугрылык, өмет, мәхәббәт” дип аталган концерт программасының бер өлеше булган “Хәтер” композициясе белән тәмамланды.



Николай МЕРКУШКИН, сугыш ветераннары Валерий ШТЕПО, Николай ФОМЕНКО һәм Владимир МАЛЮГАНОВ



Ирина ЦВЕТКОВА



Ольга ХРИСТЕНКО



Татьяна МАРКУШИНА

Николай МЕРКУШКИН һәм Раилә ГАЙНЕТДИНОВА
 


Рәфыйк НАРИМАНОВ
Бердәмлек
№ 4 | 25.01.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»