поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
12.11.2014 Мәдәният

Самарада “Минем зур илем” III регионара телевизион фестивале узды

Фестивальнең беренчесе - Казанда, ә икенчесе Уфада уздырылуы турында да әйтеп үтәргә кирәктер. Быелгы фестивальнең Самарада үткәрелү сәбәбе дә бар – безнең регионнан анда катнашу өчен иҗади эшләр бик күп булган.

Әле күптән түгел генә оештырылуына карамастан, хикмәтле һәм зирәк күзле фестиваль үз тирәсенә елдан-ел күбрәк иҗат кешеләрен туплый. Ул матбугат чараларының һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын илебезнең милли-мәдәни төрлелегенә, халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләргә, милләтара дуслыкны саклау мәсьәләләренә юнәлтү нисбәтеннән уздырыла башлаган иде. Быел фестивальдә катнашырга теләүчеләрдән ике йөз илле гариза килгән. Шуларның 32се - Самара өлкәсеннән.

Быелгы конкурс сигез номинация буенча уздырылды: “Иҗади рәсем”, “Халык күңеле”, “Катлаулы мәсьәлә турында гади сүзләр белән”, “Кешеләрнең йөзләрендә мәдәният чаткылары”, “Безнең тарих”, “Тормыш рәвеше”, “Бертөрле төрлеләр” һәм “Кечкенә ил”.

“Безнең илне танып белү өчен “Алтын боҗра” буенча сәяхәт итәргә, Кавказ тауларына менәргә, иксез-чиксез Тайга урманнары аша очып үтәргә, Байкал күленә кереп чумарга һәм, һичшиксез, “Минем зур илем” фестивалендә катнашырга кирәктер”, - дип сөйләде өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова. Һәм нәкъ үзәгенә басты да. Иң актив туристлар да Россиянең бөтен почмакларында була алмыйлар. Ә менә фестиваль андый мөмкинлекне бирә: авторлар Россия табигатенең матурлыгын, кешеләренең яхшылыгын, милләтләренең төрлелеген ачып күрсәтәләр. Фестивальнең үзкыйммәте һәм тиңсезлеге дә шунда инде.

Танылган этнолог, Россия Фәннәр академиясендә этнология һәм антропология институты директоры Валерий Тишковның фестивальнең оештыру комитетын җитәкләве дә очраклы хәл түгел, әлбәттә. «Якутия. День за днём» программасының сәяси күзәтүчесе Владимир Сенюшкин фестивальне: “Бу тере тарих, бүгенге тормышыбызның тере фотохроникасы, киләчәк буыннарга бәһасез мирасыбыз”, - дип бәяләде. Соңгы вакытларда журналистлар Россиянең этник төрлелегенә, гореф-гадәтләрне саклау темаларына ешрак мөрәҗәгать итә башладылар. Төрле милләт халыклары телеэкранда алыштыргысыз хезмәткәрләр, күпбалалы гаилә башлыклары, милли моң-җыр сөючеләр булып калкалар...

Фестивальнең беренче баскычында 250 эш арасыннан 24 иң яхшы кинотасманы аерып алуы кыен булса, җиңүчеләрне билгеләве тагын да кыенрак булды. 29 октябрьдә җиңүчеләрне атау һәм бүләкләү алдыннан аларның фильмнарыннан берничә өзек күрсәтеп алдылар. Хәтта шушы кыска гына өзекләрдән генә дә аларның бай эчтәлекле, төзелеше һәм жанры буенча кызыклы эшләр икәнен күрергә була.

Түбән Новгород, Сыктывкар, Чиләбе, Киров, Уфа, Махачкала, Ижау, Грозный, Тамбов, Черкесск, Екатеринбург, Иркутск, Владимир, Ханты-Мансийск, Белгород, Симферополь, Пермь, Самара, Тольяттидан өченче фестивальгә килгән режиссерлар бу юлы дусларча очраштылар. Чөнки элеккеге ике фестиваль барышында алар танышып, дуслашып киткәннәр. Шуңа күрә сөйләшергә - сүзләре, уртаклашырга планнары күп булуы күренеп тора.

Бүләкләү тантанасында Россия һәм региональ телевидениеләр хезмәткәрләре, режиссерлар һәм продюсерлар, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, шәһәр администрациясе вәкилләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре катнашты.

Самара өлкәсе губернаторы урынбасары Дмитрий Овчинников губернатор Николай Меркушкинның сәлам хатын укыды. Анда: “Губернаның күпмилләтле булуы ул зур байлык кына түгел, зур җаваплылык та, хөкүмәттәге төрле дәрәҗә җитәкчеләренең иҗтимагый оешмалар, матбугат чаралары белән эш итү рәвеше. Мондый фестивальләр Россия халыкларын берләштерү көченә ия”, - диелгән.

Ә Дәүләт Думасы депутаты Гаджимет Сәфәргалиевның котлавында федераль һәм региональ массакүләм матбугат чараларының милли сәясәтне яктыртудагы роленә зур бәя бирелгән иде.

Фестивальнең оештыру комитеты һәм жюри составына кергән «Радио России» директорының җәмәгатьчелек белән элемтә тоту буенча киңәшчесе Маргарита Лянге, Милләтара журналистика гильдиясе җитәкчесе Андрей Хорошев, Дагыстан Республикасының матбугат һәм мәгълүмат эшләре министры Азнаур Аджиев кебек укымышлы һәм иҗат җанлы кешеләр җиңүчеләрнең исемнәре язылган конвертларны ачу, журналистлар, режиссерлар, операторларга котлау һәм мактау сүзләре әйтү өчен сәхнәгә кат-кат күтәрелделәр. Аларның һәркайсы, һичшиксез, яхшы сүзгә лаек. Ләкин Самара дәүләт теле-радиокомпаниясе хезмәткәре Михаил Перепелкин исеме аталгач, зал дәррәү кул чапты. Якташыбыз, 49 көн буе океан белән көрәшкән Әсгать Җиһаншин турында ул төшергән фильмның “Безнең тарих” номинациясендә җиңүе барыбызга да бик зур шатлык булды.

1960 елда ватык суднода ремонт эшләре белән шөгыльләнгән дүрт матросны штормның океанга алып китүе, аларның сусыз һәм ашамлыксыз 49 көн буе очсыз-кырыйсыз океанда чайкалулары, очраклы рәвештә генә чит ил корабы аларны коткаруы турында бүгенге яшьләр, бәлки, белмиләрдер дә әле. Ә бу батырлар турында бит Владимир Высоцкий беренче җырын язган, ә язучы Эрнест Хемингуэй, шәхсән Әсгать Җиһаншинга хат язып, соклануын белдергән. “Җиһаншинның безнең якташ икәнлеген белгәч, фильм төшерү кирәклегенә ныклап инандым һәм эшкә алындым”, - дип сөйләде сәхнәгә бүләк алырга чыккан Михаил Перепелкин.

“Бертөрле төрлеләр” номинациясендә җиңгән “Дагыстан” телекомпаниясенең “Суык иҗатның өч кыры”, “Иҗади рәсем” номинациясендә җиңгән “Ижау” телекомпаниясенең “Кем без? Икенче яр төшләре”, “Тормыш рәвеше” номинациясендә җиңү яулаган Иркутскиның „АИСТ“ телекомпаниясенең „Горизонт сызыгы“ фильмнары да тамашачы игьтибарына лаек.

Гомумән, фестивальдә катнашучы кинотасмаларны күрергә насыйп булган кеше залдан битараф кына чыгып китә алмый. Ул илебезнең даһилыгына һәм әле өйрәнелмәгәнлегенә, милләтләр, диннәр һәм мәдәниятләрнең төрлелегенә, төрле милләт халыкларының гасырлар буе бергәләшеп, ярдәмләшеп, кунакка йөрешеп яшәвенә гаҗәпләнә. Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән бу байлыкны һәм бәхетне саклап, без киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш.

Фестивальдә катнашкин кинотасмаларны әлегә интернет челтәрендә, төшерүчеләрнең сайтларында гына карарга була.



Валерий ТИШКОВ (уртада) Самараның Халыклар дуслыгы йортында кунакта.

 


Сәлимә ИБРАҺИМОВА
Бердәмлек
№ 45 |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»