поиск новостей
  • 01.06 Элвин Грей. Казан Экспо. 19:00
  • 01.06 "Хан кызы". Кариев театры, 13:00
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
21.08.2014 Спорт

Гали авылы ипподромында зур бәйрәм булды (ФОТО)

Похвистнево районының Гали авылында физкультура көнендә инде яхшы традициягә әйләнеп баручы ат чабышлары булып үтте. Көн артык эссе булуга да карамастан, бирегә Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Самара өлкәсенең үзеннән күп тамашачы җыелган иде.

Бәйрәм башланганчы игътибарыбызны якында гына көлешә-көлешә, үзара сөйләшеп торучы ир-егетләр җәлеп итте. Алар Бөгелмәдән булып чыктылар. Минсәгыйть Галимов белән Рәшит һәм Рәфгать Галиуллиннарга ат җене әле аларның яшь чакларында ук кагылган булган. Үткән гасырның җитмешенче елларында ат чабышларында күп катнашырга туры килгән аларга, призлы урыннар да алгалаганнар.

- Менә Галидә тагын ат чабышлары үткәреләчәген белдек тә, барсын да үз күзләребез белән күрер, атларга көч биреп тору өчен килдек, - диделәр алар.

Менә ярышлар башланып та китте. Бәйгедә барлыгы 45 ат ярышты. Әгәр килергә вәгъдә итеп тә килеп җитә алмаган Челно-Вершины районыннан һәм Оренбург өлкәсенең Богырыслан районыннан да атлар катнашкан булса, бәйге тагын да кызыграк булган булыр иде.

Чабышларны алып баручы Александр Горюхин беренче бәйгегә старт бирүгә, Оренбургтан Гайдук, Самара өлкәсеннән Чистый Лист, Башкортстаннан Песчик кушаматлы атлар алга омтылдылар. 2 мең 400 метр араны уңышлы үтеп, Песчик - беренче, Гайдук - икенче, Чистый Лист өченче урынны яулады.

Ә икенче заездда Новосергиевскидан Миг Удачи атын иярләгән Тәнзилә Трубникова - беренче, Николай Ухванов Малюткада - икенче, Ахияров Лиферсонда - өченче, Камышлы районыннан Резьбада Фәрит Гайфуллин дүртенче урынга чыгып, 1 мең 200 метр араны үттеләр.

Өченче заездда ике көпчәкле арбаларга утырып, Пафос кушаматлы атта Башкортстан егете Айрат Мөгаллимов - беренче, Флокста Оренбург өлкәсеннән Семён Павлов - икенче, Форсажда Александр Ионов - өченче, Сергей Ершов Магистрда - дүртенче, Большая Черниговкадан Лозунгта Юрий Рябов бишенче урыннарга лаек булдылар.

Дүртенгче заездда мәйданда гарәп чабыш аргамакларына урын бирелде. Менә шушы уртача гәүдәле, кызу канлы, муеннарын суза төшеп, башларын горур тоткан атлар махсус рәвештә чабыш өчен тәрбияләнәләр. “Дерби” дип аталган приз атка гомерендә бер мәртәбә - 4 яшендә, ә инде өлкәнрәк яшьтәге атка “Элита” призы бирелә икән.

1 мең 200 метр араны Оренбург өлкәсенең Бозаулык шәһәреннән килгән Патина кушаматлы ат (хуҗасы Александр Попов) - беренче, Баксик - икенче, Гали авылы егете Рәүф Латыйпов иярләгән Абигайль өченче урынны яуладылар.

Бишенче заездда бары тик ике ат кына ярышты. Оренбург өлкәсеннән килгән Марат Ягъфәровның дүрт яшьлек Вечный атына (аны фермер Сергей Артамонов тәрбияләгән) - беренче, Сергей Моттагалиев иярләгән, берничә мәртәбә Оренбург ипподромында беренчелекне яулаган Эралогка икенче урын бирелде.

Алтынчы заездда Гали авылының Камил Исхаков фермер хуҗалыгыннан Минутка чабышкысын иярләгән Николай Ухванов - беренче, Камышлыдан Фәрит Гайфуллинның Мечтасы - икенче, Бөгелмәдән ике яшьлек Рубин өченче урыннарны яуладылар.

Җиденче заездда өч яшьлек атлар ярышты. Башкортстаннан Илдус Шархабдуллинның Арамисына - беренче, Николай Горшковның Синхронына - икенче, Павел Шемёоновның Глухоманена - өченче, Самара өлкәсеннән Николай Князькинның Матрицасына - дүртенче, Оренбургтан Флюра Фәтхуллинаның Бәрхетенә бишенче урыннар бирелде.

Сигезенче заезд Гали авылының ат чабышларында катнашып, күп тапкырлар дәрәҗәле урыннар яулаган күренекле спортчысы Әбүбәкер Габдрәшит улы Латыйповның якты истәлегенә багышланган иде. 2 мең 400 метр араны үтеп, аның улы Таһир - беренче, оныгы Рәүф - икенче, ике туганының улы Ягъфәр - өченче, улы Гомәр дүртенче урыннарны яуладылар.

Тугызынчы заездда ике яшьтәге өч ат арасында “Мастер - наездник” исеменә лаек булган Башкортстан егете Илшат Мәхмүтовның Гидгаз чабышкысына - беренче, Алексей Ионовның Геральдасына - икенче, Николай Князькинның Гермесына өченче урыннар бирелде.

Шулай итеп, “Гали авылы кубогы”на бәйге ахырына якынлашты. Финалда җиде җайдак арасында Оренбург өлкәсеннән килгән, быел сигезенче сыйныфны тәмамлаган Тәнзилә Трубникова Миг Удачи чабышкысында беренче урынга чыгып, шушы дәрәҗәле бүләккә ия булды.

Ә ике көпчәкле арбага утырып ярышкан Оренбург егете Павел Шемеоновның Флоксы тугыз ат арасында беренче булып килде, аңа да кубок тапшырылды. Башкортстанның Таһир Латыйпов белән Лозунгның хуҗасы “Симпатия” призына лаек булдылар. Җиңүчеләргә бүләкләрне Гали авылы җирлеге җитәкчесе Идрис Муллабаев тапшырды.

Һәрвакыттагыча ат чабышларының иганәчесе танылган эшкуар, Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте җитәкчесе милләтпәрвәр Расих Латыйпов булды. Аңа авылдашлары да, кунаклар да рәхмәтләрен белдерделәр. Ә мөхтәрәм кунаклар арасында Самара өлкәсенең урман хуҗалыгы һәм табигый байлыклар министры, озак еллар Похвистнево районы башлыгы булып эшләгән Александр Ларионов, күрше Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов, Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов та бар иде.

Югарыдагы фотода: "Гали авылы кубогы" иясе Тәнзилә ТРУБНИКОВА.



Кем беренчелекне яулар икән?



Ике көпчәкле арбаларга җигелгән атлар ярыша.



Бөгелмәдән килгән җанатарлар Минсәгыйть ГАЛИМОВ, Рәшит һәм Рәфгать ГАЛИУЛЛИННАР.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.
 


Нурсинә ХӘКИМОВА, Хәмзә МОРТАЗИН
Бердәмлек
№ 33 | 16.08.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»