Чирмешән
Зелпе, ул безне дэ укытты алай дисәң,ә безнең класс җитәкчебез Иркәнур апа иде.
Мишэр хатыны, иңа бөтенесен ачып салдылар ди. Әлфия апада 69 лар гына укымады ....., без дә укыдык. Я хәзер синең чират..
Зелпе, димәк син 1969 нчы елгылар белән укыдын.Хәзерге вакытта Түбән Камада яшәмисендер бит, я булмаса Нурлат шәһәрендә
Хе, кызык кына син Мишәр хатыны. Әлфия апа иде безнең класс җитәчесе, урыны җәннәттә булсын.
Зелпе, мин икәнемне әйтәм, эгәр син эйтсэн. Сезнен класснын класс җитэкчесе кем иде? Может шуннан сон белербез, бер-беребезне
Мишәр хатыны, син кем кызы соң? Колагыма гына әйт әле.
Кечерткән, мин куян кызы түгел. Алар Тукайда бит. Берсе Яңа Кадига чыккан иде бугай, сезне тәртипкә салырга.
Яңа Кадида кушаматлар \"юктыр\" шул.Һәрбер жук ашаган бәрәңге корсакка каян кушамат җитсен (Яхшы әйбергә жук ябышмый инде ул)
Нэфкет концерты отменяется, эйдэ утырабыз, ял итэбез. Иртэгэ жомга - ин яраткан кэн.
Төн буе уйлап яттым калды бит кайсыдыр авыл дип ул Чумачка икән,гафу дускай үзем ул якларга сирәк йөрим шул.Печән хәзер кирәкми,балны Әлмәт баҗай флягасы б/н биреп җибәрә.Кара чишмәдән тегел мин,ансын ялгышасын.Аларда бит әле интернет дигән нәмәстә ай-һай вряд ли.Булса да керә белүчесе сирәк эш.Ярар тышта җәмәгать шылдырап торган минус 31.Халык түзә газ гына сүнә күрмәсен ,вәт аннары кызык булырга мужыт.Районда искитмәле яңалыклар юк.Шайтан таягы рәхмәт инде матур итеп мактаганыңа,арагызга керткәнгә дә зур рәхмәт!Чыңгыз хан турында бик әйбәт сериал бар:30 сериялек ,шуны карарга тырышыгыз,япуннар б/н кытайлар төшергән.Вәт шуннан соң башыгыз бер башка күтәрелер,нәсел җебе шунда түгелме дигән сорау туачак!Ярар покага.
Зелпе сина эндэшэм. Мин Якты Тау халкын бик ихтирам итэм.Чөнки минем әнием Якты Тау авылыннан. Мэчетегез дэ бик изге кеше урынында салынган икәнен беләм
Зелпе син "куяннар" токымыннан түгелме? Кыз фамилияң -Зайцева.
Иске Кади белән Яктауда һәр йомычканың кушаматы бар бит.ХА-ХА-ХА!!!!
Обет җитә икән,кызган бәрәңге ашап алырга кирәк әле.Пока-пока.
\"Чыңгыз хан\" дустым,чын Чыңгыз ханның девизын беләсеңме?
КУРЫКСАҢ -ЭШЛӘМӘ,
ЭШЛӘСӘҢ -КУРЫКМА! -дигән ул.
Сиңа да кыю эшләр телик.Чумачканы гына төшереп калдыргансың.
Үзең Кара Чишмәләргә охшап торасың,икенче төрле әйткәндә \"күзгә карап,к..кә тибәсең\",Шулай да яхшы кешегә охшагансың үзең...
Мишәр хатыны, дөресен генә әйт кәндә, мин - Якты -Тау кызы идем шул. Иске Кадига 6 йореп укыгач бик я к ы н - икенче туган авыл бит инде ул. Колхоз да бер булгач. Яңа Кадилар атакаватҗ итә башлагач кына яклап яздым :))))).
башка авыллар үзләренең авылларын мактаганда мин дә мактаныйм әле: беләсезме Якты- Тауга нигә нәкъ менә Якты- Тау кушканнарын? Чөнки кайчан гына кайтсаң да анда , авыл өстендә гел кояш булып, гел яктыртып торыр. Таң сызылып аткан вакытта, олы юл өстенә чыгып басып карасаңмы..... авылның матурлыгын сөйләп аңлатып бетерерлек түгел. Авылдан ера түгел генә (100м чамасы) урман , урманга авылдан 2 юл белән менәргә була. "Менәргә" дибез, чөнки ул бераз тау өстендәрәк. Аннан бераз кыр, аннан авыл башлана. Авылның уртасыннан 2 елга бүлеп үтә. Авылыбызда төшеңне сындырырлык салкын сулары белән 2 чишмә ага. Авыл уртасында кечкенә булса да мәчет манарасындагы ай балкый. Бу да авылга нур өстенә нур өсти. Ә мәчеткә бөтен авыл картлары да намазга йөри. Мәчет , башка авыллардагы кебек "для формы" гына тормый, эшли, Аллага шөкер.
Менә шул.
Бэркэтэ кызы,бик дорес эйтэсен, безнен авылнын матурлыкларын санап бетергесез!!!! Биек тавы гына ни тора!!!! )))))))
Тубэн Каменка авылыннан берэрсе керэме сайтка, хэбэрлэшик,язышыйк,танышыйк дигэндей.Яналыклардан хэбэрдэр булыйк.Удэ елы жемегэт, урамда 36 градус.
Иске Кади белән Яңа Кадидан башка да авыллар җитәрлек бездә җәмәгат.Мәсәлән Лашман дигән иң зур авылыбыз бар районны тотып торучы.Суган үстереп череп баеган Кәминкәләр белән Кара чишмәләр бар.Кармыш белән Туймәт кебек акыллы авылларыбыз бар.Үтәмештә бүтән эш бар.Җырчылы Чагадайларыбыз бар.Әмир,Әшәлче,Кызыл Яр б/н Кызыл Чишмә,Яктытаулылар кебек эреле-ваклы авыллар бар.Татар авыллары бетте дигән идем Керкәле тэшеп кала язган.Сорауларыгыз булса җәмәгат сорагыз сорауның ояты юк. Хәзерге вакытта һава темпратурасы әз дә түгел,күп тә түгел нәп-нәк 33 градусны күрсәтә,әлбиттә минусны.Бала-чагага рәхәт өйдә утыралар кампитр б/н тилевәзир каршында.Ә безнең балачакта җәмәгат ә шартаяк уйнау бозда,патша-патша уйнаулар,чана-чаңгы шуулар.Өсләр лычма юеш була иде дә кайткач эләгә иде.Ярар беренче юлга җитеп торыр.
- << Первая
- < Артка
- 773
- 774
- 775
- 776
- 777
- 778
- 779
- 780
- 781
- 782
- 783
- 784
- 785
- 786
- 787
- 788
- 789
- 790
- 791
- 792
- 793
- 794
- 795
- 796
- 797
- 798
- 799
- 800
- 801
- 802
- 803
- 804
- 805
- 806
- 807
- 808
- 809
- 810
- 811
- 812
- 813
- 814
- 815
- 816
- 817
- 818
- 819
- 820
- 821
- 822
- 823
- 824
- 825
- 826
- 827
- 828
- 829
- 830
- 831
- 832
- 833
- 834
- 835
- 836
- 837
- 838
- 839
- 840
- 841
- 842
- 843
- 844
- 845
- 846
- 847
- 848
- 849
- 850
- 851
- 852
- 853
- 854
- 855
- 856
- 857
- 858
- 859
- 860
- 861
- 862
- 863
- 864
- 865
- 866
- 867
- 868
- 869
- 870
- 871
- 872
- Алга >
- Последняя >>