Чирмешән
татарлар ру сайтына кереп чыктым.Эйбэт куренэ.Дальше кубрек утырсак бэялербез.
кая югалдыгыз якташлар югалмагыз инде эйдэгеэз утырыгыз кометр каршына
вот хазер нинди заманалар эшлисе килэ эш юк,бетен дөнья байып бетте ахры,эшләгэн продукцияне дэ алучы юк.
их дөнья... дөнья кая алып барасын син безне шулай бик артка,менэ шулай якташлар. :
Тук-тук, синең өчен бер мәзәк.Әле генә "Якташыңны тап" бүлегендә укыдым.
Сары чәчле кызны машинада барганда ГАИ туктата.ГАИ сары чәчле кызга:
-Йөртү турында таныклыгыгызны күрсәтегез!
-Улсы нәрсә тагын?
-Соң, сүрәтегез төшерелгән нәмәстәкәй.
Сары чәчле кыз көзгесен алып бирә.ГАИ:
-Ник баштук ГАИ хезмәткәре икәнлегегезне әйтмәдегез?!
тук тук тукыран мин компьютерда утырам,
языгыз дуслар мәзәкләр
көлешик бергә тәгәрәп,
эчлэр катсын көлә көлә
шак катсыннар безгә дә.
урамда нинди салкын, ярый әле эшкә түгел эш юк. ач тамагым, җылы аягым дип утырам өйдә!
Чыңгыз хан, мин дә мунча кереп кайттым! Рә-х-әәт!
Гомер булмаганны чабындым-чабындым, мунчадан
чабып чыктым бакчага, карда аунадым, тәннәр ут яна!
Вәт дөнья рәхәте кайда! Кышкы кара мунчада! Инде мәтрүшкә, мөтлек салып сөтләп, чәй эчәргә кирәк…
Чынгыз-хан, кызыктырма эле мунчан белэн, авылга кайтасыны китерэсен бит. Эле тиз генэ кайтулар едва-ли. Иртэгэ эш атнасы башлана гына. Уф-ф-ф-ф-ф!!!!
Kайттым әле мин мунчадан:шәәәп тә соң авыл мунчасы.Хәләл җефет алданрак киткән иде,кайнар мунчага түзә алмый.ә мин куллар,колаклар пешерә-пешерә чабынырга яратам!Иртәгә бит Татьянин день-студентлар көне-барыгызны да котлаймын!Заманасында үзебез дә студент булган кеше.
матур безнен чирмешэн ягы урман, суга бай җирдэ. кйтыгыз дуслар кунакка куреп китэрсез сез дэ!
да...якташлар белэн аралашкач, туган авылга кайткан кебек булып китте эле. менэ шулай, якташлар, бергэ булыйк без бергэ!
да мондый салкыннарда утын ягып өй җылыта башласан, баш кашып утырасы гына кала. бездэ бөтенлэй дэ. ярар инде, әйлэнсен счетчиклар, ә мунча дигэндэ ансы шәп мондый салкыннарда эх рэхэтлэнеп чабынулары ни тора! чабынгач ап-ак карга чыгып тәгәрисен, ох шэп! безнен якта бит кар да чиста файдалы да
чыңгыз-хан, нишләп син үзең генә йөрисең мунчага не женат то ли
Безнең якларда Яшәвчене Яшәүче,ә үзләре Әшәлче диләр.Шәһәргә китеп онытасыз ахры.Тышта җылытмый әле җәмәгать һаман шул төнлә -30-35,ә көндезләрен -23-28.Газ счетчиклары вертолет пропеллеры кебек әйләнә,әйләнүен әйләнсен дә инде :аның б/н акчасы да ярыйсы гына ага шул.Утын кисеп ягу тегел ансы,яисә күмер б/н дә яфалану тегел.Ә бит андыйлар да бар.Иртәгә эшкә:киттем әле мин мунчага, каен миннеге б/н чабынып кайтыйм әле тәмләп кенә!
Әле алдагы битләрне укып утырдым да, чынлап та, Шайтан таягы, безнең үртәшүләр кайбер якташларга ТАЛАШУ булып күренгән икән. Безнең халыкның юмор белән авырырак шул.
Чирмешәннәр, ошбу салкын кичтә кайнар сәлам сезләргә!
Менә балачакта ишеткән бер такмак искә төште әле:
- Төлке-төлке трамвай,
Төнлә кая барасың?
- Әбиемә барамын!
- Әби сиңа ни бирә?
- Калҗа-калҗа ит бирә.
- Аны кая куярсың?
- Кайнар мичкә куярмын.
- Аннан ничек алырсың?
- Куляулыгым белән алырмын.
- Куляулыгың янса нишләрсең?
- Агымсуда юармын.
- Агып китсә нишләрсең?
- Тәгәрәп-тәгәрәп елармын...
- << Первая
- < Артка
- 773
- 774
- 775
- 776
- 777
- 778
- 779
- 780
- 781
- 782
- 783
- 784
- 785
- 786
- 787
- 788
- 789
- 790
- 791
- 792
- 793
- 794
- 795
- 796
- 797
- 798
- 799
- 800
- 801
- 802
- 803
- 804
- 805
- 806
- 807
- 808
- 809
- 810
- 811
- 812
- 813
- 814
- 815
- 816
- 817
- 818
- 819
- 820
- 821
- 822
- 823
- 824
- 825
- 826
- 827
- 828
- 829
- 830
- 831
- 832
- 833
- 834
- 835
- 836
- 837
- 838
- 839
- 840
- 841
- 842
- 843
- 844
- 845
- 846
- 847
- 848
- 849
- 850
- 851
- 852
- 853
- 854
- 855
- 856
- 857
- 858
- 859
- 860
- 861
- 862
- 863
- 864
- 865
- 866
- 867
- 868
- 869
- 870
- 871
- 872
- Алга >
- Последняя >>