Чирмешән
Шөпшә рәхмәт рәхмәт,теге атнада да җиңел пар әйткән идең.Әй яратам да соң кыстыбыйны әдрисыңны белсәм тиз генә барып килер идем.Зелпе Бәркәтәләр б/н Лашманнар дуслар шикелле:безнең күршедә шул ике авылдан семья тора алай-болай начарлыклары сизелми,татулар.
тук тук , бер кызык хә л искә төште:
Печән эсте. Кызу. Яшҗләр зарлана -зарлана печәнгә бара. \"Кызу, кайчан азрак басылыр \" фәлән-фәсмәтән. Шуннан 90 яшҗлек бер бабай, аягында ката, өстендә сырма ди - Әй, ЭЛЕКЕГЕ ҢАРЛАР ЮК ИНДЕ УЛ ХӘЗЕР- дип әйтә ди.
Шуның кебек элекеге ңарлар булмас инде барыбер.
Без Шайтан таягы белән ҮРТӘШТЕК КЕНӘ. Ә сез зурга кереп китеп барасыз. Лашман белән Бәркәтә башладымы туктатырмын димә инде аларны. Туктагыз. Статҗя бар.
Чыңгыз-хан, җиңел пар белән!
Их, Зелпе, ник күршемдә түгел соң син?! Өчпочмагың белән сыйланып чыгарыем, билләһи!Әпититне кузгаттың, кыстыбый пешерергә җыенам.
район үзәгендә яшәп һәм эшләп ятам.
Кэминкэлэр, ааааууууууууууууууууу.Сез каяааааа?
Да иптәшләр-мин мунча кергән арада (2-3 сәгатьне генә бәрәм бит инде)монда конфликт башланырга тотынган.Йомычкалар б/н бәрәңгеләр (үзләре шылай диделәр,минем ишеткәнем юк иде)арасындагы ызгыш беткән генә иде,менә сиңа мә тагын бер локаль конфликт. Кот Леопольд әйтмешли \"ребята,давайте жить дружно\"!!!
өчпочмакның исе монда кадэр килде ,нигэ кунакка дэшмэдең,
дуслар иртэ көн матурлана, яз килэ 81яш бер эби эйтмешли ,и балакаем йөрэк бит эле хаман 18дэ кебек ди ,кояш коздыра башлады
Чуваш авыллары турында язгач, минем дә язасы килеп китте әле. Безнең янындагы чуваш авылы-ул Аксубай районына карый- бик беткән авыл иде. Әле мин бала чактада анда салам түбәле өйләр бар иде. Мин шуңа исем китеп йөрегәнем хәтердә. Без алар авылы янында көтү көтә идек. Ә хәзер кайсыбер таныш булмаган чуваш авыллары яныннан у з г а н да (чиркәвен күрмәсәң) бу нинди авыл икән дип китәсең. Һәрбер йорт заманча, зур , икекатлылары да байтак. Алар бездән уңганырак, тырышырак булып чыкты түгелме соң дип уйлап куям. Ә безнең татар шулар саткан самогонга алданып алкашка әйләнде (күпчелек ирләр турында әйтүем)
мин дэ лашманда укыдым ,1964
син узең кай якларда яшэп ятасың
Мин өчпочмаклар пешереп ашаттым әле гаиләмне, сез монда авылларыгызны макташып утырганда.
Урал, Кара Чишмәләр дә бик булганнар! Уңган, үткен халык.
Берничә ел элек анда булган идем, авылның төзеклеген күреп
хәйран калдым! Яшерен-батырын түгел, безнең авыл ничек бар,
шулай яшәргә көйләгән. (Безнең авыл Бәркәтә түгел). Сезнекеләр
ничек булса да матди хәлне яхшыртып, уңай шартларда яшәргә
тырыша, моның өчен кулдан килгәннең барын да эшли. Җырлы
халык, моңлы халык,чибәр халык…Сезнең авылдашлар белән
горурланырлыгыгыз бар инде! Авылыгыздан танылган артист,
бик күп төрле белгечләр чыккан – укытучылар, врачлар, экономистлар,
мал докторлары, төзелеш өчен инженерлар.. Авыл халкы үз баласы
белән горурлана инде ул!Бәркәтәләр белән ярышканыгызны беләм. Безнең авылда да бар андый хәл – күрше татар авылы белән дуслык чамалы, ә чуаш авылы белән безнекеләр бик әшнә яшәделәр.
Ул чуаш апалары-әбиләре кич утырырга килмәсә инде, я йон язарлар иде, я берәр эштә булышырлар иде. Олыраклар үзара туганнар кебек яшәделәр, һич арттырусыз.
Урал, нигэ алай дисен, без класста бер дэ талашып-сугышып ящэмэдек. Кунакларга йорешэ идек. 9-10-нчы классларда укыганда уземнен дэ берничэ тапкыр Кара Чишмэгэ кунакка барганым бар иде. Кич клубка чыга идек. Эй, ул чаклар!!!
Узен дэ бездэ укыгансындыр эле.
Шөпшә мин сине аңламадым син Кара Чишмәнекеме или юкмы.Безнең авыл гомердә дә бәркәтәләрне яратмады,чөнки ике баш бер казанга сыйганы юк.
Авылыгызга тел-теш тидермим,чынлап та урны матур:ә менә халкына килгәндә.ай-һай...
Бәркәтә… Бәркәтәне уйласам, йөрәкләр леп-леп итә, ник икәнен үзем дә белмим. Кышкы чана юллары, язгы ташулар…
чалт иткән аяз төннәр, авыл өстендәге сихри гармун тавышлары,
авыл клубында кичке уеннар…көн буе җыелган көчне чыгаручы,
үкчәләр төшеп калырлык дәртле биюләр…Кызларның кич утырып ,
армиягә китәсе һәрбер классташ егеткә атап, ефәк җепләр белән чигеп-челтәрләп әзерләгән күз явын алырлык өем-өем кулъяулыклар әзерләве…Дусларына, сөйгәннәренә , аларның күңел-хәтирәләрен туган як белән бәйләүче шул яулыкларны бүләк итеп, җаваплы һәм дәрәҗәле хезмәткә озатулары…Һәм билгеле инде, берсеннән берсе уңган,
булган әбиләр, апалар, җор телле чибәр кызлар , тапкыр, эшкә батыр, үҗәт ир-егетләр…
Менә шундый ул, Бәркәтә…
- << Первая
- < Артка
- 773
- 774
- 775
- 776
- 777
- 778
- 779
- 780
- 781
- 782
- 783
- 784
- 785
- 786
- 787
- 788
- 789
- 790
- 791
- 792
- 793
- 794
- 795
- 796
- 797
- 798
- 799
- 800
- 801
- 802
- 803
- 804
- 805
- 806
- 807
- 808
- 809
- 810
- 811
- 812
- 813
- 814
- 815
- 816
- 817
- 818
- 819
- 820
- 821
- 822
- 823
- 824
- 825
- 826
- 827
- 828
- 829
- 830
- 831
- 832
- 833
- 834
- 835
- 836
- 837
- 838
- 839
- 840
- 841
- 842
- 843
- 844
- 845
- 846
- 847
- 848
- 849
- 850
- 851
- 852
- 853
- 854
- 855
- 856
- 857
- 858
- 859
- 860
- 861
- 862
- 863
- 864
- 865
- 866
- 867
- 868
- 869
- 870
- 871
- 872
- Алга >
- Последняя >>