Чирмешән
Иске Кади чегендер тирэсе.Яна Кадилар заманчарак.Иске Кади балалары булэкне урлаша башлагач,Яна Кадилар оялудан нишлэргэ белмэде...Яна Кадинын монлы тавышлы андугач тавышлы жырчылары,калай тавышлы,артыгын сэйлуче жырчыдан бот чабып колде...Г.Тимер.турында суз.Зарплатаны кем тули Иске Кади халкына:
Иске Кади сабантуен карадым.Пока шул.Газетвдвн укырсыз калганын....
Кызыксынучан,мин һәр елны шулай уеннарда катнашып, зур буләклэр алып китэм.Нинди бүләкләр икәнен язып тормыйм, кыскасы шәп бүләкләр.
Мишәр хатыны,нинди бүләкләр эләккәнен дә яз инде. Кызык бит!
Иске Кадида сабантуйлар гөрләп үтте.Сабан туенда уеннарда катнашып,бер елга җитэрлек энергия җыеп килдем.Ә нинди зур бүләкләр эләкте үземә, искиткеч. Сабан туен шулай әйбәт оештырганы өчен колхоз рәисе Рәдискә бик зур рәхмәтемне белдерәм. Афәрин, Рәдис!
Афәрин З.Ханова ханым-үзең бу хәтле матур итеп яза алмаганыңны да беләм(бер чорда укыдык),әмма бик матур җөмләләр тапкансың.Шәфигулла абзый белән бик дуслар да әле без,\"ачлыктан саклап калган болын\"урынына чәчелгән печәнлек миңа гына тегел,почти ярты районга файда күрсәтте,авыл халкы да рәхәт күрде.Элек печән\"талонга\"заманаларда Кармыш белән Яшәүчедә печән навалом иде.Сабантуй саен Шәфигулла абзый чәйгә чакырмыйча калганы юк,рәхмәт аңа. Анысы ярар:мине авыл исме килеп чыгу тарихы гына бераз сорау куя.1929 елда төзелгән Яшәүчегә 16-17 гасыр мордвалары топонимикасы туры килми,аннары ул сүзләр нишләптер чуаш исемнәре белән буталып киткән.Мин мордвалар һәм чуашлар белән сөйләштем алар Әшәлче сүзенә хәтта туры килерлек сүз дә белмәделәр.Вал да Чирмешән валына берничек катнаша алмый:чөнки ул Шешминка һәм Шентала ягына гына китә(фактларым бар).Мәмәш белән Якку сүзләре татарныкы(Сабантуйда очрашсак аңлатырмын мин аны сиңа-халыкның башын аптыратасым килми)Ә син язган калган топонимикалар дөресен генә әйткәндә Шушма елгасының арягындагы Д.Ивановканыкы булуы ихтимал:алар бит бу урында Яшәүчедән күпкә алдан яшәгәннәр.Ә исем ничек килгән соң :Уйлап карагыз-1929 ел ул вакыттыгы пропаганда(районда гына да ничәмә-ничә кечкенә авыллар барлыкка килгән-исемнәре \"Кызыл Чишмә\",\"Яшь Көч\",\"Пролетар\",\"Сталинец\"һ.б.)көчле булган.Шуңа да күрә сезнең авыл исеме урнына шундый рухтагы исем булгыйнча халык ЯШӘҮЧЕ исемен хуп күргән.Ә Әшәлче ул сезнең тирә авылның бер топонимикасы,үзегезнең телгә яраклаштыру тәртибендә барлыкка килгән.Яшәлче һәм Кармыш халкына исәнлек-саулык теләп калам,ике көннән очрашабыз аллаһы теләсә-Сабантуенда-көннәре генә мтур булсын.Әшәлче сабантуен тагын оештырсын,былтыр чынлап та бик күңелле үтте.P.S.Шайтан таягына:Лишун искәрмәдә каян күчергәнен язган:төп-төгәл.
эшэлче авылы бик матур ул , ну эшкенэ юк яшлэргэ,кешлэр дэ бик кунакчыл ,элек авыл бик чиста иде хэзер эллэ нишлэде .ну бик матур бу авыл
З.Ханованың Әшәлче турында язмасын "Ватаным Татарстан" гәҗитенен 9- июнь санында укый аласыз!Бик матур язылган.Ностальгия...
Әшәлче сабантуен чынлап та бик мактап сөйләделәр.Шунда туып-үскән,хәзер Чаллы птицефабрикасында эшләүче бертуганнар (фамилияләрен оныттым,гафу!) бик күтәргәннәр,халыкка искиткеч бәйрәм оештырганнар диделәр.
Безнең Чирмешәннәр кайда гына яшәсәләр дә,булдыралар шул!!!
Яшәүчеләр авылларын саклап калды. Ә Саклык, Иншарның эзе дә юк инде. Нинди тыныч, тәртипле авыллар иде. Шулар аша әрәмәгә шомырт җыярга йөри идек... Күптер инде алар, җир йөзеннән юк ителеп, хәтердә генә яшәп калган кечкенә авыллар... Бик кызганыч, тора-бара исемнәре дә онытылачак бит...
Мин авылымны һәрвакыт сагынып кайтам.Ни өчен шулай икәнен дә төгәл генә аңлатып та бирәлмим.Нәрсә сгындыра?Бала чакта әти-әниемә ияреп печәнгә баруларыммы?Әтинең йөрәккә,күңелгә ятышлы итеп чалгы кайравымы?Әллә инде болында үскән җиләкле печән исләреме?Әллә Шушма буйларында комлыкта аунап,чыр-чу килеп су коенулармы?Гамьсез балачакның шуклыкларымы?Әллә инде күрше-күлән белән кич утырулармы?Әллә инде авыл башыннан тын гына ишетелеп торган гармун тавышларымы?Шуларны уйлыйм да хатирәләр чоңгылына төшеп китәи.Чирмешән районындагы мин туган авыл зур түгел.Зур булмаса да ,ул бик матур,гүзәл урынга урнашкан.Аның кырыеннан Шушма елгасы агып үтә.Яз көннәре елга ташып,болынны су басып диңгезне хәтерләткән чаклары да бар иде...Былтыр июль аенда авылыбызның 80 еллык юбилеена кайткан идек.Халык мәйданда умарта илен хәтерләтте.Башта Нурулла хәзрәт Коръән укыды.Иманлы сүзләрдән соң күзләргә яшь,тамакка төер утырды.Бу бик тә дулкынландыргыч мизгелләр иде.Бәйрәм программасы бик тә үзенчәлекле итеп төзелгән.Кайткан кунаклар да,авылдашлар да үзләренең сагыну хисләрен җиткерү өчен мәйданга чыктылар...1980-1982 елларда хөкүмәт авылларны бетерү тырышлыгы Яшәүчегә дә кагыла,аның гомере кыл өстендә "эленеп"кала.Авылдагы фермалар бетерелә,халык эшсез кала.Кешеләр шәһәргә тартыла.АВылыбызны бетерү сәясәте актив алып барылуга карамастан Әшәлче таркалмыйча кала."Аллаһ кушмаган эш булмас",-диләр бит халкыбызда.Авылны таркатмауда үзеннән зур өлеш керткән кешеләрнең берсе-ул минем әтием-Шәфигулла Шәрифулла улы Шарапов.Ул авылын ташлап китмәде,гәрчә эшсез калса да.Озакламый аны Әшәлче б/н Кармышны берләштергән "Алга"колхозына рәис итеп куялар.1987 елга кадәр эшләп пенсиягә чыкты.Ул ике авылны да үстерүгә,таркатмауга бик тырыш хезмәт куйды.Кешеләрне,бигрәк тә яшләрне эш б/н тәэмин итүдә,йортлар салуда үзеннән зур өлеш кертте... Әшәлче исме каян килеп чыккан соң?Төгәл генә фикер юк монда.Әшәлче болынынла вал өеме бар,аның бер башы Чирмешән крепостена килеп тоташа.Авыл картлары сүләенчә,бу вал саклану чарасы ,чик буе ныгытмалары ролен үтәгән.Биредә төрле милләт(татар,мари,чуаш,удмурт һ.б)кешеләре сакта торган.Бу вал болынга-чәчәкле аланга барып тоташа.Удмуртлар үз телләрендә чәчәклекне "әшәлче"дип атыйлар.Әлеге исемне дәлилләп Әшәлче болынында чуашлар хакимлек иткән заманнардан калган Мәмәш күле,Петруха күле,Якку күле һәм чалуы,Гәвәрлә Һәм Герасим умарталыгы дигән атамалар сакланган.Әшәлче "чәчәклек"--әйе,ул болыннарның,ул әрәмәләрнең матурлыгын язып та,тасвирлап та булмый.Шушы матурлыкны 1965-66 елларда сөреп печәнлек ясадылар.Бу хәл аяныч була,халыкны хәсрәткә сала.Алар:"БУ болын-әрәмәлекләр безне ачлыктан алып калды,җир күп бит,сөрмәгез,башка урынга чәчегәз!-"дип зар елап җитәкчеләргә үтенәләр,әмма аларны ишетмиләр дә,тыңламыйлар да.Хәзерге вакытта бу болыннарда ни печән юк,ни болын...Әшәлчедә бүген 41 йортта 101 кеше гомер итә,заман б/н бергә атлый һәм яши.Күпчелек пенсиядә,әмма яшләр дә бар авылыбызда,аллага шөкер.Бу,әлбәттә,татлы һавалы,шифалы сулы авылымның яшәячәген(ЯШӘҮЧЕ)аңлата.Авылда су һәм асфалт юл кергән......Әшәлченең80 еллыгына багышланган Сабан туе искиткеч күркәм узды."Ике бәхет беогә килми ",-диләр диюен дә ,килә икән ул.Сабан туен да,туган-тумачаларны да ,бәйрәм рухлы авылны да күрдек.Яңадан Сабантуйлар җитә,ул һәркем күңелендә шулай озак сакланырлык булып үтсен иде.Бездәге былтыргы Сабантуй исә күңеләребезне рухи яктан баетып,йөрәкләребезне буыннар чылбырына бәйләде!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!!ЛИШУН :."Ватаным Татарстан "гәҗитеннән күчереп яздым
Шераля!
Сабантуена кая чакырасың соң?
Классик язучы әйтмешли,"авылга,бабайгамы"?
Шулай да от души чакыруыңа рәхмәт.
Сизелеп тора,әз генә булса да мишәр каны ага үзеңдә.
Шайтан таягы,даже мине дэ шулай итеп одолжение ясап дэшуенэ рэхмэт инде...алай ук утруждаться итэсегез булмаган, барыбер кайталмыйм...ул коне минем авылымда да сабан туе була, кстати...э безнен авыл ин матуры, ин гузэле...андый авыл бутэн бер жирдэ дэ юк...узегез безгэ кайтыгыз...минем очен дэ бер башынны катыкка тыгып бутап кил эле...шаккатсыннар эле бер катыкка буялган шайтан таягын куреп...))
Үзем Иске Кадидан булмасам да,ызандаш күрше авыл (хотя безнең авыл да \\\"Кади\\\" ширкәтенә карый) кешеләре турында шулай матур итеп язгач,рәхәт булып китте әле.Иске Кадида туганнарыбыз бар,чынлап та зарланмыйлар.Рәдис миңа бер кем дә түгел,бары хатыны Кадрия белән балачакта бер чамада үләндә тәгәрәшеп үскән идек.Икесе дә киң күнелле,уңган-булган кешеләр.Алар белән бергә мәҗлестә дә утырган бар,Рәдиснең сабантуен алып барганын карадым.Кичен яшьләр өчен шикарный дискотека оештыра.Бер нинди тамада кирәкми,заман теле белән әйтсәк,менә дигән ди-жей ул үзе.Иң шатлыклысы -эш кешесен күрә,кадерли белә!
12 се Иске Кадида -Сабантуе!Әлмәттән Нурлат автобусына утырып,Чирмешән перекрестогын узгач,Н.Ильмово,Саминовка,Ульяновка ,Тукай авылларын узгач,уң якта Ст.Кадеево дигән күрсәткеч такта булыр.Шунда төшеп калып, берәр җиңел машинага эләгеп,Сабантуй мәйданына узасың.
Иске КАди Сабантуе котлы булсын!!!
Кстати,Яңа Кадида сабантуе 11 е кич була .диләр.
"Колхоз" дип элекеге гадәт буенча яздым инде. Өйрәнелгән бит.
Авыл советыныкы- нәкъ менә син әйткән "ыштан туздыручы" инде. Андыйлар күп инде ул хәзер,председателҗ булып элгерми, берни эшләмәгән килеш "скоро глава булам", яки колхозчыга акча бирмәгән килеш "бакча башымдагы чишмәне ясатам" дип шапырынучылар.
- << Первая
- < Артка
- 763
- 764
- 765
- 766
- 767
- 768
- 769
- 770
- 771
- 772
- 773
- 774
- 775
- 776
- 777
- 778
- 779
- 780
- 781
- 782
- 783
- 784
- 785
- 786
- 787
- 788
- 789
- 790
- 791
- 792
- 793
- 794
- 795
- 796
- 797
- 798
- 799
- 800
- 801
- 802
- 803
- 804
- 805
- 806
- 807
- 808
- 809
- 810
- 811
- 812
- 813
- 814
- 815
- 816
- 817
- 818
- 819
- 820
- 821
- 822
- 823
- 824
- 825
- 826
- 827
- 828
- 829
- 830
- 831
- 832
- 833
- 834
- 835
- 836
- 837
- 838
- 839
- 840
- 841
- 842
- 843
- 844
- 845
- 846
- 847
- 848
- 849
- 850
- 851
- 852
- 853
- 854
- 855
- 856
- 857
- 858
- 859
- 860
- 861
- 862
- Алга >
- Последняя >>