Чирмешән
Сәлам,шайтан таягы!Болгарга барып кайттык.Синең авылдашларны да күрдек.Сөйләшүләре безнеңчә булмагач кайдан сез дип сорадым...Бездә яңгыр да по-блату гына ява.Безнең якны урап уза.Корып кипте җиркәй.Колонка суы белән яшелсә бик үсмәй инде.Емештәрзә бик юк.Ялан еләге йыйнык.Ярай,сау бул.Хәбәрзәреңне укып барам.
Июль аена да аяк бастык туганнар.вакыт тиз утэ, балаларнын
каникуллары тиз тэгэри. Жэмэгать ял итэаласызмы сон, эллэ гел эш б-н мэшгульме, районы белэн суга тилмерэбез, ул сусызлык Чирмешэндэ генэ тегел икэн, авылларда да шулай ди. Мунча миннеге эзерлэдеезме, мэтрушкэ бармы икэн быел?
Сәлам,Зелпе! Бик активлашып киткәнсең әле,тегендә-монда кереп чыккалыйсың.Бездә "аулак өй" әле.Фирди бүген Чирмешәнгә китте,туйга.Болай ялда үзе.Ярый аңа әз булса да эш чыгып тора әле,тиздән бала-чаганың укулары башлана бит.Ә кесә яклары гел такыраеп кына тора!
Чмпмешәнгә Яңкадидан 25 чакрым инде,әйләнеп килергә 80 - 90 сумлык бензин кирәк инде.Үзләре бик пошмыйдыр шул.
Зелпе,авылда безнең күршедә бер апа Нижнекамскийдан кайтып,җәй буе авылда тора,яшелчә,кош-корт үстереп.Теге начар чиргә 10 ел артык элек диагноз куйган булганнар,авылга кайтсам җайланам,ди.Кышын химиягә йөри.Кыйбатка төшә дә,яшәүгә омтылыш нык булгач түзәм,ди.Сезгә дә сабырлык,ныклык телим.Телим дип яшәгән кешене лла ярдәменнән ташламас әле.Пока!
Шайтан таягы, Иске Үтәмеш якынырак бит. Бензиннәре юктыр безнең Кадиларга килергә))))))))Әле бит перекресткадан соң да күпме барасы........))))))))))
Дәшмәссең дә!Авылда эш каты булды.Яздым бит алдан ук, юк печәннәрен җыйдык.Искиткеч корылык анда!Аннан агач күтәрттеләр,бәрәңге матиклап,ярдырттырдылар,агу сиптерттерделәр.Арылган икәнен Казанга килгәч,бот күтәреп,диванда тәгәри-тәгәри теликтан футбол караганда гына аңлый башладым.Тәнне математика белән дә җыеп алып булмый әле.\"Авылны макта - шәһәрдә яшә,\"- диюләре дөрес икән.Авылда гомер яшәүчеләр ничек түзәләр икән бу кадәр эш-мәшәкатькә.Алла ярдәм бирсен.
3 - июльдә Яшәүчедә - сабантуе,17 - июльдә -Кызыл Чишмәдә.Шул ук көнне Яңа Кади,Кызыл Чишмәдә 1955 нче елда туган классташлар очрашуы.1980 нче елда Яңа КАди мәктәбен тәмамлаучылар да очрашмакчылар,көне генә билгеле түгел.Районның 80 еллыгы турында ишетмәдем.Нишлҗәптер,Чирмешән сабантуена да барасы килмәде.Показухага әйләнеп бара кебек ул,читтән килгән кунаклар көен көйләүгә.Алны-ялны белми,баш күтәрми эшләгән җирле халыкны,кыр батырларын зурлау җитешеп бетми кебек.Ничек уйлыйсыз?
Онытам икән:Чирмешән телевидиесен карадым.Әйтерсеж лә,бер Иске Ътәмештән кала,авыллар юк бездә!Гел бер авыл турында сайрадылар.Ә бит районда биш буа буарлык материаллар аяк астында гына ята.Нигә шулар турында сөйләмәскә,күрсәтмәскә?Авылларда җимерек йортлар,чүп-чар өемнәре дә эчне пошыра.Гаҗәпләнерлек кызыклы да,гыйбрәтле дә хәлләр дә бихисап икән.Менә шуларны да күреп,әз генә булса да борчылып та килдем,якташлар!
шераля да юк..
Шайтан таягы да дэшми...
Бик дорес,кызганыч бутэн сузегез юк.
Августта районнын 80 еллыгын уткэрэлэр дип ишеткэн иднм, дэресме шул?
Кыстамадым куна калырга.
Син бит чакрылмаган
тонге юлчы да.
Уз ишемне жинел
таныйм мин.
Син бит тагын
давыл кошы да.
Мин белэмен син
юлбасар тугел.
Укенече шунда
чакырмадын мине,
давылларга каршы
очарга.
шундый талант озакка югалмас дип уйлыйм!
***
Башка миннән хәбәр булмаячак.
Килмәс хатым,килмәс сәлам дә...
Бер йөрәктә өмет уты сүнү
Сизелми дә калыр галәмдә...
Кайчан гына...
Җилдән ышык эзләп,
Күңел төбәп якты утыңа,
Чакырылмаган төнге кунак булып
Килеп кергән идем йортыңа...
Ә син, дускай, бик сак кеше икән,
Кыстамадың куна калырга.
(Чакырмыйча килгән ят юлчыда
Үз ишеңне авыр танырга...)
Син шикләнмә, мин юлбасар түгел,
Йортыгызны читләп үтәрмен.
Тәрәзәңә калын пәрдәләр эл.
Ишекләрең биклә.
Китәм мин...
Шайтан таягы, ә без сине сагындык...
Шайтан таягы,сәлам. Мин дә отпускка ч ы к т ы м гына әле. 3 көн рәттән РКБ да йөрергә туры килде. Бигрәк авыр кичерәм шул болҗниөа юлларын. Тәмуг аша үткән кебек булам. Бүген дә шунда идем.
Бездә Нурлатта алай яхшы итеп ява алмады яңгыр. Шундый көткән идем. Урыны-урыны белән авылларда бик каты яуган диләр.
Җиләк-җимеш вакыты хәзер, и рәхәт тә соң шул бакчада. Бөтен стрессларны ташлап калдырасың. Кая карасаң да үзең тудырган матурлык.
Альбатрос,
син кайда-а-а-а-а???
- << Первая
- < Артка
- 759
- 760
- 761
- 762
- 763
- 764
- 765
- 766
- 767
- 768
- 769
- 770
- 771
- 772
- 773
- 774
- 775
- 776
- 777
- 778
- 779
- 780
- 781
- 782
- 783
- 784
- 785
- 786
- 787
- 788
- 789
- 790
- 791
- 792
- 793
- 794
- 795
- 796
- 797
- 798
- 799
- 800
- 801
- 802
- 803
- 804
- 805
- 806
- 807
- 808
- 809
- 810
- 811
- 812
- 813
- 814
- 815
- 816
- 817
- 818
- 819
- 820
- 821
- 822
- 823
- 824
- 825
- 826
- 827
- 828
- 829
- 830
- 831
- 832
- 833
- 834
- 835
- 836
- 837
- 838
- 839
- 840
- 841
- 842
- 843
- 844
- 845
- 846
- 847
- 848
- 849
- 850
- 851
- 852
- 853
- 854
- 855
- 856
- 857
- 858
- Алга >
- Последняя >>