Чирмешән
Кукай салуыңны бөтен сайтка чыгарып селтәмәсәң,тыныч кына кетәклектә кеткелдә.
Ахахаахаххахаах!!! кукайлар(
Рэисэ апа Сафиуллина татар теле хэм эдэбиятеннэн безне дэ укытты, бик эйбэт укытучы иде. Рэмзия Габделхаковага (Юнусова) ижатында унышлар телибез. Энисе (Нуржихан апа Юнусова) тоже бик яхшы укытучы иде.Рэисэ апа белэн бер чорда укыттылар.Икесенен дэ урыннары жомахта булсын.
О-о-о! Түбән Кәминкәдән Рәмзия Габделхакова да безнең арага кергән.Шигырең ошады,малатук!
Иҗатыңда яңа уңышлар.Ленагурларга кап-кайнар сәлам!Бу теләкләргә Сарман ягыннан таныш егетләр дә кушыла.
Дйресен чәпәгәнсең Әйтимсәнә,кул чабабыз!
Карагыз әле ,Луҗков турында да газетада компромат язганнар иде,аннары күтенә типтеләр.Монда да шунын исе килмиме?
әйтимсәнә, Эллэ узенне сайлыйкмы комунхоз хужасы ясап,но малай,бер чуп тотмас иден Чирмешэндэ бу телен белэн
Бүгенге район гәҗитенә күз салыйк әле:
Чирмешәндә чүп,каты көнкүреш калдыклары контейнерларының күбесе тулып таша.Аларны ник вакытында бушатмыйлар икән?Тулгач,ул контейнерлардагы Чүп-чар тирә-якка тарала бит.Өйдә чүпне яндырырга кушмыйлар,нишләргә соң?
Редакциягә мондый зар белдерүчеләр шактый.\"Моңа халык үзе дә гаепле,-диделәр бу уңайдан коммунхоздан.-Контеөнерларны гел бушатып торсак та ,алар тиз тула.Сәбәбе гади савытларга помидор һәм бәрәңге сабаклары,шифер,кирпеч,зур-зур агач дисеңме,барын да салалар.Без өлгерә алмыйбыз.Коммунхозны сүккәнче,халык културалыгы,башкалар хезмәтен ничек хөрмәтләве хакында да онытмыйк.
Кемнәрдер яклаганнар иде:ничек халыкны гаепләп бетереп була соң ул?гел-гел алар яхшы,ә халык начар.Инде чүп тә түгәләр икән бит,ну бу кешеләрне,йортларында гына җыеп яткырырга ул чүпне.Өлгерә алмыйсың икән китәргә ул эштән,өлгерә торганнар килерләр.Өстән әйтсәләр момент җыялар да бит,абзый кызук чагына эләксәме?!
Иптәшләр:чүп-чарыгызны контейнерларга салмагыз,өлгерә алмыйлар!!!.
Шул ук гәҗитнең икенче битен ачсак:
\" Хезмәт хакын вакытында түләргә\" дигән мәкаләдә :
Хезмәт хакларын түләү буенча бурычлар барлыкка килү,күпчелек очракта,оешманың финанс кыенлыкларына бәйле,ләкин бу \"Чирмешән районы Коммуналь челтәрләре\"ААҖе хезмәткәре дәгвасы буенча үткәрелгән тикшерүдә,аңа хезмәт хакын минимумнан кимрәк түләүләре ачыкланган.Моның сәбәбе_җәмгыять хезмәткәрләренең закон таләпләрен белмәве.Нәтиҗәдә дәгва кылучыга тиешле акчалар кайтарып бирелде,директор(генералный)-административ,ә хисапчы кырыс дисциплинар җаваплылыкка тартылдылар.
Шулай райондашлар,яклаганда кемне яклаганыгызны белеп яклагыз.Эшли белгән кеше эш күрсәтә ул.Төшереп калдырганны җыеп йөреп кенә булмый ул.РӘХМӘТ!
Рәхмәт
Коллега сине кичэге бэйрэм белэн котлыйм. Исэн сау гына бергэ эшлэргэ язсын
Үзем дә укытучы! Бәйрәм белән! Дәвам ит әле:"Без үзебез Кадыйныкы!
Кадыйда тумасак та."..
Түбән Кәминкә мәктәбе коллективын Бәйрәм белән котлыйм.
Хөрмәтле укытучылар!
Авыр һәм мактаулы эшегездә сабырлыклар һәм уңышлар юлдаш булсын. Сәламәтлек ташламасын, язмыш кояшлы көннәргә, бәхетле мизгелләргә юмарт булсын!
Укытучым хатлары
(Рәйсә апа Сәйфуллина истәлегенә)
Кайгы килде, җаным үлде,
Җирдә шатлык тапмады...
Шул чак яшәү көче бирде
Укытучым хатлары.
Булды төндәй кара көннәр,
Гуя таңнар атмады.
Кояш булып килеп керде
Укытучым хатлары.
Абынды да, егылды да
Гомеремнең атлары.
Ялгышлардан саклап калды
Укытучым хатлары.
Гомер буе сүндермичә
Җанда өмет саклады
Күңел нуры бөркеп торган
Укытучым хатлары.
Җирдә аның барлыгына
Күңел күпме шатланды!
Үзе киткәч тә җылыта,
Тормыш юлымны яктырта
Укытучым хатлары.
Хөрмәтле Иске Кади мәктәбе укытучылары!!! Безгә төпле белем биргән укытучылар коллективын ихлас күңелемнән елның иң якты бәйрәме - Укытучылар көне белән тәбрик итәм. Кеше, кем генә булмасын - гади эшчеме, югары урында эшләүче җитәкчеме - олы тормыш юлына юлламаны укытучылардан ала. Ә аның киләчәктә кем булуы бары тик үзеннән генә тора... Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын!!! Иң изге теләкләр белән сезне хөрмәт итүче укучыгыз.
Укытучы бәхете.
---------------
Миңа сорау бирсәләр;
-Сөенечең ни?-дисәләр,
Сөенечем-таңнан торып
Эшкә килгән иртәләр.
Миңа сорау бирсәләр;
-Шатлыгың ни?-дисәләр,
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр.
Миңа сорау бирсәләр;
-Бәхетең ни?-дисәләр,
Бәхет шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.
Максат-
Бала янсын,
Дулкынлансын,
Тойгыларын чарласын.
Тирә-якка,кара-акка
Илтифатсыз калмасын.
Үз аңында,уйларында
Яктылыкка омтылсын.
Матурлыкка,батырлыкка,
Яхшылыкка омтылсын.
Иле белән горурлансын
Тарихыннан нур алсын,
Халкы өчен көчен салсын,
Эш-көрәштән куансын.
Безнең эшнең-изге эшнең
Шул көрәштә көзгесе,
Бары шунда безнең көчнең
Нәтиҗәсе,билгесе.
Клара Булатова.
Хөрмәтле укытучы коллегалар!
Сезне бәйрәм белән котлап каламын:сезгә теләкләрнең иң матурларын гына юллыйм---исәнлек-саулык,күтәренке кәеф,зур уңышлар теләп каламын!
Җәлке акча белән генә шатландырмадылар.
- << Первая
- < Артка
- 741
- 742
- 743
- 744
- 745
- 746
- 747
- 748
- 749
- 750
- 751
- 752
- 753
- 754
- 755
- 756
- 757
- 758
- 759
- 760
- 761
- 762
- 763
- 764
- 765
- 766
- 767
- 768
- 769
- 770
- 771
- 772
- 773
- 774
- 775
- 776
- 777
- 778
- 779
- 780
- 781
- 782
- 783
- 784
- 785
- 786
- 787
- 788
- 789
- 790
- 791
- 792
- 793
- 794
- 795
- 796
- 797
- 798
- 799
- 800
- 801
- 802
- 803
- 804
- 805
- 806
- 807
- 808
- 809
- 810
- 811
- 812
- 813
- 814
- 815
- 816
- 817
- 818
- 819
- 820
- 821
- 822
- 823
- 824
- 825
- 826
- 827
- 828
- 829
- 830
- 831
- 832
- 833
- 834
- 835
- 836
- 837
- 838
- 839
- 840
- Алга >
- Последняя >>