Чирмешән
Килмәк, сезне кем дип белик?
Җәүдәт Ибрагимов хәзергесе вакытта Казанда эшли һәм яши.Эш урны үзәк прокуратурада балиг булмаган балаларны тикшерү бүлеге җитәкчесе.Эшем авыр дип сөйләгән иде, \"шундый хәлләр\" балалар арасында да була дип.Ә \"Безнең Чирмешән\" гәҗитендәге әтисенә багышланган хикәясе бигрәк әйбәт язылган бит,каләме көчле инде.
=====================
Ногмановларның бик чибәр бер сеңелкәшләре - Гөлчәчәк Ленагурда яши бит. Шигырьләрне коя гына. Алар гаиләләре белән талантлы.
==========================
Бу кызны белмисезме?
Ләйсән Мөхәммәтвәлиева,
Утыз Имән авылы
Гашыйк булдым
Сине күргәч, миңа нидер булды,
Әллә кояш кунды күңелгә,
Карашыңнан төшкән нәни очкын
Учак якты йөрәк түрендә.
Шул мизгелдә үзгәрде бар дөнья,
Иңнәремдә гуя канатлар.
Аңлатырга сүзләр таба алмыйм,
Мин яратам сине, яратам!
Берсе язган, матбугатта җыен эшсез утыра, дип. Бу көннәрдә миңа эш "противопоказан" әле. Бөтен шартын китереп авырып ятмыш))) Шуңа иркенләп утырам, гаепләштән булмасын.
Шайтан таягы, син миңа мактуны яудырасың гына))) Рәхмәт инде, мактаганны кем яратмый.
Минем белән хәбәрләшергә теләүче якташларым булса, адресым:
ramzia_275@mail.ru
Түбән Кәминкәдән Рәмзия Габделхакованың әфганчы егет турында язылган хикәясе өчен генә дә җәннәткә кертер идем! Бер сулышсыз-тынсыз тыңланды.Нинди гыйбрәтле,тормышчан итеп тасвирлаган.РӘХМӘТ!
Иске Үтәмештән рәссам Кәнәфия Нәфыйков...
Ибрай Каргалыдан милли җанлы Шамил,Камил,ИлҺам Ногмановлар...
Иске Кадидан хәзер Чаллыда яшәүче,якташлык җәмгыяте җитәкчесе,һаман 18 яшльек шаян Фәнис Нуретдинов...
Татарстан коммунистлары җитәкчесе,Бәркәтәле Хафиз Миргалимов һәм аның киң күңелле туганнары...
Мин дөньяны тар дип йөри идем - киң икән бит ул!
Их,бай да син,Чирмешәнем!
Исемлекне дәвам итәрбез әле...
Лилия Яруллинаны онытканмын икән, Чаллыда яши. Искиткеч талантлы, матур кеше Дания апа Әгъзамова бар иде... Үзе китсә дә иҗаты калды.
Нигә алай дисең, Чыңгыз-хан? Кара Чишмәдә бик зирәк, укымышлы кешеләр яши. Руслан Мөхәммәтҗанов, Шәрига Таһирова, Рифгат Гомәрев, Илдар Кыямов, Мәүлет Борханов шул авылдан чыккан түгелме соң? Гомумән, безгә үзебезнең танылган шәхесләрне барларга кирәктер. Урманасты Үтәмештә Фирдәвес Галиева дигән милли җанлы, сәләтле бер ханым яшәп ята, хикәя-мәкаләләре \"Казан утлары\"ндла басылып тора. Монда да актив язды, фикерләре көчле,абруе зур иде, тик соңгы арада никтер күренми... Тагы Җәүдәт Ибраһимов дигән бик акыллы, сәләтле егетне беләм. Берара Сарманда эшләп алды, хәзер бәлки Казандадыр. Иске Үтәмештән танылган шәхесләр Әхсән, Әхтәм Фәтхетдиновларны беләбез. Лашман Наил Шәйхетдиновны, Чегодай Искәндәр Биктаһировны биргән. \"Татарстан\" радиосында эшләүче Кади егете Фәнис Мөхәммәтовны барыбыз да белә инде. Абыйсы да искиткеч талантлы кеше иде, иртәрәк китте, урыны җәннәттә булсын... Иҗатка тартылган яшьләрдән Илдар Мәссаровны, Фәнис Шәрифуллин, Айгөл Кашаповаларны беләм... Тагы кемнәребез бар, барлыйк, исән чакта күрешеп-аралашып яшик.
Зелпе,чын исемең бик матур,кем белеп куйган,диген.Авырлыкларга бирешмичә,тормыш куйган сынаулар алдында сыгылмыйча,көчле характерлы булып яшәвеңне генә беләм.
Чыңгыз хан,тагын бер версия:Кармыштан "китап кортлары" Г.лар төбеннән тегелме соң син? Очрашуга килгәндә,очрашып булмады ШУУЛЛЛЛ!Кояшта 50 градус җылы торган кызуда җәй буена рәтле ял кене күрелмәде.Каядыр зур-зур авыллар янганда,кешеләр гомере өзелгәндә,авыл мәктәбендә яки Чирмешәннең "Шатлык" кафесында ботинка туздырып "подгорный"га биергә насыйп булмады шул!!!
кем булсын инде тагын узебезнеке инде
исанмесез туганнар
"Сонка,золотая ручка.Продолҗение легенды" була 21.00 дә карап карыйк әле ничек булыр икән.Монсы уйлап чыгарылган диләр.Беренчесе ошаган иде миңа,сзгә ничектер .Пока,пока.
Кара әле, Шайтан таягы минем рейтинг күтәрелеп киткән икән монда. Чын исемемнең мәг.нәсен , каян килеп чыгышын тикшерсәләр миңа кызыгырак булыр иде. Ә монда балачакта исемемә охшатып кына тагылган кушамат "Зелпе"нең кирәген бирәләр.
Кайттым гына әле,тиз-тиз генә кереп карап кына алуым.Оршыш беткән икән,аллага шөкер тынычланганнар.
Чыңгыз-хан ,шигырең
Глава кем булды соң инде,анысын язмагансың.
ДОГА
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим..."
Тоепмы ниндидер көч барын,
Әйтәләр шул сихри тәкбирне,
Йокыга талганда кичләрен.
Шып-шыксыз,кап-кара төннәрдә
Сырхаулап ятканда өйдә мин,
Әнием тибрәтте бишекне:
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим..."
Хәтерли борынгы заманнар:
Килгәндә куаныч йә кайгы,
Айга шул сүзләрне пышылдап,
Ничәмә иреннәр ялварды...
Кайвакыт,ышанып йөрсәң дә,
Юк,диеп,гайре көч,илаһи-
Үзең дә сизмәстән әйтәсең:
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим..."
Роза Коҗевникова
(Ләбиб Лерон тәрҗемәсе)
- << Первая
- < Артка
- 731
- 732
- 733
- 734
- 735
- 736
- 737
- 738
- 739
- 740
- 741
- 742
- 743
- 744
- 745
- 746
- 747
- 748
- 749
- 750
- 751
- 752
- 753
- 754
- 755
- 756
- 757
- 758
- 759
- 760
- 761
- 762
- 763
- 764
- 765
- 766
- 767
- 768
- 769
- 770
- 771
- 772
- 773
- 774
- 775
- 776
- 777
- 778
- 779
- 780
- 781
- 782
- 783
- 784
- 785
- 786
- 787
- 788
- 789
- 790
- 791
- 792
- 793
- 794
- 795
- 796
- 797
- 798
- 799
- 800
- 801
- 802
- 803
- 804
- 805
- 806
- 807
- 808
- 809
- 810
- 811
- 812
- 813
- 814
- 815
- 816
- 817
- 818
- 819
- 820
- 821
- 822
- 823
- 824
- 825
- 826
- 827
- 828
- 829
- 830
- Алга >
- Последняя >>