Чирмешән
Икс, кем син, хәзер кайда? Кайсы урамнан, кем күршесе?
Илгизәр абый гафу итәр инде, ялгышым өчен, но минем яраткан язучым белән сирәк кешене тиң куям, икенчесе сез булырсыз, чынлап та шигырь бик матур, чын йөрәктән чыккан, безнең авылны гына шулай матур итеп тасвирлап була.
Илгизэр Фэтих улы Юнысов та шигырьлэр язамы эллэ?
Авыртулар, югалтулар аша
Төшендем мин яшәү кадеренә.
Туган авыл дисәм, әрнүләрем
Тезләнәләр әнкәм каберенә...
Рахимә Габделганиева
Туган авылым - Иске Үтәмеш
Гуя назлап, җилдән саклап сине
Таулар тарткан үзенең куенына.
Урнашкансың тәҗрибәле карттай,
Киң күкрәкле юллар буена.
Сине өчкә бүлеп инеш ага,
Хәтерләтеп чулпы тавышын.
Юмарт тауның салкын чишмәләре
Дәвалыйлар сагыну сагышын.
Тезелеп киткән бөдрә куакларың
үзенә дәшә дусның тугрысын.
Эссе җәйдә назлый уңганнары
Иелеп өреп җиләс сулыгшын.
Тирә-якка боҗраланып киткән
Уңдырышлы кырлар пәрдәсе.
Кышын анда мәрмәр кар җемелди,
Җәен иңли хезмәт гәүдәсе.
Илем, рәхим ит, дип киң ачса да
Бик күп калаларның ишеген,
Бары сиңа тарта мине күңел,
Тормыш биргән җылы бишегем!
алЬбатрос син ТубэнКэминкэдэн мэллэ?
Илсөя кансирты өчен язганнырыгызга зур рәхмәт!
Менә бу сайтта(битләрдә)оршышабыз туганнар,нигә?...
Шуңа да сезгә язасым келәде:
-\"Адәмнәргә явызлык тидерүдән саклан,бу эш синнән сәдака булыр\"
Яхшылык яхшы кием,торган урын,йөргән җирләр белән түгел,бәлки күңел төзәлүдән гыйбәрәт.Күңел төзәлүнең беренче галәмәте-башкалар белән булышмау,аларга авырлык тудырмау.Әгәр җәмгыятебез төзәлсен,әхлагыбыз башкаларга үрнәк булсын дисәк,үз күңелеңне төзәт,көнчел булма ,кешегә усаллык кылма!
\"Бер кеше кыз балаларның тәрбияләре белән мәшәкатьләре сәбәпле аңа уттан пәрдә булыр\"
Фәкыйрь һәм ярлы бер хатынга Гайшә разыйаллаһу ганһә ,башка бирер әйберсе булмаганга,бер генә хөрмәне сәдака итеп бирә. Хатын шул бер хөрмәне үзе капмыйча ,икегә бүлеп ике кызына бирә.Ихтимал,үз баласы булмау сәбәпле,Гайшә р.г.бу хәлгә бераз аптырый да.Хәлне,кайтып,пәйгамбәр салаллаһу галәйһи вәссәламга сөйли.Пәйгамбәр(с.г.в.)әлеге сүзләрне әйтә.Җәннәт хакындагы бу сөенечле хәбәр үз кызларын яхшы тәрбияләп үстерүчеләргә дә,ятим кызларны тәрбияләп үстереп башлы-күзле итүчеләргә дә кагыла.
Менә бу хәдисләрне укыгач(кабат-кабат укысаң гына башка сеңә)җиңел булып китте.Ни өчен:аллага шөкер ике кыз үстерәмен,ә аллаһ кыз үстерүчеләрне нинди биеклеккә куя.
Аллага шөкер!!!
Тыныч йокы барыгызга да...
Фәнис Имаметдинов
Чагадаем
Чирмешәннән ерак түгел,
Бер авылдан мин.
Чагадай – аның исеме,
Беләсеңдер син?
Табигате ифрат матур,
Чишмәләр ямьле,
Кайткан саен суын эчәм,
Шул кадәр тәмле!
Талларына хәтле җырлый,
Ә халкы - шагыйрь!
Гармун тавышы ишетсәм,
Өзелә бәгырь.
Балачак эзләрем ята
Монда ярылып.
Ашкынып кайтам, авылым,
Сине сагынып.
Туганнар яши биредә,
Газиз йортым бар.
Кая китсәм дә үзенә
Тарта туган яр.
+ Илгизәр Юнысов)))
Артистларның чибәрлеге сокланырлык иде, шулай ук костюмнары, башкарылган
җырлары һәм мәзәкләре!
Сәхнә бизәлешен әйтегез?! Кем уйлап тапкан андыйны?! Түр башында йомырка, тавык, әтәч…Чөнки без яраткан дөнья, җир дөньясы йомыркадан башланган, (шундый фаразлар бар), һәм әлеге бизәлеш җирдәге тормышның кадерен белергә киная …
Кайбер кимчелекләрне исәпкә
алмаганда (хәтсез озак сөйләнү, тәнәфес булмау,шулай ук «Карт бүре»не тыңларга насыйп булмады,
гәрчә Илсөядән « запискаларыгызны игътибарга алабыз» кебек вәгъдә булса да), концерт бик ошады үзе!
Илсөяне һәм аның дусларын алдагы очрашуларга өмет итеп
көтеп калабыз.
Янгырга сылтап, иренуне кушкач, бармадык кансиртка, ахырдан эй барырга калган икэн дип утырдым утыруын, ну \"пуез ушел\"(эби этьмешли.)Яхшы булды диделэр баручылар.Районда нинди яналыклар бар?
Кичә Илсөя Бәдертдинованың "Дәвамы бар..."дигән концерты булды.Халык шыгрым ук булмаса да 80%лар чамасында иделәр,ишеп яңгыр яумаган булсамы...?Яраталар шул безнең районда Илсөяне.Чыгышлар турында:үзе һәрвакыттагыча(бесподобна),кәнишне бу юлы моңсулыракка тартты "тегенди"ләре дә җитәрлек булды.Егетләре дә маладсалар,скрипачкасы да урынлы булды(залдан бик сексуал дип тә записка бирделәр).Биючесенең(питрәч керәшене)аягын җәлләп утырдым,яланаяк иде,чүп кермәде ахрысы.Кызык сүләүчесе(Ямалиев)-ваааше маладса,булдыра,елдан-ел алгарак."Чебешләрне"бик матур җырладылар,Серега да урынлы җырлады.Мухаметшин Җәлил футболка отты,рәис абзый по-моему(ялгышмасам)Утыз Имәннеке-календарга ия булды.Халык пачти доволный(мишәрләр гимнын җырламаганга гына үпкәләгән булдык).Теләкләрдән:ахырдан попурри ясарга берәр куплет б/н.Киемнәр күбәйгән,кыйммәтләнгән;шуның белән бераз эреләнү чаткылары барлыкка килмә келәп тора.Бүтән җырчылардан көлү минем карашка урынлы кебек .Тагын кемдә нинди фикер?..
Бу юлларны бары тик йөзендә Нурҗиһан апа елмаюы булган Рәмзия апа гына яза аладыр, ул гына авылны шулай матур тасвирлый ала, супер язучы....
***
Булмаса да урманнары,
Бар данлы Кагау тавы.
Бар Усия әрәмәсе,
Әләкси су буйлары.
Тирән елга, Шәрбән чокыр,
Иркен болыннар истә...
Күңел никтер моңсулана
Балачак искә төшсә.
Су буйлары, карт таллары,
Чирәмле сукмаклары...
Тын кичләре, иртәләре
Уйлата яшь чакларны.
Сагынып кайтам авылыма,
Юаныч эзләп җанга.
Тик капканы киереп ачып
Беркем дә көтми анда...
- << Первая
- < Артка
- 728
- 729
- 730
- 731
- 732
- 733
- 734
- 735
- 736
- 737
- 738
- 739
- 740
- 741
- 742
- 743
- 744
- 745
- 746
- 747
- 748
- 749
- 750
- 751
- 752
- 753
- 754
- 755
- 756
- 757
- 758
- 759
- 760
- 761
- 762
- 763
- 764
- 765
- 766
- 767
- 768
- 769
- 770
- 771
- 772
- 773
- 774
- 775
- 776
- 777
- 778
- 779
- 780
- 781
- 782
- 783
- 784
- 785
- 786
- 787
- 788
- 789
- 790
- 791
- 792
- 793
- 794
- 795
- 796
- 797
- 798
- 799
- 800
- 801
- 802
- 803
- 804
- 805
- 806
- 807
- 808
- 809
- 810
- 811
- 812
- 813
- 814
- 815
- 816
- 817
- 818
- 819
- 820
- 821
- 822
- 823
- 824
- 825
- 826
- 827
- Алга >
- Последняя >>