Чирмешән
Хәерле кичләр, якташлар!
«Үтеп барышлый» бик матур
хәтирәләрне уятты әле. Имәнкискә
авылын уйлап куйдым. Шул авылның
аллы-гөлле тәрәзәләре, хәзинәдә ни бар-шуны урамда, (юл буенда) сатуга тәкъдим итеп торучы киленнәр, апалар…Анда көзен-кышын
яңа тутырган мендәрләр , каз-үрдәк, сөт, эремчек, каймак, бал, җәйләрдә эре кызыл җиләк, алма, кыяры-помидоры, зур-зур кабаклар…Би-и-ик уңган икән
Имәнкискә халкы! Инде ул авылга бик теләп килеп җителә,
теләмичә генә узып кителә… Имәнкискәне утеп китү бер вакыйга! Үткән юлы күз явын алырлык җиз самавырлар
тезелгэн иде! Алтыннан диярсең! Шул самавырны алып кайтасы иде, чишмә суын салып, утлы күмерләр көйрәтеп-җырлатып, чәен эчәсе иде дип хыялланам. Я, кайсыгыз самавыр
чәен ярата?
Хэерле кичлэр))) шайтан таягы, Вагыйз әзиегез тугел) улы да тугел))
Хэллэрегез?!
Үтеп барышлый
Кемгәдер газиз бу авыл,
Кадерле туган ягы,
Зәңгәр капкалы бер йортта
Әнисе көтә аны...
Мин үтеп баручы гына,
Минем өчен ят җирләр.
Ләкин алалмыйм күземне
Автобус тәрәзеннән.
Кинодагы күренештәй
Тезелеп кала йортлар.
Бу йортларда тормыш кайный,
Аларда әле ут бар!
Морҗалардан төтен чыга,
Мичләрдә күмәч пешә,
Кемдер оныкларын сыйлый.
Кемгәдер килен төшә...
Алмагачлы бакчаларда
Эленгән ап-ак керләр –
Әйтерсең лә, ак юл теләп
Җилфердәгән әләмнәр.
Ак яулыклы бер әбекәй
Уч куеп маңгаена,
Никтер безнең автобуска
Текәлеп карап кала.
Бәлки кемнедер көтәдер,
Карый-карый офыкка,
Бәлки уфтанып торадыр
Көтәр кешесе юкка...
Юл буенда апакайлар
Сөт сата, күкәй, каймак...
Чиләк-чиләк алма тора,
Теләгәнең ал сайлап.
Бу авыл минеке түгел,
Мин мәңге тормам анда,
Ләкин һәрбер күренеше
Шул кадәр якын җанга.
Таныш моңнар калкып куя
Күңелем сандыгында.
Минем дә туган җирем бар!
Авылым сагындыра.
Авылым сагындыра!
Юк бит,дустым, очрашуларга да китапсыз йөрим... Кулыма килеп керүгә, барысын да таратып бетердем шул. Югыйсә, - үзем күреп беләм, - укып та тормыйча таба асты итеп кенә йөртүчеләр дә бар... (Бушка килгән әйбернең кадере буламыни?!)
Тиле мактаган саен тигәнәк буе сикерә дигәндәй, бер кергән тагы бер шигырь куеп чыгыйм инде.
салям якташлар!бигрэк глобаль проблемалар турында язасыз,тарих битлэрен уаыгандай булам.
Бэркэтэлэргэ куп сэлам
Миргалимовка авыл халкы 2%тан кубрэк тавыш бирде сайлауларда.Молодецлыгын белмэгэннэрме или онытканнармы?
Р.Г.Шыпырт кына әтми-нитми генә Ленагурда яшәүче якташларның иҗаты белән таныштырасың.Бу шигырьләр авторларының байтагы синең берләшмәгә йөри дип уйлыйм.
Тагын рәхмәт яудырам инде үзеңә,яхшылыкка нәрсә белән җавап бирергә соң?!
Үзеңнең иҗатың белән Казаннар бик кызыксына.Китаплары сатуда юк,каян алырга була дип сорыйлар.Мондый ажиотаж бик сирәк язучыларга гына тәти хәзерге заманда.
Миргалимов! Син Вагыйз әзи үземе,йә аның улымы (исеме онытылган шул)- әлегә Бәркәтәдән качмаган булса.Монда Керкәле кодаларыгызга бәйләнеп ята бер көнче күбәләк,шуны урынына утыртыгыз әле.Хафиз әзигә исәнлек телим,үз сүзен әйтә дә,эшли дә белә.Молодцовщина,короче!
Югалган авыллыр темасын дәвам итик алайса, дога булып ирешсен...
Су астында калды авылым
Туган авыл бер генә ул,
Бер генә җир йөзендә.
Газиз җирем, туган авылым
Калды елга төбендә.
Юкка гына анда кайтып,
Үткәннәрне эзләдем.
Агымсулар юып киткән
Бабамнарның эзләрен...
Дога көтеп яталардыр
Кабедәге әрвахлар,
Кабер ташына кагылып
Йөзәләрдер балыклар...
Туган ягыма кайтмыйча
Түзәлми шул йөрәгем.
Карап торам су өстендә
Пароходлар йөзгәнен...
Таралмый ла хәсрәтләрем
Ярга ятып елаудан.
Күтәрәлмас сагышларны
Төяп китәм яңадан....
Альбатрос! Синең авылың гына түгел, минеке дә шундый...Тик мин синең кебек яза гына белмим.
әллә ниләр язып моңаер идем, күңел тулы, ә телгә берни килми.
Балачакта калган авыл
Хәтерлимсез, бар иде бит
Безнең якта бер авыл.
Хәзер ана табып булмый,
Кычкырсаң да каравыл...
Җыйнак иде, тыйнак иде,
Йортлары да аз иде,
Мал көтүе ләкин зурдан,
Урам тулы каз иде...
Хәзер юк ул, җир йөзеннән
Сызып ташланган авыл...
Җилләр генә ыңгырашып
Эзли һаман: “Кайда ул?”
Хәтерлимсез... Иншар дигән
Авылны безнең якта?
Ул авылны гел үтәм мин
Кайтканда балачакка...
Кешеләр хәзер авылларда азайдылар шул.Авылларны туздыру нәтиҗәсе.
Кемнең җае бар-чыгып китте.
Ай уңган иде авылдашларыгыз,
бигрэк тэ кызлар! Армиягә китәсе егетләргә ефәк җепләр белән
кульяулык чигеш , аларны челтәрләп-каймалап чыгыш иде. Һәрбер кыз армиягә китәсе классташына шундый бүләк тапшырадырые.Истәлеккә…Ә ничек
итеп кышлар буе шул яулыкларны чигеп утырулары…Ул яулыклар күз явын алырдай бер өем булып торадырые. Кызлар классташларын шулай хөрмәтләгәннәр, солдат
хезмәтенә җиңеллек китерергә тырышканнар инде.
Уздыралар! халык кына эз.....
Бик кызыклы фараз.
Дөрескә ошаган.
Авылыгызда язгы сабантуйлар уздырыламы әле?
Рэхмэт!!!))) Кайчандыр чишмэлэр боркеп-боркеп чыкканнар.... Боркетэ дигэннэр)))тора бара Бэркэтэ дип яраклашкан ))
- << Первая
- < Артка
- 726
- 727
- 728
- 729
- 730
- 731
- 732
- 733
- 734
- 735
- 736
- 737
- 738
- 739
- 740
- 741
- 742
- 743
- 744
- 745
- 746
- 747
- 748
- 749
- 750
- 751
- 752
- 753
- 754
- 755
- 756
- 757
- 758
- 759
- 760
- 761
- 762
- 763
- 764
- 765
- 766
- 767
- 768
- 769
- 770
- 771
- 772
- 773
- 774
- 775
- 776
- 777
- 778
- 779
- 780
- 781
- 782
- 783
- 784
- 785
- 786
- 787
- 788
- 789
- 790
- 791
- 792
- 793
- 794
- 795
- 796
- 797
- 798
- 799
- 800
- 801
- 802
- 803
- 804
- 805
- 806
- 807
- 808
- 809
- 810
- 811
- 812
- 813
- 814
- 815
- 816
- 817
- 818
- 819
- 820
- 821
- 822
- 823
- 824
- 825
- Алга >
- Последняя >>