Чирмешән
Бәлки айлы төн булыр...
Синең татлы йокың бүлеп
Кемдер шакыр ишегең.
Сискәнепләр уянырсың
Ишетеп үз исемең...
Айлы төн булыр ул бәлки,
Бәлки алсу таң булыр.
Кемдер күңел тәрәзәңә
Бик сак кына кагылыр.
Килмә ишек катына син,
Сорама да "кем?" диеп.
Беркем түгел, минем Сөю
Йөрер шулай тилмереп.
Назлап кына ишек кагар,
Сак кына басып йөрер.
Төшеңә кереп булса да
Мине искә төшерер...
Бәлки айлы төн булыр ул,
Бәлки алсу таң булыр.
Җан авазым булып Сөю
Йөрәгеңә кагылыр...
Тыныч йокы сезгә,райондашларым!
барыгызга да темле тешлер!!!!!
иии аллага шекер,мин сайлаулар ечен де кайгырмадым,проверка да килми,бик бехетле икенмен мин.
Тәмләп йоклагыз, көч җыегыз. Иртәгә 100-нче биткә керәбез, иншаллаһ)))
Сипкел,йокладык!!!!!!!!!!
Сайлаулар үткәч, сөйләшүдән файда юк,сипкел, сайрашырга гына кала...
Ничәмә көннәр тулкым гына йоклаган юк.Эштән итән барып сигезенчедә кайтып егылыр...сың яңадан язу-сызу .Сезгә рәхәттер ул,кампитрда сөйләшү,безнең күрәсе дә килми аны.Ни өченме?..,иртәгәдән проверка килә ,шайтан алгырылары.Биргән акчаларын кире костыралармы инде.Уффф,ятам,арыдым.
сайлаулар узгач райондашларнын сейлешер сузлере бетте бугай,елле барыгыз да йокларга яттыгызмы?
Сабырлык турында тагын бер куплет.
Әткәй биргән миңа канын,
исемен-атын.
Хәзер телим синнән Ходам
Әнкәй сабырлыгын.
Сабыр төбе -диләр сары алтын.
Менә бит! Тагы бер талантлы якташыбыз табылды!!! Кайларда качып яттың син, моңлы сандугач?!
Што-то "С"ланып (Сары,Сагыш,Сандугач,Сабыр)кителгән дә инде,хәерле булсын.Ачуланмассыз дип уйлыйм.Тыныч йокылар сезгә!
Сандугач
Сайрый да сайрый сандугач,
Үзәкне өзә инде...
Сагынганнар сабыр була,
Сабырлар түзә инде.
Сандугач моңы сузыла
Сиңа илткән юл сыман.
Синсез чакта мин үзем дә
Сагышлы бер моң сыман.
Беләм,җаным,мин синең дә
Сагынган икәнеңне.
Сарыларга сабышсам да ,
Сабырлар итәм инде.
Саргаелды,сайралды да...
Сабырлар ителде гел.
Бәлки,безнең йөрәкләр дә
Сандугач шикелледер.
Мәңгелеккә аерса да.
Язмыш юл чатларында,
Сандугач булып кайтырмын
Сагынган чакларыңда...
килмәк,
Сабыр ит,дисең...
Сабыр ит, дисең,сбыр ит...
Сабырлар иттем инде.
Шул сабырлар итә-итә,
Шул көнгә җиттем инде.
Көттем дә сабыр иттем шул,
Сарылды сагыш җанга.
Сабырлар итеп чыдадым,
Сарыга сабышсам да.
Сабырлык-сары алтын,дип
Әйтүләр ялгыш икән.
Сабырлыкларның төбендә
Тик сары сагыш икән.
Сынды сабыр канатларым,
Сабырлар итәсем юк,
Булса-бүген,булмаса- юк,
Бер минут көтәсем юк.
Сабырлар итәсем юк...
- << Первая
- < Артка
- 724
- 725
- 726
- 727
- 728
- 729
- 730
- 731
- 732
- 733
- 734
- 735
- 736
- 737
- 738
- 739
- 740
- 741
- 742
- 743
- 744
- 745
- 746
- 747
- 748
- 749
- 750
- 751
- 752
- 753
- 754
- 755
- 756
- 757
- 758
- 759
- 760
- 761
- 762
- 763
- 764
- 765
- 766
- 767
- 768
- 769
- 770
- 771
- 772
- 773
- 774
- 775
- 776
- 777
- 778
- 779
- 780
- 781
- 782
- 783
- 784
- 785
- 786
- 787
- 788
- 789
- 790
- 791
- 792
- 793
- 794
- 795
- 796
- 797
- 798
- 799
- 800
- 801
- 802
- 803
- 804
- 805
- 806
- 807
- 808
- 809
- 810
- 811
- 812
- 813
- 814
- 815
- 816
- 817
- 818
- 819
- 820
- 821
- 822
- 823
- Алга >
- Последняя >>