поиск новостей
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Айгөл Шәвәлиева - pr-белгеч
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 

Чирмешән

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№13821 / 26.11.2010 11:13:22

Имән вә Балык! Борынгы заман тарихлары - сез икегез бер адәм тегелме соң? Стилегез охшаган.
Рахмәт,бик яхшы язылган.Бәркәтә тавына менеп,өстән барысын да күргән кебек булдым.Шулай да, их,менәсе иде бер Бәркәтә тавына!Аякларны асылындырып утырып,аста ни булганын күрәсе иде.Аннан Шушма елгасы,Кара Чишмә,Елховой,Кәминкә,Кармалкалар да күренәдер әле.
Лашман тирәсендә Тансык чишмәсе бар диләр.Салкын тәмне сулы.Аны кемнәр белә,языгыз әле,иренмәсәгез.

№13814 / 26.11.2010 04:40:48

Исэнмесез!!!Чирмешэн сонгы 6 елда просто танымаслык булып узгэрде. Сез, якташлар, узегез дэ куреп торасыз. Купме генэ хурласагыз да, ул сезнен туган жирегез!!! без бит хэзер чуть ни шэхэрдэ яшибез!!!!

№13783 / 25.11.2010 18:08:09

Язып торма ,кирәкми,үзебез дә беләбез:
Гәрчә анда тормасам да,мин бераз торган идем,
Җирне аз-маз тырмалап,чәчкән идем,урган идем.....

№13778 / 25.11.2010 16:54:01

Имән, безнең тауны шундый матур итеп искә алуыңа рәхмәт. Чыннан да бик матур, бик мәһабәт ул безнең Биектау. Хаксызга онытылган, тиешенчә бәяләнмәгән шагыйрь авылдашыбыз, Тукай чордашы (дуслар да булганнар дип беләм), Хәбиб Исхакыйның Биектауга багышланган бик матур шигыре бар. "Биектауга карап" дип атала.
Әй, Биектау, кыйблага каршы юнәлгәнсең һаман,
Маңгаеңнан нур таралган һәр тарафка, һәр заман.
Өстеңе кыйлмыш Хода мәстүр синең урман белән,
Һәм кояш нурын сибә һәр көн яңа бер җан белән.
Әйләнәң төрле җимеш, төрле чәчәкләр: ал да гөл,
Билгеле, малга азык, зиннәткә син мохтаҗ түгел.
Һәммә дәүләт бар диләр синдә, гаҗәиб нинди эш;
Мал, имеш, тулган: ачык гәүһәр, якут, алтын, көмеш.
Моң белән сайрый сиңа һәр бу тараф кош-кортлары,
Тик синең күңлең өчен җырлый авыл никрутлары.
Яныңдан шулкадәр акрын агып, Шушма сувы
Аерыласы килмәенчә ихтыярсыздан шувый.
Менә, баш өлешен генә күчереп яздым әле. Озын ул. Тулысынча укыйсыгыз килсә, сорагыз, язып бетерермен.

№13774 / 25.11.2010 15:34:40

Нәрсәдә булса язарга сорагансыз,язып карыйм инде.Бәркәтә тавын искә алгансыз,шуның белән бәйле яшлек хәтирәләре искә төшә.Әни Бәркәтәнеке булгач,бала чакта анда күп тапкырлар барырга туры килә иде.Беренче ул тауны күргәч,дөньяда аннанда зур тау юктыр кебек.Тәссире шундый көчле,гел шуның башына менеп карыйсы килә,ләкин бала бит,үземә генә менергә шикләндерә,ә зурларның вакыты юк.Шулайда, бер көн иртүк бөтен батырлыгымны җыеп шул якка юл тоттым.Авыл буйлап атлыйм,авыл гөрь киллә.Халык каядыр ашыга,атлы арбалар шалдыр-шолдыр,машиналар тыз-быз,малай ду киләләр.Минем аларда эшем юк,миңа тау башына менеп карарга кирәк.Безнең авыл күренмиме аннан?Әллә берәр шәһәр күренмәсме?Анда әллә нәрсәләрдә бардыр,бигерәк биек бит, малай!Менә шундый татлы уйларга чумып,күпер төбенә килеп җиткәнемне белмидә калганмын.Күпер төбеннән тау тагында сихерлерәк күрендә.Хәзер күпернегенә чыгамда,күпме хыялланган тауга менәм!Менерсең,тот!Күпернең теге ягыннан миннән зуррак ике малай килеп чыкмасынмы.Ач бет кебек бәйләнделәр.Көтыла торган түгел.Яхшы гына сугышып,пычыранып,күлмәк сәдәфләрен өздереп арып-талып өйгә кайтып кердем.Шуның белән бөтен тау хыяллары анда,еракта калды.Күп еллар үтте,нинди илләрдә генә нинди гена таулар күрелмәде,Урал,Кавказ тауларын әйткәндә юк инде,әмма Бәркәтәнең бала чактагы "бөек" тавы гел күңелне кытыклап торды.Менә өченче ел,җәйге ялга кайткач,ул тауга менү бәхетенә ирештем.Казаннан дуслар кайткан,районны күрсәтергә сорыйлар.Квадрацклар белән бөтен районны әйләндек.Ә инде,Бәркәтә тавына менү,миңа гына түгел,дусларымада бик охшады.Балачак хыялымны аларгада сөйләдем,бик көлделәр.Иштирәк чишмәсенең шифалы суларыннан авыз иттек.Кызганыч,гөрләп торган авылдан,тыныч кына пенсионерлар авылына әйләнеп бара.Бәркәтә авылына,халкына озын гөмер,бәхет телим!

№13747 / 24.11.2010 22:51:38

Бөтен Чирмешән районы футбол сөючеләрне бүгенге Рубинның җиңүе белән котлыйсым килә.Уррааа Рубин!!!

№13732 / 24.11.2010 18:14:17

Башка районнарда кызык нэрсэлэр язышмыйлар икэн... Безнен Актанышта тетмэсе тетелмэгэн бер пред та калмады инде. Неужели шулай гулящий алар барысы да?!

№13731 / 24.11.2010 18:01:47

Бүген Хәмзәнең иптәшен очратып сүләшеп тордык.Авариядән соң Норлат булнисендә ята ди,башы бәрелгән,сынган-киселгән җирләре юк ди.Каршы як машина буталып китеп боларга килеп бәрдереп ярдан эттереп төшергән(Норлат Богдашкино сы авылы янындагы бормалышта).Шоферының аягы биртелгән ди.Әле ятар диде.

№13728 / 24.11.2010 16:35:51

Сәлам Шайтан таягы, без дә бу атнада Урманастына кайтып килдек әле. Корбаннары бар иде. Аш үткәреп килдек. Кичен клубка бардык. "Осенний бал була" дигәч, "яшҗ чакларны искә төшереп, бер чыгып керик әле" дидек. 20 елга я к ы н клубта булган юк иде. Кызык булды. Уеннарда катнашып алдык.

№13725 / 24.11.2010 15:48:00

Чужой,бернинди яңалык та юкмы дисең.Мин бу кайтуда "Безнең Чирмешән" газетыннан да әллә ни яңалык тапмадым әле.Бер информациядән генә бот чабып көлдем.Тексты болайрак:"Кара Чишмә авылы музее директоры Ф.Шәфиков укучылар белән Бәркәтә тавын карап кайттылар.Экскурсия вакытында фоторәсемгә төшәргә,ашап-эчеп алырга,төрле уеннар да уйнарга өлгерделәр" сымаграк иде ул.Моны укыгач,миндә Бәркәтә тавы тарихы белән кызыксыну туды.Ул Урал тауларының башлангычы булып тора кебек.Әле гражданнар сугышы белән бәйле фактлар да бардыр.Нигә шулар турында язылмады икән,дип уйландым.Газетада К.Гамированың Кармыштан сукыр әби турында гыйбрәтле мәкаләсе дә бар иде.Газета булгач,кешеләрне кызыксындырырлык шундый язмалар күбрәк булсын иде ул.
Ә сез,ничек уйлыйсыз?

№13724 / 24.11.2010 15:45:51

Элмэле преды Хэмзэнен хэле ничек икэн?Авариягэ очраган иде бит.Ходай ярдэменнэн ташламасын иде,бэлэга юлыкканнарны.

№13722 / 24.11.2010 15:16:06

Якташлар, что-то сез пассивландыгыз эле, Актынышлар узып китэ бит безне. Нэрсэ, бернинди дэ яналык юкмы эллэ узебездэ?

№13679 / 23.11.2010 17:14:28

Хэерле кичлэр барагызга да

№13667 / 23.11.2010 11:37:33

Саумысез,якташлар! Туган якларга кайтып,Корбан ашларыннан авыз итеп,дога-вәгазьләр тыңлап килдем әле.Җомга көнне төне буе кар явып,авылны ямьгә күмде.Авылда быел Корбан чалучылар күп булды,әҗере язсын!
Зелпе,Нурлатка да бардык бер кич кунарга,Гондурас ягына барырга гына вакыт җитмәде.Хәзер Яңа елны,Кыш бабайны сагынып көтәбез инде,тагын авылга кайтырбыз,Алла бирсә.

№13627 / 22.11.2010 17:05:32

беренче кар белэн якташлар ,көн салкын булмаганга куңелле
җду ответага языгыз инде мэрткэ китеп барасыз

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»