Чирмешән
Исәнмесез якташларым. Менә бездә дә ут бирделәр. Нинди шатлык! Туңып үләм дип торам. Отоплениене насос белән эшли торган итеп көйләгән идек. Хәзер генератор алырга туры килде. Ә бит әйткән иде картым: сыналган методны кулланыйк, бабайлар методын- тимер трубадан наклон белән сузыйк -дип. Юк, тыңламадым. Без хатын-кызларга матурлык кирәк бит, чиста, аккуратно булсын. Халык сезгә киңәшем: матурлыгына кызыгып полипропилен трубалардан отопление уздырмагыз!!!!!
Монда мин булмаганда язган битләрне укып шок булды. Нишләп беттегез сез??!!! Уф, әле дә ярый ут булмады.
Әкәмәт кызык хәлләр!!!Күз алдына шәрә куяннар белән шәрә абзый килеп басты. Ярый әле куркудан йөрәге ярылмаган.
Җен бар икән
Көзге урак өстендә була бу хәл.Әхтәм абыйның куяннары бар.Хәҗәр апа,инде коела башлагач,куяннарның йоннарын ала.Көн кичкә авышып бераз суыткач,озын колакларны өшемәсеннәр дип,мунчага кертеп җибәрә.Бу турыда иренә генә әйтергә оныта.
Гадәт буенча,Әхтәм абый кырдан кайта да,коенып чыгыйм әле дип,мунчага китә.Сукыр лампа заманасы,ул,ут та кабызып тормастан ,ләүкәгә менеп утыра да,юына башлый.Шул вакыт ләүкә астына кереп поскан куяннар,өсләренә су аккач,йөгеренергә тотыналар.Әхтәм абый бу хәлне аңышмыйча:"Пәрәч,монда чыннан да җен бар икән"-дип өйгә йөгереп керә.Хатыны хәлне аңлатып,йөз граммны салып биргәч кенә Әхтәм абый тынычлангандай була.
Хәҗәр апа икенче көнне күршеләренә бу хәлне сөйләп:
-Ярый әле йөз грамм булды,алайса баш беткән иде,-ди.
"Ауф-фидерзейн"
Сугыштан күкрәгенә медальләр тагып,инвалмд булып кайткан Нәсип абыйны партоешма секретаре итеп сайлап куялар.Өч еллап бу вазифаны әйбәт кенә башкарып барганда, районда райком секретаре алмашына.Бервакыт яңа җитәкче белән ниндидер низаг чыккач,Нәсип абый эшеннән азат итүләрен сорап гариза яза.Райком секретаре ачуланып,үз чиратында:
-Партбилетыңны өстәлгә куй,аннан китәрсең,-ди.
Ул заманда иң "зур документ" партбилет була.
Нәсип абый борчылмаган кыяфәттә:
-Бик теләп куяр идем дә,мин партиядә түгел шул.Эшкә урнашканда партбилетны сорамадылар."Ауф-фидерзейн",-ди дә,кабинеттан чыгып та китә
Фәнис Нуретдинов("Безнең Чирмешән" гәҗитеннән)
ШОМЫРТ!жанкисэгем мин хэрвакыт дорес сойлим синен бн талашырга жыенмыйм да кирэкми дэ,миннэн куркырга кирэкми мин кеше куркытып йормим,мин шул сина каршы жавап язарга суз калдырмыйм да,дореслек кузенне тишкэч узен туктыйсын син!минем бн корэшергэ кирэкми!Чирмешэн районында нэрсэ
эшлэнэ мин барыннан да хэбэрдар!артык горур,бик требовательный,уз сузле кеше булсам да минем дэ жаным бар!мин дуслыка тыныч тормышка хэрвакыт за!
Юлдаш, Мин эбине ишетеп белэм,э малайларын лично узем белэ идем,Фазыйл абый белэн эштэ бергэ эглэдек
Сезнең белән килешмим,Ирек. Ирләрен сугышта югалтып та, игътибардан читтә калган тол әбиләр күп. Бу әбинең чынлап та беркеме юктыр, югыйсә күптән фатир алыр иде. Оныклары шул гомер йоклап ятмас.
Авылдашлар, Кунеленэ авыр алма,языйм эле. Минем уйлавымча(ялгышсам гафу)Сезнен эбигэ ниндидер катнашыгыз бар.Эбинен эз дигэндэ 5-6 оныгы бар,бу документлар белэн алар йорергэ тиеш,э алар (может Сездэдер)кемдер оформить иткэнне котеп соныннан булешергэ исэплилэр булып чыга. Эбигэ кирэкмэгэч ул нигэ Сина кирэк,анлат пожалуйста,или кайдадыр язып ятканчы шул документлар белэн йоре,вакытын изгелеккэ китэр,жалоба язуга тугел
Кешелек тарихына күз салсаң, гомер бакый шулай булган. Халыкның 10%-ы байлыкта, муллыкта йөзеп, типтереп яшәгән, калганнар алар өчен бил бөккән, хәерчелектә интеккән. Әйтегез, кайсы заманда булган соң ул ГАДЕЛЛЕК?!
Авылдашка!Бигерәктә гади(наивный)дә инде син.Бренчедән ул әбинең фамилиясе Шафикова,икенчедән җиңүнең 65 еллыгы,күренә ашыгып һәм дулкынланып язгансың,өченчедән аңа дигән фатирда берәр начальникның баласы яки туганы КАЗАНДА тора,яә акчасын алып бүлгәннәр.Ә нигә ул Кадырга кирәк баш ваткыч?Аңа нәрсә язарга,нәрсә язмаска әллә кайчан әйтелгән.Борчымагыз сез аны.
Бу язмамнны махсус "Безнең Чирмешән" газетасының баш мөхариренә атап язам.Хөрмәтле Кадир Шакир улы!Миңа күптән түгел районыбызның Әмир авылында,Шакирова Миннури әбидә булырга туры килде(нәрсә эшләп йөрдем,ул икенче мәсәлә).Әбигә туксан яшьләр тирәсе,үзе генә гөмер кичерә,бу дөньяда бер бер артлы өч малаен җирләган.Гөмер буе,таңнан таңга колхозда эшләгән.Ире Шакир шулай ук күптәннән җир иясе.Шакир бабай сугыш ветераны,Кызыл йолдыз ордены,күп медальләр белән бүләкләнгән булган.Орденнары тагын булганда,әби аның исемнәрен хәтерләми.Бөтен илне селкетеп,җиңүнең алтмыш еллыгын бәйрәм иттек.Һәр ветеранны фатыр белән тәпмин иттек,зур-зур бүләкләр өләшелде.Мннури әбидә рәхмәтләр укый"Бик зурладылар ничә открытка килде,кызык булды"ди.Әбинең нинди өйдә торганын күрергә кирәк.Өйгә алтмыш елдан артык,өй чыннанда тузган,идәнгә басарлык түгел салкын.Әбинең иң кайгырганы "Мин үлгәнче өем генә ишелмәсен"ди ул.Нигә соң Әби ветраннар списогына басмаган,диярсез.Ул өйдән чыгып бик сирәк йөри,"Башым әйләнеп егылам"ди.Ваенкаматка алып барганнар иде"На вашего мужа данных нет"дип әйттеләр дип көрсенә.Юк,әби зарланмый,намазын укыйда дөньясы түгәрәкләнеп китә.Ул бөтенесе белән канәгъать,безгә генә битараф булырга ярамый.Кем аның документлары артыннан йөрер,Глава сельского посельения Рифкать Габас улымы?Кем әбигә ярдәм итәр өйен яңартырга?Менә Миннури әби турыда сезнең газетта статья көтеп калабыз.Юк икән,өскәрәк язарбыз,аннан тагын өскәрәк,әбигә яңа өй булганчы!
ЯШЬ ЧАКТА БЕР АЗНАКАЙ КЫЗЫН ҮЗЕБЕЗГӘ КУНАККА АЛЫП КАЙТКАН ИДЕМ. СЕЗДӘ КОЯШ ДӨРЕС ЧЫКМЫЙ. БУ ЯКТАН ТҮГЕЛ, ТЕГЕ ЯКТАН ЧЫГАРГА ТИЕШ, БЕЗНЕҢ АВЫЛДА ШУЛАЙ ДИП, ИКЕ КӨН БУЕ БАШ КАТЫРДЫ...
ТӘК ШТУ, ЯКТАШЛАР БЕЛЕП ТОРЫГЫЗ, ЧИРМЕШӘННЕҢ КОЯШЫ САФСИМ ДА ДӨРЕС ТҮГЕЛ ;)))
елан, ачуланма, син дускай бик ялгышасын. Мин кешене гаеплэп гайбэт таратканым юк, булмыячак та. Берэр фикер эйтергэ телэсэм уз псевдоним белэн язам, синен ишелэрдэн куркып торасым юк. бу минем сина сонгы язмам, алда берэр "пакость" язсан да ул жавапсыз калыр.
Бүген бездә концерт булды. Молодцы кызлар, булдырдыгыз! Ә минем классташларым ВООБЩЕ МОЛОДЕЦЛАР!
Тынычланып калдыгызмы,инде тыныч йокылар,тәмле төшләр!!!
Шул көннәрдә безнең авылда да ике бала туарга тиеш, һәр көнне шатлыклы хәбәр көтәбез
- << Первая
- < Артка
- 684
- 685
- 686
- 687
- 688
- 689
- 690
- 691
- 692
- 693
- 694
- 695
- 696
- 697
- 698
- 699
- 700
- 701
- 702
- 703
- 704
- 705
- 706
- 707
- 708
- 709
- 710
- 711
- 712
- 713
- 714
- 715
- 716
- 717
- 718
- 719
- 720
- 721
- 722
- 723
- 724
- 725
- 726
- 727
- 728
- 729
- 730
- 731
- 732
- 733
- 734
- 735
- 736
- 737
- 738
- 739
- 740
- 741
- 742
- 743
- 744
- 745
- 746
- 747
- 748
- 749
- 750
- 751
- 752
- 753
- 754
- 755
- 756
- 757
- 758
- 759
- 760
- 761
- 762
- 763
- 764
- 765
- 766
- 767
- 768
- 769
- 770
- 771
- 772
- 773
- 774
- 775
- 776
- 777
- 778
- 779
- 780
- 781
- 782
- 783
- Алга >
- Последняя >>