Чирмешән
Зелпенең язмалары ихластан, күренеп тора-нечкә күңелле кеше! Зелпе, югалма, язмаларыңны
рәхәтләнеп укыйбыз!
келеп улэм инде,янэсе Зелпе узенекен яза,ул кешенекен кучереп язып утыра,нинди хислэр турында сулэшэсез? кеше ижаты белэн уйнама Зелпе судка тартырмасыннар узенне.Андый очраклар эз тугел бит,хэзер кеше жырын сэхнэгэ чыгып жырлаган очендэ судка бирэлэр,кузлэренне ач эз генэ!лично минем бу хикэяне укыганым бар!хет астына шунын ижаты диеп куй,мина дисэ барыбер телэсэн нишлэ,просто матур тугел!мин сине котыртырга телэмим,кисэтэм генэ.
Беләсегез килсә,Зелпе үз тормышыннан алынган чынбарлыкны язган.Мин аны,гел күрешеп тормасак та, 20 еллар чамасы беләм.Чын йөрәктән чыккан нәрсә башкаларга да барып ирешә ул.
Зелпе,бер дә күңелеңне төшермә! Һәркем ҮЗ БАШЫНЫҢ ФИКЕРЛИ АЛУ СӘЛӘТЕ БЕЛӘН БӘЯЛИ бит.Нужа күрмәгән кеше ул хәлләрне аңлый алмый инде ул,әмма Ходай яраткан кешемә күбрәген бирермен,аны кабат-кабат сынармын дигән,анысын да онытма!Сабырлык,түземлек артыннан Зелпеләр урамына да КОЯШ ЧЫГАР ӘЛЕ бер...
Зелпе,сонгы вакытта аралашып булмады әле.Алдан үзем, аннан коллегаң чирләп алдык.Ф.ның мәктәптәге бер сабакташ якын дус кызы вафат булган,шуңа да бик переживать итте.Бу язганнарыңны югалтма,җыеп бар! Теге каен турында да укыган идем.Ярый,исәнлектә!
Зелпе, язмаңны нәсер дип атау да дөрес булыр кебек.
Булса булыр, өстәп язмассыңмы-нинди бәхетле ир ул?
Ник шулхәтле якын ул сиңа? Аның нинди кешелек
сыйфатлары сине бу тормышта илһамландыра, ни өчен
ул сиңа иң кирәкле кеше? Шәхси тормышыңа кереп китү
дип кабул итмә, матур татар телең белән ипле генә
аңлатсаңчы иде – хатын кыз төннәр буе саклап чыгарлык
ир – ул нинди була?
юри котыртып язалар монда. сайттан сонгы могиканнын эзен суыту очен.
бирешмэ, Зелпе.
язучы шунын очен язучы инде ул, менлэгэннэрнен ни кичергэнен сурэтлэп бирэ ала. кемдер кайчандыр бэлки язгандыр да, лэкин Зелпе аны уз кунеленнэн уткэреп кабатлаган. Кайсы ана уянып баласынын сулышын тынламаган икэн?Х. Сарьян язганча. Ана кадэр Ч. Айтматов язганча. Ана кадэр Л. Толстой язганча. Кайсысы кайсысыннан кучерде икэн? Э монда ботенлэй башка. димэк, Зелпе очен бу хис ор-яна. Хэм куплэр очен.Аны анлар очен сез хэленэ тошенеп карагыз. Ходай язмасын диярсез.
Бирешмэ, Зелпе! Бик матур язасын, укыйсы килеп тора!
Чынлап та, кеше әсәрләрен үзеңнеке сыман итеп язып утыру килешеп бетми инде ул. Үз фикерләреңне яз син.
зэйнэп, хэркем доньяны узенчэ ача! Бэйлэнмэ Зелпегэ!
Без аны яратабыз!
Язудан туктама, Зелпе!
Сине укыгач жан тынычланып китэ.
Кончелэр сузенэ карама!
Зелпе, узенне яхшыга курсэтеп кеше язган эсэрлэрне пичэтлэп утырма сэнэ,минем инде аны укыганым бар!!!районннын яшэе турында сойлэшик бераз,оятын бар икэн!!!???
исэнмесез якташлар.барыгызгада зур сэлам
Зелпе, чыннан да бэхет-ул, сэламэтлек,туганнарыннын янэшэдэ, исэн-сау булуы,эти-эниеннен гомерле, тигез булуы хэм шулай ук яраткан кешеннен сулышын тою...!!!
Лэкин без монын бэхет икэнен яши-яши,куп югалтулар аша узгач кына анлыйбыз бугай!!! Якташларым,сез шундый бэхет төшенчэсенэ ия икэнсез, кадерлэрен белегез, саклагыз, яратыгыз!!!Сез жирдэге ин БЭХЕТЛЕ кеше, димэк!!!
Зелпе,
Исән чакта бер-береңнең кадерен белеп яшәргә кирәк шул... Соңга калып аңлыйсың, кызганыч!
Нәрсә соң ул БӘХЕТ?
Бу сорауга төрле кеше төрлечә җавап бирер.
20ел бергә гомер иткән ирем авырып китте. Казан больницасына салырга туры килде. Шунда мине зав.отделением чакыртып алды. “Ирең тиздән үлә, операция ясатып торуның файдасы юк. Ясатмасаң бер ай, ясатсаң 5-6 ай. Шуннан озак тормас. Ясатып торасыңмы, ю к м ы? Опреациядән соң парализовать итә, карыйсың киләме, аны карарга кешең бармы?” диде. Башыма күсәк белән суккан кебек булды. Нинди ялган, нәрсә сөйли бу ахмак? Кем белән бутый ул аны? Ничек шундый хата ясарга була? – башымнан йөз төрле уй йөгереп үтте. Өстәлгә йодрыклап сугасым килә.
- Сез нәрсә сөйлисез? Ничек инде, ул бит йөреп тора? Сирәк кенә приступлар булмаганда аны авыру дип тә булмый-дип сикереп торам. Тизрәк ч ы г ы п китәсем килә. Ишек...
Ләкин ишекнең теге ягында мине көтеп ирем басып тора. Хәлем китеп утыргычка утырдым. Нәрсә бу? Еларга ярамый, түз! –дим үземә үзем. Тынычланыгыз, күпме кирәк шуның кадәр утырыгыз-ди врач. Ч ы к к а ч ни дияргә. Башыма бернинди дә фикер килми. Ч ы к т ым.
- Нәрсә булды, нәрсә ди врач- ди ирем. Йомшак итеп д ә ш с ә м, мин елап җибәрәм.Мин атакага күчтем. -Нәрсә дисен, операциясез булмый дип әйтә. Башыма беренче килгән сүзем. -Яхшы бит инде-ди ул. -Ә мин опреациясез генә терелтеп булмасмы икән дип уйлаган идем. Дарулар белән генә...
Операция көнен билгеләп, мин кайтып киттем. Юл буе еладым. Нишләргә? Ничек коткарырга?
Икенче көнне туганнар белән сөйләшеп без аны Казан больницасыннан алдык. Юлыбызда яхшы кешеләр очрап, туганнар булышып без аңа Мәскәү больницасында операция ясата алдык. Бик әйбәт врачлар туры килде. Аллага шөкер шул көннәрдән со ң 2 ел ярым вакыт үтеп китте. Күз тимәсен. Өйгә кайткач, ярты елга кадәр бик ку р к ы п яшәдем, ашым аш, эшем эш булмады. Ул көндезен йокыга китсә дә, төнлә уянып та мин аның , тып-тын калып, сулышын тыңлыйм. Аллага шөкер, сулый!-дим. Бүген нәрсә ул бәхет дип сорасалар, мин һичшиксез ,
БӘХЕТ УЛ - ЯКЫН КЕШЕҢНЕҢ СУЛЫШЫН ТОЕП ЯШӘҮ! – дияр идем.
Чирмешэн, дааааа дорес сойлисен брат
Чирмешэннэр!Кикриклэрегез шинде мени,яна глава килгэч.А то хэр сайт саен,кукрэк киреп,флаг кадап йори идегез.
- << Первая
- < Артка
- 628
- 629
- 630
- 631
- 632
- 633
- 634
- 635
- 636
- 637
- 638
- 639
- 640
- 641
- 642
- 643
- 644
- 645
- 646
- 647
- 648
- 649
- 650
- 651
- 652
- 653
- 654
- 655
- 656
- 657
- 658
- 659
- 660
- 661
- 662
- 663
- 664
- 665
- 666
- 667
- 668
- 669
- 670
- 671
- 672
- 673
- 674
- 675
- 676
- 677
- 678
- 679
- 680
- 681
- 682
- 683
- 684
- 685
- 686
- 687
- 688
- 689
- 690
- 691
- 692
- 693
- 694
- 695
- 696
- 697
- 698
- 699
- 700
- 701
- 702
- 703
- 704
- 705
- 706
- 707
- 708
- 709
- 710
- 711
- 712
- 713
- 714
- 715
- 716
- 717
- 718
- 719
- 720
- 721
- 722
- 723
- 724
- 725
- 726
- 727
- Алга >
- Последняя >>