Сарман
..и-и-и Асыл кош, әллә үзең үк язгансыңмы дип торам, бер-ике куплетын үзем яздым дисәң дә... ышана идем
..личный фикерем:озын шигырь яратмыйм: ашның тәмле-тәмсез икәнен белү өчен кәстрүле белән ашап бетерү мәҗбүри түгел,ике калак та җитә
Менэ тагын бер (Тукай сайтыннан)авторын белмим безгайбэ
ЙӨРӘК АВАЗЫ
Шигеремнең һәрбер юлларында
Кычкырам мин бөтен галәмгә.
Ишетүчеләр, ләкин, юк нигәдер,
Күчмиме әллә уем каләмгә?
Язган чакта яңа шигерьләрне
Мин ялварам һәмдә үтенәм.
Менә, берәү ишетте ахры дисәм
Кабат,кабат тагын үкенәм.
Йөрәккәем сыкрый,ыңгыраша
Беркем ишетми шул тавышын.
Өзгәләнеп телгәләнә бәгерем
Аңлаучы юк аның сагышын.
Катлы,катлы ишеттерәсем килә
Йөрәк түреннән чыккан авазны.
Үксеп,үксеп елыйсыларым килә
Ишетүче юк моңлы ул САЗны!
Җир йөзендә кеше күп булсада
Мине аңлаучылар бик сирәк.
Синсез яши алмыйм кадерлем дип
Яратучы берәү генә кирәк!
Нигә шулай икән бу дөньяда?
Кеше,кешене никтер аңламый.
Берсе дәшсә,икенчесе ишетми
Изге хисләрне ник санламый.
Исәннәрнең кадерен белегез,дип
Бердә юкка гына әйтмиләр.
Югалткачтын үкенү соң буласын
Белсәләрдә киресен эшлиләр.
Бер-берләрен аңласыннар диеп
Аллам биргән гакыл кешегә.
Мин ялварам,аңлагыз дип үтенәм
Кеше исеме йөрткән Кешегә!!!
УСАЛГА бер депутатны курсэттелэр, ике егетне кыйнаганын хэм судан коры чыгарга ничек осталыгын
каракаш,юньләп кара күзене җон басканмыни ничек матур безнен Сарман атлары
Усал "синең ник астында куелган шигырьләрне күргәч "Автора! Автора!" дип кычкырасым килде?!"анламадым ни әйтергә келәгәненне.
Мин авторын карап тормыйм просто мин шигырь укырга яратам кунелемэ хуш килгэнен монда куйдым.
асыл кошка:
1)карарлык тема идемени "Пусть сүләсеннәр"дә?
2)синең ник астында куелган шигырьләрне күргәч "Автора! Автора!" дип кычкырасым килде?!
вау, Сарманнан сабан туе гына калган мыни? Тик мондый үшән атлар бөтен авыл да да бар..
АДМИН!!!
усал, 1 нче каналда Пусть сулэсеннэрне карадынмы?
тути кош,анламадым мэгънэсен
асыл кошка җавап: с а й л а у турында матур җөмләләр язмакчы идем монда - шул ярамады ахры вак иләк үткәрми башлады
"Безнең авыл тегермәне ак оннар тартамикән..." дип шыңшып утырам
сез язганнарны укып
Асыл кошка
Чыктым аркылы купер,
Салмаганнар шул басма
Шигыр минда язар идем
Арттан писук коелмаса
Админ ! Ник теге сурэтне алып ташладын???????????
http://images.yandex.ru/yandsearch?noreask=1&lr=43&ed=1&text=сармановский район&p=23&img_url=http://www.sarmanda
ЙӨРӘК ТУГЕЛ,АКЫЛ ЯРАТА!
Күпме китаплардан укысамда,
Очратмадым мондый Мәхәббәт!
Яшьләргәдә үрнәк булырлык ул,
Чисталыктан торган ул Ләззәт!
Балачакта була бер Мәхәббәт,
Укытучыңа гашыйк буласың.
Нинди матур,көчле кеше дисең
Сокланасың һәм яратасың.
Унбишь яшьләр тулып җиткәч,
Балачагың инде үтеп киткәч.
Кара чәчле,зәңгәр күзле егет
Аны күреп гашыйк буласың.
Әгәр тутырып инде бер караса,
Ояласың һәм кызарасың.
Биергәдә әле килеп яшсә
Кыюсыз гына кулың сузасың.
Ул чакларда күп мендәрләр
Яшьлекнең яшенә чыланды.
Төннәр буе йокы йокламыйча
Күпме матур уйлар уйланды.
Унтугыз яшь тулгач мин үземә ,
Гашыйк булмам диеп сүз бирдем.
Күп егетләр мине яраттылар,
Кагылмыйча яратырга рөхсәт иттем!
Онытылмый беренче,саф мәхәббәт,
Ә соңгысы тагында көчлерәк.!
Тышкы матурлыкка кызыкмыйча
Күңел матурлыгын күрергә кирәк!
Бу мәхәббәт,бөтенләй үзгә икән
Инде йөрәк түгел,акыл ярата.
Әз калсада алда барыр юллар
Өметләр һәм ышаныч юата!
Яшәү дәрте тагында арта бара
Һәрбер көнне сагынып көтәсең.
Алла биргән һәрбер мизгелнеңдә,
Кадерләрен күберәк беләсең!
Әй Раббем рәхмәт сиңа,дисең
Шундый бәхеткә ирешкән өчен.
Яратучың һәм аңлаучың булса
Һич жәлләми үзенең көчен!
Шатланасың,куанасың инде
Назлы,җылы сүзләр ишетсәң.
Елмаеп һәм нурлар сирпеп,
Килеп керер кебек ишектән.
Атлаулары,җылы карашлары,
Бигрәк дога укулары кадерле.
Чын күңелдән мине яратучым.
Бигрәкләрдә йомшак бәгерле!
Аңламаган кеше, аңлый алмас
Нинди көчкә ия бу СӨЮ!
Нинди бәхет,нинди шатлык икән
Мин бит сине ЯРАТАМ дию.
Күпме генә калсада барыр юлым,
Канатланып, АЛГА мин очам.
Изгелекләр кылган ул кешене
Күңелем белән назлап,мин кочам!
ӨМЕТ ӘЛЕ ӨЗЕЛМӘГӘН
Үтеп китте балачакта
Яшьлегебез калды артта.
Инде калган гомерләрдә
Үтмәсен иде сагышта.
Аткан таңнар кире атмасада
Алда тагын таңнар бар.
Үткән гомер,үткән инде,
Алда Алла теләсә бәхет бар!
Яшьлегебез кире кайтмасада
Торналар бит кире кайталар.
Сөю учагы бәлки әле кабыныр
Кайгырмагыз инде дип юаталар.
ХЫЯЛ
Күпме айлар янып-көеп йөрдем
Күбәләктәй очтым мин һәркөн.
Яңабаштан ярату кичердем
Йолдызларны санадым һәртөн.
Анда Өмет иде Хыял,Хыял!!!
Акылым әйтә булды әзерәк тыел.
Ә йөрәкне тыңлатып буламы?
Күпме яшькә яшәрде ул быел.
Белеп тордым, барда алсу томан.
Яраттырасы килә бит әле һаман.
Аңласамда хыялымның буш икәнен
Аңламаган булып кыйландым мин һаман.
Ике йөрәк тигез тибеп яратмагач
Бигерәк авыр була сөйгән йөрәккә.
Насыйп булмагандыр инде күрәмсең
Бергә .бергә булулары бигрәктә!!!