Актаныш
Узлэре белеп эшлэргэ тиеш хэм прямая обязанностьлары булгач, нигэ монда язасыз сон? Абсурд!
Ха-ха-ха!
Ул карларны боларны чистарту Хэм чистарту аларнын прямая обязанностьлары бит. Тагын нинди утенч язарга аларга? Узлэре белеп эшли белмилэр мени?
Алар бу гайбэт сайтында утырмыйлар, утенечегезне хат формасында гомуми булеккэ китерегез. Булек житэкчесе регистрациягэ алып, узе аларга кертэ. Хатыгызны 2 экземплярда языгыз,район башлыгы исеменэ генэ язсагыз да була
Хормэтле Ленар Рафакович, Ростэм Алмазович! РТС ягына чыгып зинхар Механизаторов 7,9,11, Садовая 3,4,5, Каенкай балалар бакчасына, Иман спорт Сараена бара торган юлларны Хэм тротурлардан жияу йореп чыгып карагыз Эле ?! Коньки Киеп хоккей уйнарлык. Зур Итеп Агыйдель клубында жыелыш жыеп ул авыл советы обещать итудэн файда юк . Кыш башланшаннан бирле 1 корэк ком да сибелмэде. Гомумэн бер ни эшлэнми . Агыйдель янына ком сиптелэр элбэттэ чонки Анда 29 конне маскарад сезнен килэсен белэлэр. Чара курсэгез Иде , бу якларда да кешелэр Яши .
Кирэк иде, миндэ бар тел 89518910792
Кипкэн голжимеш сатып алыр идем. Тел.89179318802
Актаныш район хастаханасенэ санитарка хатын кыз кирэк приемный покой скорый ягына.график работы удобный три дня выходных, зарплата преличная. День работы с 8:00 утра до 15:00 , ночь с 15:00 до 8:00 утра, потом три дня выходных. Пишите срочно эшче кирэк, Эш авыр тугел
Нардуганда татарлар корбан чалганнар. Корбанга таза, сәламәт кашка тәкә сайлап алынган. Шул корбан тәкәсен татарлар тау башына алып менеп андагы байкаен тирәсендә өч яки җиде тапкыр әйләндергәннәр. Моның төп мәгънәсе - корбанны багышлау,табигатьтәге асыл мәгънәгә якынаю-җирнең кояш тирәсндә әйләнүе, айның җир тирәли әйләнүе,ел фасылларының әйләнеп йөрүе кебек үк. Татарларның мондый традицияләренең фотолары да сакланып калган хәтта (интернетта бар иде). Анда корбан багышлаучы татарлар, йоланы башкаручы кам. Алар кашка тәкәне байтирәк тирәли әйләндерәләр. Байкаен, байтирәк культы Дон казакларында (алар урыслашкан татарлар) 19 гасырга кадәр сакланган булган. Степан Разин мәсәлән өйләнешүчеләрне тау башына алып менеп байкаен тирәсендә җиде тапкыр әйләндерә торган булган. Бу вакытта кияү белән киленнең чәчләрен тасма белән бер берсенә бәйләп куя т орган булганнар.Чәчләрен чәчкә бәйләделәр гыйбарәсе татарның шул борынгы йолаларыннан калган да инде. Бу кашка тәкә – Тәңгрегә корбан китерү булып саналган. Алланың кашка тәкәсе гыйбарәсе татарда шул заманнардан торып калган.
Нардуган – ул кышкы бәйрәм. Татар халкы ши торган кайбер төбәкләрдә борынгы заманнарда ук Яңа ел көннәрен Нардуган вакыты дип йөрткәннәр. Гадәттә ул 22 нче декабрь – кышкы торгынлыгы көне. Бу – елда иң кыска көн.
Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның “үлеп кабат терелүе” яки “яңадан тууы” рәвешендә күзаллаганнар һәм аны ел саен бик зурлап тантаналы төстә билгеләп үткәннәр. Мондый календарь бәйрәм татарларда “нардуган” дип йөртелгән. Нардуган, “кояш туган” “нур туган”дигән сүз була.
Нардуган үзенең асылы белән аграр йола, ягъни ул игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган.
Нардуган бәйрәмендә яшьләр, җыелып, ят киемннәр киенеп, үзләрен танытмый гына йорттан-йортка кереп, уйнап-шаярып йөргәннәр.Араларында ике төп образ – Нардуган Атасы һәм Нардуган Анасы аерылып торган. Алар озын киемнәр кияләр. Нардуган Атасы җитен яки тиредән сакал аса, Нардуган Анасы зур яулык ябына йөзенә корым яисә иннек сөртә.
Алар өйдән-өйгә йөреп, җырлар, такмаклар әйткәннәр, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгәннәр:
Нардуган, нардуган,
Нардуган, хуҗалар,
Котлы, мөбәрәк булсын,
Тормыш түгәрәк булсын,
Мал-туарыгыз артсын,
Колыннарыгыз чапсын,
Игеннәрегез уңсын –
Йомыркадай тук булсын,
Нардуган, нардуган!
Җәмәгать, татарның үз Яңа елы бар. Ул татарда Нардуган дип атала. Иң дөрес, иң төгәл, фәнни яктан нигезләнгән, астрономик күзәтүләр белән дәлилләнгән чын Яңа ел. Нардуган-Нуртуган. Ул Кояш торышы буенча билгеләнә. Һәрхәлдә, бидгеләнергә тиешле. Нардуганны татарлар инде моннан ким дигәндә 3 мең ел элек билгеләп үткәннәр, кышкы Кояш торышы ачыклау өчен махсус обсерваторияләр төзеп. Әйләнә буенча баганалар утыртылган, күләгә төшүенә карап Кояш торышы көннәрен ачыклаганнар. Идел-Уралда да бар андый обсерватория калдыклары, җирле Стоунхенҗлар
Татарлар ул Нардуганны соңгы елларда я 20,21 декабр ьдә башлаганнар, я 25-ендә, обсерваторияләреннән колак калгач нишлисең бит, дөрес билгели алмый башлаганнар. 18енә кадәр бәйрәм иткәннәр гыйнварьның. Хәзер инде безгә татарның Нардуганын төгәл билгеләргә мөмкинлек бар, быел ул 22 декабрьгә туры килә (былтыр 23-е иде). Шул датага кадәр көннәр кыскара да, шуннан соң озаеп китә башлый. Яңы гына туган 2023-че Яңа ел башта бәләкәй генә була, сабый бала, 6 сәгатьлек кенә, 22 июньгә (Сөмбеләгә) кадәр ул үсә, зурая, аннан инде олыгая, картая башлый. 22 декабрьгә тәмам картаеп, бөршәеп, кибеп, корып бетә дә 2023 ел, бәләкәй генә калып шул көнне җан тәслим кыла.
Ул иске Яңа еллар, яңа Яңа еллар, католик, православ Раштуалар берсе дә дөрес түгел, татар үзенең Яңа елын, чын дөрес Яңа елны – Нардуганны каршы алырга тиеш. Татардагы Яңа ел төнге 12дә түгел, ә җиргә иң беренче Яңа ел кояшы төшү белән башланып китә. Шул вакытта инде келәүләр әйтеп Нардуганнан теләкләр теләргә кирәк: саулык, шатлык, бәхет диеп, бар кайгы-хәсрәтләремне, чирләремне, борчуларымны алып кит Нардуган диеп. Кем беренче әйтә, шуның теләкләре тизрәк кабул була. Шуңа да ул төнне иртүк торып Кояш чыгуын, Яңа ел башлануын көтеп каршы алырга кирәк. Кояшның беренче нурлары төшү белән үк теләкләрне ирештерергә. Биегрәк урынга менеп, тау башына менеп мәсәлән, каршы алсаң – яхшырак. Башкаларга караганда Кояшны иртәрәк, Яңа елны, Нардуганны иртәпәк каршылыйсың, теләкләреңне дә иртәрәк ирештерәсең. Нардуган бит ул берүзе генә, ничек итеп инде ул бар теләүчеләрнең теләкләрен дә тиз генә карап бетерергә өлгерсен, алдарак теләсәң, алдарак кабул була.
Татарның бу Нардуганы урыс/славян халыкларына да кереп калган Коляда булып, анысы инде татарның Келәде (келәү әйтте) гыйбарәсеннән. Ауропа халыкларына да (германлылар, скандинавлар, британнар һ.б. халыклар). Алар татарның бу бәйрәмен Йоль диләр, татарның йыл сүзеннән алынган була инде монысы.
Нардуганнан алдагы төн татарда Карачум дип аталган. Яңа ел бит инде ул яктылык, якты теләкләр, Кояш, җылылк дигән сүз. Ә Нардуган туу өчен башта шул караңгылыкны, суыкны куып җибәрергә кирәк татарга. Аның өчен төн буе учаклар язып, лампочкаларның барсын да яктыртып куеп яман Карачумны (урыс һ.б славяннарга Карачун булып кергән татардан) куркытып куапга кирәк, төрле куркыныч битлекләр киеп, маскарадлар оештырырга кирәк, кунакларга йөрешергә дә.
Кыскасы, җәмәгать, барчагызны да татарның Яңа елы, чын, дөрес Яңа ел белән Нардуган белән котлыйм. Иң яхшы теләкләр телим.
Нардуганда теләкләр әйтергә, аны каршы алырга онытмагыз, төрле такмаклар әйтә әйтәәәйтә бәйрәм итегез.
Нардуган, Нардуган!
Кояш туган, нур туган!
Бәхет-шатлык белән тулы
Бәрәкәтле ел туган!
Нардуган, нур туган!
Котлы Яңа ел туган,
Безгә бәхет өләшергә
Ырыс туган, кот туган!
Песи баласы кирэк кеше юкмы 4 айлык 89061127505
- << Первая
- < Артка
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- Алга >
- Последняя >>