Мөслим
Комендантский час та кертканнар икан дип сойлилар...
Сэлам барыгызгада!
Мослимда нинди яналыклар? Кеше утерешлар булган дип сойлилар сонгы коннарне. Кем бела?
Аксакал,
Сәлам, мөслимлеләр! Мин узем Теләчедән. Сезнең веткадагы язмаларны укыгач, уз фикеремне язырга булдым. Монда \"погода\"ны \"нәмә соң сез?\" нигы астында утыручы бер адәм булдыра икән. Күзәтуләрдән күренгәнчә, сезнең ветка ике кагыйдәгә буйсына:
1.Бары татар шрифтлары турындагы тема гына яшэргә лаеклы, киресенчә булган очракта,\"нәмә соң сез?\" аларны наданнар \"ысписыгына\" кертэ;
2.Татар шрифтларын кулланмыйча язган кешеләр - автоматически наданнар
\"нәмә соң сез?\" бу ветканын хужасы дигән уй килэ башка.Әле житмэсэ, уз якташларының дәрәжәсен төшереп, телэсә нинди сүзләр язып утыра.Әгэр ул милли җанлы булса иң беренче чиратта уз якташларын хормәт итәргә тиештер бит?Халыкны мәгрифәтле итәсе килсә инде , укытучы булырга кирәк. Халык бит монда тел ойрәнер өчен керми. Үзенең якташлары белән аралашырга дип, уңай эмоцияләр артыннан керә. Ә аны ямьсез сүзләр әйтеп, наданлыкта гаепләп, дәрәжэсен төшереп , бүтән кермәслек итеп куып чыгаралар. Галиҗәнап \"нәмә соң сез?\" ның комплексы барында шигем юк(мин моны психолог буларак әйтәм).Бу баткаклыктан чыгу өчен,хөрмәтле \"нәмәнең\" сүзләренә игътибар бирмәгез.Ул сезгз өстәмә информация бирмәс,чонки аның кругозоры бик чикле күренә.
Дорес аңлагыз, бу шәхсән минем фикер.
ӘӘӘӘ, гафу итегез ялгышканмын =)
Нәмә соң сез, ул ә,ү,ө,һ хәрефләре латин алфабиттынан алынган түгелме соң?!
Кәүкәбелҗәннәт! Мөслимдәге үз акылында булган һәр кеше шундый фикердә. Һәм Мөслимдә генә түгел. Ничек, син мөслимнәрне белмисеңмени? Мин социаль өлкәдә эшлим.
Бармак белән чутларлык берничә үз хәрефе бар бит инде хәзергә. Шуның өчен дә көрәшә-көрәшә, тырыша-тырыша ятабыз бит инде! Һәм кемнәр белән -- татарларның үзләре үк белән! Дөрес, в идеале гомумән үз әлифбаңны булдырудыр да.... Шушы берничә хәрефне ярты татар инкарь итеп утырганда , нинди әлифба ди инде ул! Димәк , татар халкы моңа лаеклы түгел?! Яңа әлифба иңдерү өчен монда бомба ташларга туры килмәгәе!
Cәлам, барыгызга да!!!!!!! шрифтлар турында бик каты сүз куерткансыз....
Миңа кызык булып китте:
Болгарлар-татарлар баштан гәрап хәрефләрен кулланганнар, аннары татарлар латинга күчкәннәр, чират кирилицага җиткән....
Шушы меңәр еллык тарихына ник безнең халкыбыз үзенең алфабитын булдырмаган икән??? Бар яктан да дөньяга танылган бөек нациянең, нигә үз хәрефләрен булдырырга омтылышлары булмаган соң??????7
Уйландыра бит
Нәмә соң син, ә син үзең кайсы өлкәдә эшлисең? Мөслимдә мондый милли җанлы кешеләр булуына мин бик шат, анысы. Тик тун йөрәклеләргә җылы өрә алырсың дип уйламыйм. Мин үзем көрәш җанлы кеше түгел, ә син менә татарча көрәш белән шөгыльләнәсең, я аны бик яратасыңдыр, әйме? Бик үҗәт тә бугай әле!
Бер пот тоз ашарга диген тагы. Вакыт юк, малай ,халыкны тизрәк агартырга кирәк. Сү-сү, мү-сү килеп утырганны аңламыйлар монда. Турыдан бәреп әйтергә кирәк. Әйтик, менә Давайте жить дружно! :) дигән кемсә, мондагы конференциянең тарихын карап кергәндер бит инде дип уйлыйм.
Мин компромиссларга бармыйм -- татар шрифтын кулланыгыз, татарча язганда. Юк икән -- наданлык. Нәрсәсе дөрес түгел моның? Мин хәтта орфографик гади хаталарга күз йома алам -- көлеп кенә карыйм. Анысын инде берничек тә үзгәртеп булмый. Ул наданлык та түгел хәтта, ниндидер авыру. Ә менә җүри татарчага каршы чыгу -- дошанлыкка тиң наданлык. Бетте минем.
Ой, җәмәгать, бик хәтәргә китте бит бу. Ямсезләнмик әле. Син, Шүрәле, минем Рамазан аенда нинди изгелекләр кылуым белән булышма. Кемнедер татар шрифтларына өндәв гөнаһ дип әйтәсеңме әллә. Мин аңлыйм, бу синең өчен "дело принципа", ләкин татар шр-на күчү ул сине көчсез итеп күрсәтмәячәк, "останешься таким же настоящим мужчиной". Ә миңа ямсез сүзләр әйтү алдыннан бераз уйла, минем сине кыерсытканым юк.
Нәмә соң сез, ә син, гафу инде конечно, бөтен кеше алдында әйтәм, ташла бу лексиконыңны. Кешегә надан дип әйтергә аның белән күзгә-күз сөйләшергә кирәк, кимендә. Закон бумеранга бар бит, шуны онытма.
САМ ТАКОЙ!!!
Тагын бер бэлки-стрелки нарисовался! Монда синнән башка да наданнар җитәрлек.
- << Первая
- < Артка
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- 101
- 102
- 103
- 104
- 105
- 106
- 107
- 108
- 109
- 110
- 111
- 112
- 113
- 114
- 115
- 116
- 117
- 118
- 119
- 120
- 121
- 122
- 123
- 124
- 125
- 126
- 127
- 128
- 129
- 130
- 131
- 132
- 133
- Алга >
- Последняя >>