Лениногорск
Ураааа, Писмәнлеләр уяна башлады. Яз җитә димәк))))
Тамашачы тезелеп утырды урынына. Тын да алмый тыңлый әлегә))))
***
Сизәсеңме, нидер югала...
Җиргә салкын дымлы нур тама...
Сизәсеңме, һәрбер мизгелдән
Йөрәк елатырлык моң кала.
Беләсеңме, һәрбер сөюдән
Онтылмаслык якты җыр кала...
*мизансцена*
Безне очраштырган сәхнә –
Бары бер көн...
Бер төн...
Бер мизгел...
Шул мизгелдән яктырагы булмас.
Мин яшәдем монда – белмисез...
...Безне очраштырган сәхнәдә мин
Калдым ялгыз.
Төрле рольләр уйнап карыйм да...
Болар – ялган!.. Күңел кузгаталмам.
Тозлар гына сибәм ярага.
Тузан баскан инде бу сәхнәне.
Тамашачы арып йоклаган.
Тик дөресен сөйли торган рольне
Бер актер да имеш алмаган...
Тормыш үзе куйган мизансцена.
Ахыры ничек бетәр – билгесез...
Король бармы монда, Шамакаймы,
Кемне карарга дип киләсез?
...Писмәнлеләр!
Бер актердан торган театрыгыз
Сөйми сүнә, сүрелә, сөрелә...
Күккә Ходай кара ефәк япкан,
Ай урагы шуңа менеп яткан.
Түбән очтан югарочка кадәр
Сукмак салам,
Ай да калмый арттан.
Син, Ай, ахры, үзең мөселмандыр.
Туры түгел ләкин тотканың:
Дүрт хәләлне фарыз дия ислам.
Ә син
Миллион хатын белән торасың...
Хатыннарың, кара, нинди әле:
Һәрбересе йолдыз исемле.
Һәрбересе уттан яралганнар,
Һәрбересе маддә-җисемле!
Ә үзеңне менә нурсыз диләр.
Кояш бирә сиңа яктысын.
Нурсыз-ямьсез, су-һавасыз үзең,
Таштан торган Галәм сакчысы...
Ә шулай да хатыннарың – миллион.
Карыйм шуңа әзрәк көнләшеп.
Мин дә яшәр идем синең кебек,
Тик мәхәббәт кенә өләшеп!
А, юк. Кирәк түгел икән. Мин бит
Бары бергә гыйшык тотамын:
Ул Аһ! дисә,
Мин Ваһ! диеп торам,
Ул Ай! дисә, Вай!лап ятамын...
Ә авылның һәр очраган эте
Кадерсез син! диеп сүгәләр,
Үз кадерен үзе белмәгәнне
Ишәк белән тиңлик, дияләр...
Ә мин йөрим әкрен, шыпырт кына...
Үпкәли бит, диеп сөйгәнем...
И фәрештәм, назлы күбәләгем,
Бердәнберем минем, дигәнем...
...Менә шулай, Ай дус. Әллә мин дә
Югарочка башка бармыйммы?
Әллә мин дә табып дүрт хәләлне
Авылыгызда
Мулла бабай булып калыйммы?
Колхуалла укый беләм анысы,
Чакырган һәр җиргә килермен,
Өйгә кайткач, важность белән генә
Дүрт ягыма сәлам бирермен...
...Уйлыйм әле. Яз исләре аңкый,
Төрле уйлар килә башыма,
Югарочка менеп җиткәч кенә,
Төшеп китәм түбән башына...
...Күккә Ходай кара ефәк япкан,
Ай урагы шуңа менеп яткан.
Түбән очтан югарочка таба
Песиләр дә бүген ауга чыккан...
Бер шигырьдән дә дөнья бу кадәр яктырып китәр икән:)
Ахматова шигырьләрендә шундый тирәнлек...
Сокланам, Сезгә!
Сезгә,
шундый матур!
ИСКИТКЕЧ!
ЛЕНИН ТУГАН КОН БЕЛЭН ЯКТАШЛАР!!!
СЕЗГЭ АФЭРИН!!!
Безне сәхнә очраштырды,
Югыйсә мин артист түгел.
Көчле утлар яктысында
Бергә үткән шушы мизгел -
Әйтерсең лә, уч төбенә
Сыеп беткән бөтен гомер...
Каршыгызда басып тордым,
Бик оялдым. Тик елмайдым.
Ирнем белән, күңел белән...
Боз тауларын
Ут-ялкынга әйләндергән
Серле мизгел куенында
Мин югалдым бу дөньядан...
Җаным гына иркәләнеп
Басып калды яныгызда.
Карашларның көчен беләм...
Сезнең белән
Бергә кичкән шул мизгелдә
Бәсләр сарган күңелемдә
Сулган гөлләр чәчәк атты,
Карлар күмгән буш бакчама
Өр-яңадан язлар кайтты.
Сүндермәгез – йөзләремә,
Йөрәгемә ялкын капты...
Безне сәхнә очраштырды
Салкын көздә,бер мизгелгә.
Ә ул мизгел,
Кояш элеп күңелемә,
Мәңгелеккә китеп барды.
Шул мизгелдән киләчәккә
Көлтә-көлтә нурлар тамды.
Йөрәгемнең иң түренә
Җуелмаслык кара белән
Сезнең исем язылып калды...
Сезнең исем...
Рәхмәт, абыем:)
Сеңелкәшкә:)))
Көлмә, дисең.
Ә мин сиңа карап
Тыя алмыйм шаяртуны.
Ай, елак та соң үзең!
Яңгыр булсаң
Туфан басар иде
Көлеп торган бу дөньяны...
Көлмә!.. дисең.
Елыйммы соң инде?
Еларлыкмы синең борчу?
Әйтерсең лә күчәреннән
Кубарылган күңлең –
Шундый бүген үзең моңсу!..
Әйдә әле,
Синең әкәмәт зур
Борчуыңны үземә алыйм.
Әчкелтем сугандай аны
Ваклап-ваклап,
Тоз-борычын кушып,
Кәстрүлемә турап салыйм ...
Я, күрдеңме?
Эреде дә бетте үзе –
Туракланган “авыр” кайгы.
Сөрт инде син яшьләреңне.
Бу давыл бит
Давыл түгел –
Алдагысы яшьнәр әле!
Син үзең дә яшь бит әле...
Синең борчу
Минем тормышыма
Көтелгән бер ямь өстәде.
Әй, сеңелкәш!
Елмай инде!
Суски кабып яткан чагың
Минем дә бит
Истә әле... Истә әле!..
Танымагач, димәк сине ачуланмыйм булып чыга.
http://www.tatpressa.ru/
Татарстан яңалыкларын моннан да укып бара аласыз.
Танучыга,
кемне нигә ачуландың? Ачуланма инде...
Ачуланмыйм дип язсам да,
Елый-елый ачуландым, мин сине!
Хәзер инде яшем кипкән,
Ул ачулар күптән беткән!
Яшь диңгезедәй кипкән...
Шулай берчак,
Авырлыклар күтәралмаслык иңде.
Мөрәҗәгать иттем тәңремә:
"Бир миңа, бер хәбәр,
Түзәргәме, әллә китәргә?"
Һәм төнге караңгылыкта,
Ишетелде анам тавышы:
"Түз балам түз!Картлыгың булыр,
бик бәхетле һәм җиңел!"
Менә шушы сүзләр,
Яшәтәләр миңа көч биреп.
Эзли сине күзләр...
Яшимен, бәхет көтеп...
- << Первая
- < Артка
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- Алга >
- Последняя >>