Лениногорск
Бу юлы тайм аут кына алам дигэн китэм димэгэн!
“Бәлки бу хат соңгы хатым булыр,
Матбугаттан бүген чыгармын.
Җыр язарга кулым кычытса да,
Башка кермәм, барыбер чыдармын!”-
дисеңмени?
Юк шул, түзәлмәссең,
Ничә китеп, ничә кайттың син,
Ничә тапкыр аның ярларында
Сөю учаклары яктың син.
Киткәнеңә күпләр гамьсез калыр,
Ә кемнәрдер сагынып көтәчәк.
Җил ирекле, аны бәйләп булмый,
Кайчан тели шунда исәчәк,
Кайда тели шунда китәчәк...
ҖИЛ ИРЕКЛЕ!!!
Рэхэтлэнгэн брат;))) браво!!! аднакы
Кызык, Лениногорскида яшэп язучылар бармы ул хэзер? Рэмзия Г.дан башка. Ишетелгэннэре юк. Белучелэр булса языгыз эле. Элек Бикчуриннарны, Рэхимовларны , хэсэновларны бэлэ идек. Шагыйрь тугел, язучыларны.
Белгэч безгэ дэ эйтегез инде кем икэнен. Белэсе килэ. Проза язучы кем бар сон монда.
Берэу!
Яшеренсэн дэ таныдым мин сине барыбер.
Берэуне тэки синдер диеп уйлый идем шул,ялгышмаганмын. Бик куп жомлэлэрен мина проза рэвешендэ таныш.
Югалмагыз!Сез безгә кирәк!
Берэугэ. БРАВО.СПАСИБО за стихи.
//Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр...//
_______________________________
Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,
Бәлки әле тагы язармын,
Тик талчыктым, дуслар, бик ялыктым,
Тайм-аут ахры алырмын.
Матбугатта кала күпме йөзләр!
Кала дуслар, кала сөйгән яр,
Башка сайтларда булмаган нур
Якташлыкта гына никтер бар.
Гомер уртасында, ярты юлда
Туктап калдым... Кем соң мин?
Шигырь язу һаман тарта үзенә,
Тик тормышта... шагыйрь түгел мин.
Шагыйрь кеше нечкә күңелледер,
Ул янарга тиеш сагыштан.
Ә кешеләр белән эшләү шагыйрьлекне
Күмеп куя туар-тумастан.
Шигырь язу мишәйт итә, малай!
Җебеп төшкәннәрне яратмыйм.
Шуңа күрә һич булмаса өч көн
Матбугатка борлып карамыйм...
Дидем менә...
Бәлки карармын...
Тфү!
Әй, сүгеним әле тоташтан!
Ир-ат сүзе берәгәйле диләр,
Юк иде лә
Юк-бар белән болай маташкан!
Бусы бердән. Икенчесе - ялгыз
Язу икән түгел күңелле.
Мине шагыйрь иткән Алкыш үзе
Томалаган никтер күңелне.
Третий да юк, Поэт тегелләр дә,
Лиза киткән ахры в Актаныш.
Айның сылуы да юкка чыккан,
Калмаган шул монда бер таныш.
Ии, шагыйрьләр... Үз-үзеңә
Язып утыр инде җүләрчә.
Бер китап та язмас идем ялгыз
Милйон бирсәләр дә түләргә.
Өченчедән... Рәт китте бит, дуслар!
Дәртем сүнде, дәрман ыслабый...
Рифмаларның тулкысы юк, ритм
Бозыла да, юлга сыялмый...
Вупшем, туктыйм. Син, укучы,
Ташла барсын, давай, үзең яз.
Ә мин инде тизрәк саубуллашып
Көзгә керәм. Долой я с глаз...
Из сердца - вон. Печаль, прости.
Нет места для тебя в груди.
И строго нас ты не суди,
Нам с тобой не по пути:)
И напоследок:
Протяните руку дружбы,
И добро откройте в сердце.
Чтобы ближний не был чуждым,
В счастья мир найдите дверцу.
Разглядите в небе звезды,
Сохраняйте их навечно.
Создавайте вместе гнезда,
С счастьем и добром, конечно.
Забывайте все невзгоды,
Помечтайте без печалей.
Вспоминайте малы годы,
И естественно, начало.
Присмотритесь: как прекрасно
Быть сейчас на белом свете.
Жить учитесь не напрасно.
Нет богатств. Богатство - ДЕТИ.
Чебен турында.
Салкын төннәр әллә куркытканмы:
Өйгә чебен кергән. Күрәсең,
Ялгыз йортта кызык табалмыйча,
Эзли киткән ишек келәсен.
Ишек бикле.
Күңел кебек. Шуңа
Тәрәзәгә чебен юл алган,
Тик анда да салкын пыялага
Төртелеп ул сәпсим югалган...
Әй, безелди, әй безелди үзе!
Башы белән тишә пыяла.
Калтыранып, этеп-төртенеп,
Якты дөньяларга чыгарга
Тели дә бит...Булмый гына.
Мин дә,
Карап ята торгач чебенгә,
Искә төште гамьсез бала чакта
Канатларын өзгән тикмәгә.
"Пешком летай, муха" дия-дия
Әй куалый идек чебенне!..
Канатларын өзгәч, гел аптырый,
Кая барганын да белмиме,
Йөгерә чебен. Йөгерә, бер туктый,
Сыйпап карый арттан аркасын...
Ерак калган рәхимсезлек өчен,
Кичер, чебен, кеше баласын!
Канатлары өзелгән чебен кебек
Ятам менә...Килми торасы.
Ә бит әле тормыш алда һаман,
Барасы да иде, барасы...
Безелдәргә хәтта кулдан килми,
Безелдәп соң миңа ни файда!
Пыяладай каткан проблем алда.
Бу стенаны кемнәр тишәла...
...Салкын төннәр әллә куркытканмы:
Өйгә чебен кергән. Торгызды.
Сәлам итеп, канат җилпеде дә,
Очты-китте ачык тәрәздән.
...Һава керде шыксыз зур бүлмәгә.
Ирексездән куйдым дерелдәп.
Их! дим, берәр җүнсез хатын шунда
Торса икән янда безелдәп...
"Син хыялый", дисең, көләсең,
Хыялсыз соң яшәп буламы?
Хыялларны үтәр көч кирәк.
Табып була аның калганын.
Менә бер таш алдым мин юлдан.
Һәм ыргыттым - күккә тиярлек.
Ә ул ташның булган хыялы -
Күтәрелү биек-биеккә...
Кире төшү, әлбит, авыррак:
Уалгандыр бер йөз кисәккә.
Ләкин!!!
Күкне үпкән ташлар бәхетле,
"Тузан булды инде", дисәк тә...
Сеңелкәшкә:)
Син бәхетле бүген, мин күрәм.
Сөю канатлары иңеңдә.
Күзләреңнән агыла нур гына,
Елмаясың бары тиңеңә,
Елмаясың, сөеп карыйсың,
Дөньяларда ул бит - бер генә.
Мәхәббәттән үзең - иң чибәр!
Ашыгасың сөю иленә.
Мин туктатмыйм сине - оч, сеңлем!
Очар юлда канат талмасын.
Яшьлегеңнең гүзәл мизгеле -
Бер минуты әрәм калмасын!
Мәхәббәтнең эчеп шәрәбен,
Ләззәтендә коен талымсыз.
Нурдан торган сөю илендә
Икәү генә бүген калырсыз...
Тик онытма: сөю законы -
Дөнья малын аңа бирерлек-
ЯРАТУЫҢ БУЛЫР БЕР МИЗГЕЛ,
ГАЗАПЛАРЫ АНЫҢ ГОМЕРЛЕК...
...Син бәхетле бүген, мин күрәм.
Чәчәк тотып сиңа, ул килә,
Таныш хисләр тама күңелдән.
Сез бәхетле бүген, мин беләм...
Рәхмәт, Иркә:)))
Булды хәлләр, булды ла!
Булганнан соң бер көнне
Дару миңа бирделәр,
Эч шушыны диделәр.
Баш авыртуың бетәр,
Хәлең шәбәеп китәр,
Эчеп куйдым моны тиз,
Тәме юк һәм дә иссез,
Әй башланды соң хәлләр!
калмады һич тә әмәл.
Тир ага, кул калдырый,
Төрле утлар ялтырый,
Исән калсам, дидем мин,
Әйрән белән күмердән
Башка берни эчмәмен,
Биш грамм может быть еще,
Но даруны - беркайчан!
Исән калдым - бетте баш!
Ну ваапше-то, ул хәтле
Түгел инде мин алкаш.
Кайчак арттырып сызам,
Булсын дип, сезгә кызык:)))
"Балерина" фонтаны кызларына
Фонтан суы гына сүндерәлмас
Бу кызларның йөрәк ярсуын.
Бәлки, сәхнә өчен матурдыр да
Француз ПА-ларында басуы...
Тик...
Ир-ат халкы комсыз-әрсез-саксыз -
Ходай безне шулай яраткан.
Ә кызларның зифа буй-сынына
Бигрәк саксыз скульптор караган:
Узган-барганнарның күз карашы
Чишендерә ярым шәрәне.
Әйләнеп тә килә, арттан карый -
Ә елмаюы мәсхәрәле.
Сәнгатьләрнең була югарысы,
Уртачасы була, диярсез.
Балерина пачкасыннан* түбән
Карамастыр күңеле риясыз...
Карамастыр... Вот чорт, каһәр!
Күтәрелгән күлмәк, изүе.
Кызыл чүпрәк белән котырткандай
Гайрәтле бер колхоз үгезен.
Бу юлларны бәлки язмас идем
(Тыныч үтәм фонтан яныннан;).
Пиво тоткан яшьләр бармак төртеп
Әй, көлделәр пачка астыннан...
Разбираться иттек. Тик күңелдә
Калды шаукым, калды үкенеч.
Француз җанлы көлмәс иде монда.
Кем җаны соң бездә, көенеч?!
Бронза сынның күңелкәе юктыр,
Җаны юктыр аның мөгаен.
Юкса
Бу хурлыкны күтәрәлмас кызлар...
Шулай гына булсын, Ходаем.
___________
*пачка - балерина күлмәге.
Берәү))))))
язганың чын булса.... жәлләп куйдым)))
икенче юлы шнапс янына шуларның ук гепа-мерцларын куярга кирәк. Уртача эчәсе булганда эчәргә 15минут алдан бер пакет, эчеп бетергәч, бер пакет. Күп эчәсе булса, икешәр пакет.
Көлдем, укырга күңелле
- << Первая
- < Артка
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- Алга >
- Последняя >>