поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 

Лениногорск

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№35614 / 04.11.2011 13:55:54


Мин каннибал: беләм, гаепләрсез.
Кеше ашау минем гадәтем!
Һәр көн саен төнлә көтеп алам
Бу газаплы шөгыль сәгатен.

Тик педофил түгел, яратсам да
Тупылдатып сабый сөяргә.
Мондый сүзләр хәтта шомландыра!
Андыйларны кирәк печәргә!!!

...Ә кешене ашауларым дөрес.
Нишлим инде, шулай яралган:
Һәр төн саен беркем күрмәгәндә
Үз-үземне ашап барылган...

Ярты җаным калган шуңа күрә.
Ярты йөрәк тибә чак кына.
Бу яртыны саклап-саклап үзем
һәр төн саен кабам чак кына...

№35604 / 03.11.2011 23:50:54

Берәү, нинди табу????Каннибал яки педофил түгелсездер бит?

Язуыгызга караганда бик шәп кешегә охшагансыз. Ачыклар идек менә?

Беренче сорау- сезнең табу нинди темаларны күздә тота? Россиядә бар да начар булса, моны һәркем сөйли)))) Мәхәббәт юк дисәгез, монысы да мөмкин))) Шагыйрьләрчә җилбәзәк дисәгез үзегезне, монысы да кагыйдә))))Менә һич башыма сыймый - нәрсә табу булырга мөмкин???

№35559 / 03.11.2011 13:06:07

№35399 / 01.11.2011 21:28:17

Шулай шул:)))
Болары әле җәй көне генә... Кышкы, көзге матурлыкны күрсәгез!

№35355 / 01.11.2011 11:04:02

Так здорово что ВЫ вернулись.БРАВО.

№35354 / 01.11.2011 11:04:01

Так здорово что ВЫ вернулись.БРАВО.

№35349 / 01.11.2011 01:36:09

Нигә мине матбугат тыйнак дип уйлый икән ул? Мин мишәрстаннарга бик якын урыннан ич. Оһо-һо!

чын поэзия яратучы, абсолют мөмкин түгел) Качачакмын. Интервьюлардан мин 100% дезертир. Тыйнаклыктан түгел. Ялганлыйсы килмәгәнлектән. Ә дөресе - табу (запрет).

Үз-үземә тәнкыйть:)
Бу соңгысы шигырь булып бетмәгән, вопшем. Бердән, кабатланган сүзләр муеннан! Икедән, строфа кабатланган! Өчтән, рифмалар туры килми! тәк что, на мыло.
Ярар инде, зато төнлә язылган, экспромт. Телгә ни килде, яздым да куйдым) Бик тырышсалар, берәрсе күчергәндә яхшы итеп үзгәртеп язса, берәр нәрсә килеп чыгарга может.

Реабилитация өчен шуңа пародия язып карыйм соң. Сәйлән кебек оста булып булмас инде, шулай да...)

//"Кыш, буран, салкын һава, яфрак кадәрле кар төшә,
Җил куа карны, һаман да кар «төшәм» дип тартыша.
Сызгыра җил, ыжгыра, тик кар буранын арттыра;
Шул вакыт мәсҗед катында дөм сукыр бер карт тора."// Г. Тукай.


Көз. Бүлмә. Тынчу һава. Хуш исләр бетеп киткән,
Ачтырмый тик тәрәзәне сигналга куйган адәм.

Аһ, бу һава, әллә нинди саз исләрен аңкыта!
Җитмәсә бүлмә эчендә Берәү тәмәке пыскыта.

Төнлә-көндез шул бүлмәдә, нәрсәдер бора-боза,
Клавишларга баса үзе, янәсе, шигырь яза.

Кызганыч хәл, кызганыч ул, аһ, кыен бит, бик кыен!
Бертуктаусыз чабышалар җеннәре шунда җыен.

Әйтсәм әйтим инде сезгә: бу Берәү бик бай иде;
Муллыгы күңел түрендә, телләре дә бал иде.

Бер заман коммунизм дигән яшәде ул байлыкта,
Бетте иле, күчте дине, ятып калды комлыкта.

Ул вөҗданы, мин сиңайтим, ул риясыз күңеле,
Бересе дә беркемгә дә һич кирәкми түгелме?!

Җитмәсә, арык иңенә атланган Нужа бабай!
Ул бабай - серьезный бабай, гел дия: давай, давай!

Шунсы гаҗәп: бу Берәүнең иңнәре катлы-катлы,
Нужа бабайдан өстәрәк утыра хатын атлы.

Ул хатынның яннарында җитеп үскән балалар,
Бар да Берәүне капшыйлар, соңгы тиенен алалар.

Һәй, хатын да, балалар да, болары бит ничава,
Ни дисәң дә үзеңнеке, яумаса да бер тама.

Ә тагы да югарырак, өстәге этажларда
Налоговый инспекторлар атланган ди аңарга.

Тегеннән налог, моннан налог, әй, җыеп та карыйлар!
Унөч процент аз дияләр, кырык алты алалар.

Тагы бер кат бар ди анда, анысы инде гаҗәп –
Иң өстәге этажларга менеп утырган дәүләт.

Өй салымы, юл салымы, утка-суга-ашауга,
Ике башлы карачкылар ясамыйлар ташлама.

Томшыклары каты икән: гел тукып кына тора,
Ике яклап телне-динне гел чукып кына тора.

Их, заманы, заманасы, нишли адәм баласы?!
Коммунизм үрләренә әллә кире барасы...

Шәп иде! Бик шәп иде, шуннан артык ни диим?
Шыр ялангач калды күңле, бирсәгезче бер кием.

Кайда соң Берәү иптәшнең җаннан сөекле дустлары,
Әллә алар да атланган – Михаил, Ильдуслары?

Аякларын салындырып, кәкре-бөкре боргалап,
Утыралар иңнәрендә, камчы белән суккалап.

Кызганыч хәл! кызганыч хәл! бик кыен бит, бик кыен;
Барысы да беләм диеп уйлый Берәүнең уен.

Гел Тукайча — “Акча барда бар да дуст шул, бар да яр;
Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!”

Я менеп атланыр шунда арык җилкәңә алар,
Бер селкеп төшер үзләрен! Каныңны юкса талар...

Бу этажлар белән ничек йөрисең, Берәү дускай?
Давай, селке һәм дә манчы! Юкка чыксыннар пускай!

Эрвәлюци ясыйк әйдә, мин дә сиңа кушылам:
Миндә дә бит нык утыра һаман шул Нужа бабам...
*****
...Көз. Бүлмә. Тынчу һава. Хуш исләр бетеп киткән,
Ачтырмый тик тәрәзәне сигналга куйган адәм.

Аһ, бу һава, әллә нинди саз исләрен аңкыта!
Җитмәсә бүлмә эчендә Берәү тәмәке пыскыта....
 

№35314 / 31.10.2011 20:10:27

Миңа калса, Берәү, сез бүгенге татар шигърияте өчен алыштыргысыз.
Үзегезнең артык тыйнвклылыгыз белән шигырь сөючеләрне нәүмиз итәсез. Әллә үземә сезне эзләп чыгып итеп, интерви алып, Мыруга эләргәме инде?! Админ каршы килмәс иде әле,,,

№35311 / 31.10.2011 19:59:48

Ул бабай белән син дә танышмыни, Берәү? Алайса без туганнар...)))

№35299 / 31.10.2011 18:01:12

Берәү!!!

№35287 / 31.10.2011 01:54:22

Халык җырыннан экспромт:)

Тормыш үрләренә менгән чакта
Мин борылып артка карадым:
Әй эзләдем сине, әй күзләдем,
Беркайдан да никтер тапмадым...

Күренмисең алда, артымда да,
Уңда, сулда - юк бит беркайда!
Тоймый күңел, болай мөмкин түгел,
Юкка чыкмас димен, бер айда...

Онытмас ул мине шул бер айда,
Нүжәли соң бирде тынычлык?
Ияләшеп килә идем үзенә,
Шәйтанлы бит күлләр тымызык...

Сөенепләр алны-артны карыйм,
Уңны, сулны - юк бит беркайда!
Тоймый күңел, болай мөмкин түгел,
Югалмас ул димен, алай да...

Тик муеным бигрәк авыр борыла,
Бигрәк авыр иңнәр селкенә:
Аһ син, явыз!
Аяк салындырып, Нужа бабай,
Атлангансың икән җилкәмә:)))



Мине юксынганнарны аеруча кайнар итеп үбәм!:)))
Дөнья бара, алыштыргысызлар юк) менә бит ничек матур язышкансыз!Вакыт булганда мин дә кысылырмын:)

№35092 / 29.10.2011 20:38:44

Исемәре исемсез,
Булмас әле җисемсез.
Омет бирсә бер тамчы,
Мин булырмын илхамчы)))

№34967 / 28.10.2011 17:38:44

Ленагурга чуртымамы Фидан, Ләйлә,
Сандугачлар, тургайлар күп үзебездә.
Читтән килгән асыл кошлар акча сорый,
Безнекләр рәхәтләнеп бушка җырлый!!!

№34966 / 28.10.2011 17:33:06

Сул ягымнан карап тора бер тәбличкә,
Әллә Фидан җырлый анда, әллә Ләйлә,
Әллә җырлый, җырламыйлар әллә алар:
Рәсписәнҗә керми калган Ленагурлар...

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»