Лениногорск
Шигырьләрегез өчен рәхмәт! Кайберләре минем өчен язылган кебек, кайберләрен үзем язган кебек хис иттем.
...Кышкы салкын, тәрәзләргә чиртеп,
Алкыш,
****************************
...Кышкы салкын тәрәзләргә чиртеп,
Өй борынча җылы сорана...
Бар җылымны сиңа бүләк итәм -
Кемлегемне бары сорама..
Минем хисләр шигъри,ялкын тулы,
Начарлыкка гына юрама!
Көл алардан, ела, бер сагышлан -
Кемлегемне бары сорама!
Мин бер сукбай, бер шаһзадә, актер -
Тормыш биргән шундый юллама!
Аяк асларыңда тузан булыйм -
Кемлегемне барыбер сорама...
Минем исем сиңа берни әйтмәс,
Ә миңа ул өстәр мәшәкать.
Кул селтә дә оныт бу турыда.
Һәм юллармын сиңа мең рәхмәт...
Мине сагынучыларга күчтәнәч:
***
Минем кебек әрнеп-өзгәләнеп,
Син дә мине сагын,
Күзләремә минем, сүзләремә,
Сыннарыма табын.
Төшләреңдә, иртә-кичләреңдә
Саташ минем белән.
Җирдән-күктән бар тылсымың җыеп
Назларымны телән.
Сагыш кочагында әсир калып,
Бер күрергә тилмер.
Йөрәгеңә капкан сөю утын
Яшең белән сүндер.
Мәхәббәтнең бар газабын таты,
Ялкынында көеп...
Ә мин читтән көлеп күзәтермен
Нәкъ-нәкъ үзең кебек...
"Элеккечә икәү чәй эчәрбез..."-
Аптырашта калдым бу сүздән.
Кем янына барып чәй эчтем?- дип,
Мең сорадым бүген үземнән.
Үткәннәрне күпме актарсам да,
Айкасам да бөтен Писмәнне,
Хәтерләмим чит бер ир-ат белән,
Бергәләшеп чәйләр эчкәнне...
Минме инде ялгыз ир янына
Курыкмыйча килеп керүче?!
(Әйтсәм әйтим, мин бит ул затлардан
Гомерем буе качып йөрүче)
Булды берәү, туганымдай якын,
Ышанычлы иптәш иде ул.
Аның белән чәй эчүләр булды,
Тик Писмәннән читтә иде ул...
Үтерсәң дә, хәтерләмим, белмим,
Уңга-сулга мәңге йөрмәдем.
Кемлегеңне башта белми торып,
Мин кунакка сиңа килмәмдер.
Куркам...)))
Бары бүген.
Бер килерсең, беләм... Килгән чакта
Борылып тик артка карама.
Узганнарда булган моң-сагышлар
Әкрен-әкрен барыбер тарала...
Син минеке - бүген! Син - минеке.
Беркемгә дә бирмим үзеңне.
Карар өчен яшьле күзләреңә
Ходайдан тик сорыйм түземлек...
Керфекләрең синең чыланганда,
Кайда идем, кайда йөрдем мин?
Күкрәк тулы сары сагыш белән
Яшәвеңне юкса белдем бит...
Язмышларга кемнәр закон яза,
Кемнәр аны куя гамәлгә?!
Дәгъвәләрне ничек белдерергә
Ялгыш узган тиле гомергә?
Эх, хатыннар!
Якыннарга кайчак күз дә салмый,
Җиде яттан сөю көтәсез.
Ә соңыннан үкенечкә батып,
Гомер юлларыннан үтәсез...
...Ә шулай да кил син. Чәйнүк куям.
Ялгап куеп тормыш өзеген,
Элеккечә икәү чәй эчәрбез.
...Хәләлеңә бирмәм үзеңне...
Алкыш кадерлем!
Миңа кадәр язганнар инде бу сүзләрне... Тыңла әле...
http://www.youtube.com/watch?v=tgXQq1I1hPU
http://textpesenplus.narod.ru/alfawit/w/wladimir_wisockii/text/lublu_
ИР-атлар шулай уйлый... Ә хатын-кызның башканы ишетәсе килә. Нәтиҗәдә - ышаныч югала...
Иң бәхетле, саф хисләрең тулы
Мизгелләрне тотып, тәкыяләр үр дә,
Шаһ-таҗ итеп ки син башыңа.
Син - Принцесса! ЫШАН үзең шуңа!
Башкаларга булган ефәк җептәй гүя
Ышаныч бит шуннан башлана...
"И.М."гәҗитендә "Керкәле рәисе бөек" материалында макталган матур апа һаман да урынындамы ?
Без сафлыкка, мәрхәмәткә сусадык,
Җанны йолка гаделсезлек, усаллык.
Урала да күңелләргә чүп-керләр,
Елан булып тынны буа мәкерлэр...
Ихлас булсаң, бармак төртеп көләләр,
Күрегезче, бу бит ахмак! –дияләр.
Ак дигәнең кай арада карала,
Намуслылар җинаятьче санала…
Адым саен алдау, урлау, азгынлык,
Түргә үтте комсызлык һәм козгынлык.
Һәр бәндәнең сандыгында битлек бар,
Һәр тарафта безгә дигән читлек бар…
Бу тормыштан үзебез дә арыдык,
Соңгы сулыш алып ята сабырлык…
Ни булды Алкыш? кем тиде? хэзер без аны!
Бирде дөнья кирәкне...
Ир-ат дигән затларга
Ышанмаска өйрәтте...
Берэу-талант,суз дэ юк. Анын да шигырьлэре тумас иде Алкыш булмаса. Мин Алкышны сагындым. Нигэ язмый ул? Кайгыдан сабыр канатлары сынганмы? Илхам диеп язучы Алкыш тугелме диеп шиклэнэм эле. Котэбез,сагынабыз,юксынабыз Алкыш! Ин жылы почмак- Ленагур бите. Башка жирдэ укырлык эйбер дэ тапмыйм. Берэу дэ исэн генэ булсын,югалмасын иде!
У-у-у, монда Берәүнең шигырьләрен яратучы күпме?! Бәк күп!Таланты яраттыраааааа!......
Гомумән, татар поэзиясенең яңа почмагы бар. Печмәнле.
Әтнә, Сыркыды, Шөгер. Тиккә генә Шөгер көе билгеле түгелдер ахыры.
Дүртенче почмакны белмибез әле. Сәйлән - табышмак.Кыкасы - тәшкиле табылып бетмәгән ике почмак бар)))
"Матбугат.ру" татарда чыккан өр-яңа китаплар турында язып торачак. Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=5481
Берәү әйтә: сөя белмим,
Илһам да сөя белми...
Ярата белмәсәләр дә,
Икесе дә бары үзен
Яраттырырыга тели)))
- << Первая
- < Артка
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- Алга >
- Последняя >>