Лениногорск
Ну рәхәттә сездә, күңелләргә җылы май булып ята инде язган шигырьләрегез, шулай дәвам итегез, их, үзем дә язар идем, берәү минем исемнән дә берәр егетләргә кагылышлыны яз әле ә?
Сез минем яшәү гимнын язгансыз!!!
Мине көчле ханым, диләр.Көчсез чакны кешегә күрсәтү гадәтем генә юк.Була шундый моментлар, бүтән сулу алырга да көч юк, бер нинди мәгънә юк сыман тоела.Табигать безнең якта калкулыклары белән аерылып тора. Шул калкулыкларга менәсең дә, күз төбәлмәс күксел киңлекләр ачыла...Һәм кысылган сулыш кинәт иркенәеп китә.Сулыш алгач, күз матурлыкны күрә башлый. Ул киңлекләрне ерганаклар челтәрләгән, аларның ак читлеләре дә, кызыл читлеләре дә, ямь-яшел бәрхетлеләре дә бар.Кайсыберләрен тирәкләр каплаган, кайсын чыршылыр, артышлар чорнаган.Аннан күз аяк астына төшә. Анда Тукайча - аллы гөлле гөнҗәләр, гөнҗәләрдә бал кортлары, шөпшәләр мәш килә. Әллә эшлиләр, әллә чәчәк яраталар. Белмәссең...Шул мизгелдә табигать яшәвеннән дә гүзәл нәрсә юк икәнен кабат аңны тутыра... Үземнең дә шул табигать баласы икәнем искә төшә һәм ...баштагы тискәре уйлар очып таралар. Мин яңадан туам.
Рәхмәт, Берәү!
Күңел җылынып китте)))
Бу тормышның арып борчуыннан
Кайткан чакта төнлә урамнан,
Туры барган юлың китсә кыек,
Төшерсәләр куып урыннан,
Бар дөньясы сиңа каршы торса,
Дус-ишләрең, туган-тумача,
Хәл иткәндә килер көннәреңне
Якты уйлар әгәр тумаса,
Соңгы өмет сүнсә көйрәп торган,
Соңгы сөю кинәт югалса,
Ышанмыйча дуслар-иптәшләргә,
Үз эчеңә әгәр йомылсаң,
Чык та машинадан, атла җәйяү.
Йолдызларга - күккә кул болга.
Сыйпап үт син каен кәүсәләрен,
Миләшләргә борылып бер кара.
Күрәсеңме, төнге салкынлыкта
Ничек мәгърур баскан чыршылар!
Кысып тынын, катып калган гүя.
Язга кадәр алар тын тора.
Вакытлыча килгән авырлыкны
Үткәрә дә кирәк белергә:
Алда көннәр бар бит көрәшергә,
Алда көннәр бар бит сөяргә!
Иркен итеп сула күкрәк белән,
Такташ дусны үткәр яныңнан,
Дөнья матур, шуның өчен икәү
Сүгнеп кайтырбыз күк урамнан...
Ачуланмагыз дусларым ,
хаталарым куп китсэ,
мин укымаган ,гыйлем юк
завод кешесегенэ ...
Эч пошканда язам инде ,
уйлап тормыйм тиз -генэ
хаталары да куп китэ
гайплэмэгезгенэ .......
Күңелсез шигырь белән кайберәүләрне куркыттым бугай)))
Алсу буяуларга манып, бу юлларны башкача языйк әле:
Әйе, бар шул бу йөрәктә төрле эзләр,
Бик күп анда сагынырдай нурлы йөзләр.
Ышанычлы дуслар булса янәшәдә,
Кояшлы һәм җылы булыр безнең көзләр!!!
Яшь чакларда сейгэн мэхэббэтем
Ташлап китте мине мэнгегэ
Исэн булса, аны уйлап ,сөеп
Янар идем МЭХЭББЭТНЕН
Дөрлэп янган кайнар хисендэ...
Шәп язгансың, Миләш!
Яшь чакларны сейгэн мэхэббэтем
ташлап китте ,мине мэнгегэ
исэн булса аны уйлап ,сейп
янар идем ,МЭХЭББЭТНЕН кайнар
дерлэп янган кайнар хисендэ ..
2010.21.03 и дальше шуларны укып утырдым эле ,шул простой башыма эллэнинди шигыр юллары туган булган ,да каян килэ мина бу сузлэр укыган кеше булсам иде эле .
...йөрәгеңдә
Башка йөзләр урын алгандыр...
---------------------
Әйе, бардыр бу йөрәктә төрле эзләр,
Тик юк анда табынырдай якты йөзләр.
Бар җылымны, бар назымны урлап китте
Язлардан соң кинәт килгән кара көзләр...
Рахимлегэ.Рахмат за помощь но там опять я не нашла что искала
Их, сезнең биткә кермәсәм йоклый алмый интегәм, язып та куясыз инде, үзем дә нигә мин алар кебек яза белмим икән дип үземне үзем әрлим дә, тагы кат-кат сезнең язган шигырьләрне укырга тотынам, ярар инде алар кемгәдер багышланган булса да яратып укым
Йрэклэргэ майлар булып ятты ,
бу шигырне минем укыгач
нинди матур сузлэр язылынган
чын йрэктэн ахры, кайнар хистэн
эзелеп яратудан язылган .
Алкыш дустым,Берэугэ жавап яз! Без котэбез!!! Синсез-кунелсез!
Берәү!
Син килмисең... Беләм, йөрәгеңдә
Башка йөзләр урын алгандыр.
Миңа булган кайнар хисләреңнән
Тик күмерләр генә калгандыр.
Көтәм әле... Беркөн минем дә бит
Күңел тынар, хисләр таркалыр.
Бер йолдызчык сүнәр, бәлки, күктә,
Йөргән сукмакларда моң калыр...
Һичкемнең дә эше булмас бездә.
Кышкы шәфәкъ әйтер сәламен...
Тик тәрәзгә Салкын язып китәр
Бу романның моңсу дәвамын...
Нинди кайнар хисләр юкка чыга.
Нинди сүзләр җилгә сибелә!
Кавышканнар моны белми булыр.
Беләбез тик мин дә, син генә...
- << Первая
- < Артка
- 1
- 2
- 3
- 4
- 5
- 6
- 7
- 8
- 9
- 10
- 11
- 12
- 13
- 14
- 15
- 16
- 17
- 18
- 19
- 20
- 21
- 22
- 23
- 24
- 25
- 26
- 27
- 28
- 29
- 30
- 31
- 32
- 33
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- Алга >
- Последняя >>