Лениногорск
Алкыш канатым...
Очраттым да сине хыялымда,
Кулларыңа куйдым кагылып.
Кайларда син, өзелеп сөйгән ярым?
Мин бит дәшәм сине сагынып...
Мин чакырам сине кыш киченә.
Калдырыйк та дөнья шау-шуын,
Китик бергә урман аланына,
Тыңлыйк икәү буран тавышын...
Күрәсеңме? Чакыра безне учак,
Шәүлә уйный шәфәкъ йөзендә...
Без биибез... Ә мин күрәм
Әйтелмәгән сүзләр күзеңдә...
Иреңнәрең шундый ымсындыра,
Чакыралар сөю иленә...
Башым җуеп кинәт бәхетемнән
Кулым куям нечкә билеңә...
Без биербез икәү мәңге шулай,
Күзләреңә карап туялмам!
Күңелләрдә бөреләнгән хисне
Мин югалтмам, бәгърем, югалтмам!
Әкият кызы, хыял егете булып,
Бу кичләрдә мәңге калырбыз.
Көтәр безне өйдә берни белмәс
Гамьсез күзле тормыш ярыбыз...
Еллар үтәр... Татлы хатирәләр
Карлар белән эреп югалыр...
Бу кышларның ап-ак көртләренә
Килер язлар яңа эз салыр...
Әгәр беркөн
Кинәт исеңә төшеп,
Кузгаталсам күңел кылларын,
Ачуланма мине... Бары сагышлардан
Араларга сине теләдем...
Кем син, белмим...
Бәлки белмәм дә...
Тик шәм яна салкын бүлмәмдә...
Иркә карлар ява урамда.
Их, йөрисе иде буранда!!!
Калын әле кышның билләре...
Яңа елның шаян җилләре
Илтсен сиңа кайнар сәламем.
Ай нурына манып каләмем,
Юллыйм бары изге теләкләр:
Тик сөюдән янсын йөрәкләр!
Яңа еллар белән, канатым!
Ахры, мин дә сине яраттым...
Тоеп яшик Сөю балкышын!
Бәхет тели сиңа Алкышың.
Дөнья мине шулай яраткан:
Бер көлдергән, аннан - елаткан.
Хисләр өләшкәндә, ялгышып,
Чама хисен генә югалткан...
Яфрак күрсәм көзен, хушлашам.
Кыр казларын елап озатам.
Көзен сулган яран гөлләрен
"Язлар килер!" диеп юатам...
Ак бураннар көтәм кышлардан.
Хисләрем - бөтерелгән...
Яланаяк узам күктәге
Салават күпереннән...
Кара төннән тама яктылык.
Коеламы йолдыз тузаны?
Эзләгәннең - юлы яктырак.
Тапканнарның - данлы узганы...
Киләчәге бардыр көткәннең,
Третий белән ЛиЗа, Шөпшәнең...
Чыршы төбен төнлә кармалыйм-
Шәбе монда, ахры, шешәнең...
Их!
Дөнья мине шулай яраткан:
Бер көлдергән, аннан - елаткан...
Алкышымны биреп ятларга
Күзләремне яшькә чылаткан...
ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН, КАДЕРЛЕ ПЕЧМӘНЛЕЛӘР!!!
Лиза, "Ильхам" килми уземнен дэ, как-то уянып булмый.
Барыгызны да Яна Еллар белан!!! Яна елда янадан-яна бэхет-шатлыклар,сэламэтлек,эшегездэ унышлар, саф мэхэббэт телим!!!
Башка елларда Яна Елны ниндидер могзижа коткэн кебек каршылый идем - быел минем очен эллэ бар, эллэ юк ул шунда...
Берэу, дускай! Эмоциялар белэн генэ бэйрэм итеп булмас . Шампан белэн коньяк кирэк! Фонтан янындагы зур чыршы тобенэ куеп калдыр, килеп алырмын. Синен исэнлеккэ кутэреп куярмын.
Бу бала тәки йокламый инде... Нишләтеп тә булмый...
Ялгыз йөрәк бит...
Безне дә елатып-моңайтып
утырасың, туганкай...
Яңа елда тиң яр табарга
насыйп булсын берүк!!!!!!!!!!
Вәт бәйрәм итәр идек!!!!!!!!!!
Өзелепләр лә, дуслар, җырлар идем,
Күңелләрем бигрәк тулган чак...
Чит якларда хәтфә юл булса да,
сагындыра икән туган як...
Кирәк түгел алтын, бриллиантлар,
Күзгә күренмиләр берсе дә;
сәламәтлек бирсен язмыш диеп,
Әни биргән дога кесәдә...
Эллэ мине югалткансыз инде?
Монда мин, матуркайларым!!!
Кайттым!
Компикны гына алыштырырга туры килде бакчый.
Сагындым узегезне!!!
Бигрэк тэ жанкисэккэем Алкышны!!!
Третий дускай,спонсорлыкта мин самый продвинутый!!! Бер кочак эмоциялэр бирэ алам!!!!
Поэт тегел!!!
Бэрэнгенен ошемэгэнен табабыз, алла телэсэ!!!
Лизонька!!!
урдэк бэлешеннэн барыбызга да олеш чыгар бит?!!!
Печмэнле кардэшлэр!!!
Сез шундый гузэл!!!!
Хоппи хэм Шопшэкэй!!! Яшибез бит эле?!!! Алга таба да яшэрбез, алла бирсэ!!!
Айнын Сылуы кая китеп югалган? булэк эзлэп йориме эллэ хаман?
ИИИХ!!!!!!
Шундый матур безнен яклар!!! Кадерен белеп, тыныч кунел белэн яшэргэ язсын!!!!
Мин сезне улеп яратам!!!
Сагындым ла сезне, райондашлар,
Жырлап кайтам тоннэр узганда...
Йолдызыма карап кузем кысам,
Кометалар эзлэр сызганда...
Бер жирдэ юк мондый Поэт тегел,
бер жирдэ юк мондый Третийлар!
Их, дусларым, безнен араларга
Куймасын ла тормыш киртэлэр!
Алкышкаем ничек яши икэн?
Борчулары эллэ куп микэн?
Берэу калдырды да, китте диеп,
Рэнжи микэн инде, юк микэн?
Атар таннар алда эле безнен,
Алда эле якты килэчэк!
Ышаныгыз: бэхет беркон килеп
Сезнен белэн бергэ! диячэк!
Третий да табылды...
Алла бирсэ, тагы берэу килеп чыгар эле шурэле кебек.
Жэмэгать, Печмэндэ эшсезлек чэчэк ата! Биржага иртэнге 4 тэн чират торалар, кааашмар. Мин дэ 3 кон буе шунда буталып йордем, канца-концов бастым, 850 тэнкэ алыр очен чурт вазьми! Хэзер Лизоньканы ристоранга на какие шиши алып барырмын. Берэу син кайда, спонсор кирэк сручны.
Әсрар Гали заманында шахталарда күмер чапкан, аннан гади укытучы булып безнең мәктәпкә килде. Безләрдән коммунизм төзүченең мораль кодексын ятлатты, үзебезне ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләде.«Гали батыр» дигән 3 томлык китап авторы, башка язмалары «Казан Утлары»нда чыкканы бар. 1990 ел ахырларында,
каты авыру бу дөньядан алып китте. Китапларын сатуда
очратканым юк.
Линагур халкы кая китеп беткэн? Сулэшергэ бер кеше юк...
Рэхмэт, Поэт тегел!
http://www.vatantat.ru/page7252.htm
Менә шулдыр инде ул.Белдем хәзер берсен. Калганнарын да эзләп карыйм эле.
Карале, Поэт тегел, сочувствую инде. Өшегән бәрәңге кочаклап ятып кына җылынмый бит әле ул...
Караул!!! Бэрэнгем ошеде!!!!!! Бу кышнын муенын борып сындырасы, едрит-кудрит!
Печмәнле! Мин Модэррис Минхажевны белэм, академик бит ул! Как так син аны белмисен, позор прэме!
- << Первая
- < Артка
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- 101
- 102
- 103
- 104
- 105
- 106
- 107
- 108
- 109
- 110
- 111
- 112
- 113
- 114
- 115
- 116
- 117
- 118
- 119
- 120
- 121
- 122
- 123
- 124
- 125
- 126
- 127
- 128
- 129
- 130
- 131
- 132
- 133
- Алга >
- Последняя >>