Лениногорск
Исән булса ярый ла...
үләләр дә бит әле...
кемнәрдер...
Дусларым,
кайда соң ул безнең кадерле Берәвебез?
Серле ярым, инде почти туганым,
Бу юлы син бик озакка югалдың.
Аңлатсаңчы качуыңның сәбәбен,
Юлласаңчы хет бер хатың-хәбәрең...
Хуш! диеп тә әйтмәдең бит, канатым.
Ә мин җүләр,Берәү! диеп җан аттым...
КАКАЯ ЧЕСТЬ! ИРКӘ ХӘТЛЕ ИРКӘ БЕЗНЕ МАКТАГАН!АНЫҢ АВЫЗЫННАН КОЛАКНЫ ИРКӘЛИ ТОРГАН СУЗЛӘРНЕ ИШЕТҮ АЙ КАК ПРИЯТНО! БОЛАЙ БУЛГАЧ БЕРӘҮ СИНА ДА БАГЫШЛАП ШИГЫРЛЭР ЯЗАР БИТ ЫСЛУШАЙ!
Лениногорск, браво!!!!! Ыслучайно гына кердем сезгә))))вакытым бар иде, укыр әйбер юк(((( Кызыгам шулай җиңел матур, әммә гади эчтәлекле шигырҗ яза белүчеләргә. Алайса яшҗләр хәзер үзләре аңлый торган образлар турында рифма язалар. Берәү берәүгә бик матур, аңлаешлы, гади, әммә җиңел һәм күңелне иркәли торган шигырҗләр язып тутыргансыз!!!рәхмәт, рәхәтләнеп укыдым.
Берәү туган!
Интернетта
төне буе утырсаң да...
сонет, серенада белән
матбугатны тутырсаң да...
Премия бирмәсләр,
Академик димәсләр...
Менэ мин командирофкадан барчагызны сагынып кайттым, хатларыгызны укып көнләшеп үлә яздым Мин дэ такуй лябуф хочу
Әфәрин Берәү! Җавабың белән бик тә кәнагать калдым. Әйдә камандирОФФкага китә алмау шатлыгыннан тагын берне сиптер әле, дан булсын. Йөрәкләргә дәва булып сары май булып ятсын.
Машинам кабынмады... КамандирOФФкага да китэ алмамын, ахры... УР-ра!!!!
Тэнкыйтчегэ
Кирэкми дуслар, киракми
Бер-беребезне караларга
Хэркемдэ дэ була торган
Яраларга кагылырга.
Тәнкыйтьчегә
Шагыйрьләр Казанда гына яшәми.
Исем алыштырудан эчтәлек үзгәрми.
Дан өчен түгел, җан өчен язалар.
Серле дустым! Берәү канатым!
Әкиятләргә илтер пар атың
Арымасын, берүк талмасын,
Ярты юлда туктап калмасын!
Карлар сарган айлы урманда,
Умырзая тулы аланда
Күреп алып учак балкышын,
Кышкы төндә яз гөлләре эзләп,
Сиңа килер беркөн Алкышың...
***
Төн утырып Берәү шигырь яза,
Тәнкыйтьчеләр укый, Белүче.
Имеш, Берәү булдымыни шагыйрь,
Ха-ха!
Ботка койрык кысып йөрүче!
Тик Берәүнең бер дә исе китми,
Яза да ул яза шигырен.
Язганнары Матбугатны баса,
Күмеп китә халык шагыйрен...
Тимәгез сез, зинһар, бу Берәүгә,
Күңле аның - бәллүр ак канат...
Ватылыр да сынар, уалыр ул,
Дәһшәт булып килеп яманат...
Исмен әйтми, дисез, яшерә, дисез,
Әйтәсе лә килми торгандыр,
Теләсәләр, исемнәрен язсын,
Күкрәк кагып йөри торганнар.
Ә Берәүнең андый теләге юк,
Тукай бүләге дә кирәксез,
Исем таратмаган безнең халык,
Отчестволар никтер билгесез...
Әкиятләре яши күңелләрдә,
Рәхәт бирә җанга, йөрәккә.
Кайнаганда җаның сөю белән
Исемнәрсез язу кирәк лә.
Берәү яза
Тик бер гүзәл мине укыса дип,
Тик бер күңел кабул итсә дип,
Тик бер сәлам барып җитсә диеп,
"Канатым ла минем" - әйтсә дип...
Ә сез... Күчерә, дисез, Берәүне,
Күчерерлек кем бар дөньяда?
Иртә таңга кадәр матбугатта
Мондый хисләр белән янган ла?
Я, әйтегез, күрсәтегез аңа,
Исемлеләр списогын төзегез!
Белүче, особо сезгә әйтәм:
Ялгыш фамилияләр атап,
Кызартмагыз ләкин йөзегез...
Яратса да Берәү, Яралса да,
Тик шигырьдән генә тора ул.
Поэмалар остасы да түгел,
Рифмаларны юри кора ул.
Тәнкыйтьче дә аны гафу кылсын,
Шаярып кына җавап язганын...
Командировкага китә инде тагын,
Күрсә күрсен Ходай язганын!
Фирүзә карлар юллыйм Алкышыма,
Талгын җилләр юллыйм, сылукай!
Күк йөзенә көмеш күпер салып,
Сәлам әйтер сиңа моңсу ай...
шулай кирэк...
Әй сез печмәнлеләр, газиз якташлар! Шундый гүзәл шигырьләр язып та, нигә дип исемегез яшерәсез? Әллә сез элеккеге, билгеле шагыйрьләрнең шигырьләрен күчереп язасызмы? Матур сүзләр әйткәндә "койрыкны" ботарасына кыстыру килешми җәмәгать!?
Берәү әйтә: "Дөнья мине шулай яраткан", дип. Беренчедән; кешене "дөнья" яраЛтмый, Аллаһы яраЛта. Икенчедән; ярату - любовь, яраЛту - создание, барлыкка китерү була.
Үпкәли күрмәгез тагы, сезне хөрмәт итеп, татар теленең язмышын кайгыртып әйтүем. Үз исемнәрегез белән шундый матур шигырьләрегез белән шатландырып торыгыз.
- << Первая
- < Артка
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- 101
- 102
- 103
- 104
- 105
- 106
- 107
- 108
- 109
- 110
- 111
- 112
- 113
- 114
- 115
- 116
- 117
- 118
- 119
- 120
- 121
- 122
- 123
- 124
- 125
- 126
- 127
- 128
- 129
- 130
- 131
- 132
- 133
- Алга >
- Последняя >>