Лениногорск
третий ,
җан кисәгем, соң сине кем көчли ә!?))))Ят рәхәтләнеп үз җанашыңны кочаклап, ярый әле Иркә кебек түгел дип сөенеп)))))))))
Печмәнле, кит аннан, шампанскины яратам, җәенке савытка салып бер көн тотып эчәм)))))Лелин бабай тауларыннан бик дөрес әйткән.
Берәү дигән колдун йөри монда,
Үзе аппак, үзе канатлы.
Төн җитүгә сихерләнгән кебек
Кабызып куя компи-санакны.
Уптым илаҺ шигыр яза башлый,
Әле Иркә, әле Алкышка...
Тегеләре моның җырын тыңлап
Әйләнәләр икән аккошка.
(Монда алкашка дигән рифма да килеп тора да инде... Алай язсам, кыз-катыннар үпкәләр бакчи)
Кстати, якташ, син бит кастинг үткәреп мәтәшкән идең, беренче урынны кемгә бирдең?
Иркә турында түгел бу шигырь. Илдә яшәүче млн.нар турында...
Һәм хатын-кыз, һәм ир-атлар турында.
Задело.
Маладис, Берәү абый!
Яңа шэдэвырлар көтеп калабыз!
ВЭТ БИТ... БИК ЯЛЫНГАЧ ИРКЭГЭ ДЭ ШИГЫРЬ ЭЛЭККЭН СЛУШАЙ. ХЭЗЕР СЫРЛАНЫП УТЫРАН БУЛА. МИН БУЛСАМ, СИНЕН ЯНДА ВАЩЕ БЕР МИНУТ ТА ТОРМАС ИДЕМ КАНИШНЫ
Берәү,
матур, матур, но не про меня))))))Аппагым дип матур язганга әйтәм.Мин яратып яшәдем аппагым, йомшагым))))Мин сериаллар карамыйм, үземнең тормышым бер сериалга тиң))))Менә сез бик матур яратышасыз кебек тоела монда, хотя бы виртуаль, мин башкаларга да шуны теләем, сезнең якларча әйтәем әле))))Үзем турында гомумиләштереп кенә әйтә алам, Аллага шөкер, мине яраттылар, мин яраттым. барысы да татылган, барысының да тәмен яхшы беләм.))))
//аппагым//
Странно.
Вот бит. Аппагым, диләр.
Ә миңа "канатым" ошый...
Так и быть. Посвящаю.
Син суыктан кайтып кердең бүген.
Пирчәткеңне салдың кулыңнан,
Туңган бармакларга исең китми,
Тик күзләрең язны сагынган...
Чәй утырттың газга, кәстрүл куйдың.
Юылмаган савыт юылды.
Күнегелгән тормыш янә кайтты.
Аш та пеште, чәй дә суынды...
Бар да кабатлана. Тормыш үтә,
Кыш артыннан язлар эз сала...
Тик мәхәббәт, көзге кояш сыман,
Күренә дә, кабат югала...
Тиле күңел һаман нидер көтә.
Ник җылытмый гаилә учагы?
Әйтерсең лә, кар астында калган
Шашып сөйгән икенең яшь чагы...
...Син суыктан кайтып кердең тагы.
Пирчәткеңне салдың кулыңнан.
...Тик күзләрең килер язны түгел,
Өшегән бармакларны назлый-назлый,
Өреп җылыткан ярны сагынган...
Алкыш дустыма,
Рөстәм Яхин музыкасы дип өстәргә оныткансың!!!!!!Җыр (романс) булып яңгыраганчы, белми дә идек бу шигырҗне аппагым.
Алкышым, кадерлем!!!
Кичә укыдым хәбәреңне... Укыдым да таң калдым... Шулкадәр матур язгансың!!!
Җавап язарга йөрәгем дә, сәләтем дә җитмәде...
Менә бүген дә тиңкерәп йерим әле...
Ни дияргә белмичә...
Алкыш...
//Көннәр безне очраштыра алмый//
Алмый шул, кадерлем... Алмый.
Сак-сок кебек без...
Әйтәсе сүзләрне безгә кадәр әйткәннәр икән...
//Син кайда идең,
Кайларда йөрдең,
Ничек мин сине
Күрмәдем икән?
Син торган йортны,
Синең урамны
Ничек кенә мин
Белмәдем икән?
Дөньялар гиздем,
Зур юллар кичтем.
Чакырды мине
Синең күзләрең.
Синең исемеңне
Мин белми идем;
Сине сагындым,
Сине эзләдем.
Тик сиңа гына
Җырлармын, диеп,
Мин йөрәгемдә
Бер җыр йөреттем.
Бер көнне әле
Очрарсың, диеп,
Иртә дә кичен
Мин сине көттем.
Бүген син минем
Каршыма килдең;
Мин дә бит сине
Эзләдем, дидең.
Мин дә бит сине
Сагындым, дидең,
Кайларда йөрдең,
Син кайда идең?
Н. Дәүли//
Гаҗәп бу тормыш, име?
2 көн үтте..Дәшмиләр...
салкын. язга әле ерак. илһам килми берәүләргә
Төннәр серле, төннәр синле икән...
Төн кошлары бик тә уяу була.
Төшләремә килеп керәсең дә,
Югаласың ләкин уянуга...
Көннәр безне очраштыра алмый,
Көндезен син җенгә әйләнәсең:)!
Көмеш айны тәмләп кимерә-кимерә,
Әй көләсең миннән, әй көләсең...
Шулаймы, канатым?!
Берәү,
сәвсим ни әбәзәтнлнә.Алкышыңа гына яза күр, бик матур чыга))))))Мин как -нибуд обойдусь.Гомумщн, элек авылда еш кунак чакырашалар, менә шунда бер-берсенә кара-каршы җырлашалар иде. шулар искә төшеп китте дә, моңсу да, күңелле дә булып китте.
Алкыш канатым!
Ал таң әле, ал таң яралмаган,
Алкышкаем бары уемда.
Урау-урау никтер чакрымнарым,
Борылмалар бик күп юлымда...
Тиз кайталмам, бәгырем, күз нурым,
Алда әле эшнең калганы...
Кайтырмын дип сиңа борылганда,
Переездның баса калканы...
Машинамның исеме - "Канатым",
Хәтерләтә синең төсеңне.
"Югалды шул бик тә озакка,
Качты, ахры, Берәү", дисеңме?
Керфекләрең арасында югалырмын,
Югалсам да, бәгърем, Алкышым,
Интернетка керү җиңел түгел монда,
Царицында йөрим адашып...
"Мин булам ул синең Берәвең, дип,
Сарман яктан кемдер сөйләсә,
"Тилиграм сукты, үлдем диеп, сручны",-
Клон балакай шулай көйләсә,
"Өч хатын да унбиш олан - алиминт", дип,
Чәпәсәләр Берәү дустыңа,
ИрКәне дә мактап шигырь язар,
Чиратта кем, әйдә, бас кына!"
дип,
тезелсәләр...
Син ышанма, җаным, андыйларга,
Үлгән кеше шигырь язалмый,
Сәлам юллый сиңа Дубровкадан
Берәү-канат - вищны занятой...:)))
Чалт аяз бер төндә - бүген, иртәгә,
Чирек айны күктә күрерсең.
Ялгызлыктан тотып кимердем шул,
Сагынуымны шуннан белерсең...
бигрәк матур аралашысыз Линагур халкы!
Сезне күзәтеп торуы кызык!
цэцэклэр эзер зпт печмэн стансында котэбез тчк оч хатынын зпт унбиш оланын тчк
Йоргэн чакта Сарман буйларында
Очраттым мин чарый мулласын...
Э ул мина шундый кинэш бирде:
"Кайт, дип, улым, эрэм буласын..."
Сэлам линагурлыларга...Тиздэн кайтам мин...Эле печтек кенэ эшем бар...Печмэннен яна гына реставрациялэнгэн тимер юл станцасында чэчэклэр тотып котегез...
- << Первая
- < Артка
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- 101
- 102
- 103
- 104
- 105
- 106
- 107
- 108
- 109
- 110
- 111
- 112
- 113
- 114
- 115
- 116
- 117
- 118
- 119
- 120
- 121
- 122
- 123
- 124
- 125
- 126
- 127
- 128
- 129
- 130
- 131
- 132
- 133
- Алга >
- Последняя >>