Лениногорск
Юк-юк, дусларым! Берәүнең кем икәнен мин валлаһи-газим белмим!
Менә бер баегач... Америкада миллионер бабам табылгач... ул үлеп миңа мирас калдыргач... һич булмаса булмаган атны суеп саткач... бер детектив яллап... эзләп табармын Берәвемне...
Һәм дә матур шигырьләре өчен бер кочаклап үбәрмән!!!
Не чисто, Шымчы, не чисто...
1. Шымчы=Алкыш.
2. Алкыш=Шымчы. ызначит, Алкыш - мужчина!!!
Карауллл! Печмәнгә нетрадиционщиклар кереп тулган!!!!
Развиваем события!..
А вчутаки монда не чисто, быратлар! бу Берэу нэрсэ дип Алкыш дип шаша икэн, болар ике ахиридыр пожжалуй. вэт яталар мин синайтим бер-берсен мактап
Берәү,
җанкисәгем, синекен урларлар диләр бит))) язучылар берлегендәге дипутат халык пайетлары шигырьләреннән аермалы буларак, синең шигырьләрең чишмә кебек көчәнешсез үзеннән үзе типкәне күренеп тора.Алар нәкъ менә шуның белән узенә тарталар да.элеккеге халык җәүһәрләре саналган әйберләр авторсыз түгел бит алар, алар да шул менә берәү шикелле исемсез, билгесез яшәргә теләүчеләр иҗаты. самодостаточный кешеләргә дан кирәк түгел, коелып котылып җиңеллек алса, шул җитә.
берәү!
Ура! Ниһаять, Алкышымны ишеттем!
Казан ерак, Казан ерак,
Казан ерак - баралмам...
Читтә синсез яши алмам,
Йөгереп кайтам, багалмам!
Күке, куркыттың бит, стенага терәп аткан кебек иттең. Яңабаштан язмаларны карап чыктым (надо же!), бер дә урланган, плагиат кебек күренмиләр күземә... Исключая менә бу 4 юл И. Юзеевныкын:"Бар да бетте.Яшьлек хыялларым Чәчәк атмады.Күзләремне, яшьле күзләремне
Томан каплады...", ансын да калган куплетларны Юзи ритмына туры китереп язганга күрә кыстырганмындыр инде шигырь башында, ялгап китү өчен(сүзләрен дә бутаганмын әле, җитмәсә!).
Калганы, чистный пиянирский, сходу язылган нәмәстәләр, даже без редакции (а стоило бы!), валлаһи, биллләһи газыйм!
Вупшем, оправдываться не за что. Чист, как лист бумаги. Как туман над Степным Заем.
Хөппикәй, не понял. Кемгә күрсәтмичә торырга була мине - духтыргамы? Сәламәтлек болай ничава, бераз җон коела инде, кәнишне, койрык та ябагаланды (төшәргә җыена бугай), ну бит ул яз галәмәте:)))
Витаминнар ашармын, обещаю.
Аннан суң,кая тапшырырга җыенасың минем шигырьләрне, макулатурага дисәм инде, кәгазь вариантында да түгел үзләре - виртуальный гына:))) Макулатура бик очсыз хәзер, этләнеп йөрисе дә йук. Тим буль, бөтен язганнарым - шушы матбугаттагылар, яшьлек блокнотлары күптән утка очты инде алар, мичталар белән бергә:))) Гогольнеке кебек. Башка язмам дигән сүзем дә бар иде, бидишь, мәхәббәт нишләтә кешене.
Нишләтәсең мине, мәхәббәт?
Утка төшә яңгыр тамчысы...
"Ян син, ян!" дип, өрәм учакка-
Күзгә керә төтен ачысы...
Ә плагиатлыкка килгәндә - күчерсеннәр:)) Укырлык булса, пачаму күчермәскә? Язып та, күчереп тә бетерә торган түгел бит ул шигырь. Җырның җыртыгы юк, тишелсә, ямавы юк. Мин аны шалкан тарткан кебек тартып чыгармыйм ич, үзе коела:)))Дөнья шундый бит инде ул (нихаруший такуй!)- кирәккәнгә - юк, кирәкмәгәнгә - пажалысты!!
Менә шулай, матуркайларым. Рәхмәт җылы сүзләрегезгә, тик зинһар, шулай Мистер икс булып калыйм инде мин (тыйнаклыктан түгел! Һич тә!), пажалысты, үтенеп сорыйм...
...
Казаннарга киткән чакта
Хәбәрең бир, Берәвем.
Истәлеккә үзем чиккән
Кулъяулыгым бирәем.
Казаннарга киткән чакта
Борылып миңа карарсың.
Күзләремә карарсың да,
Барысын да аңларсың...
берәү! Билләһи бар да минеке диген!
Берәү, сине, алай бик тыйнак булсаң, башта күрсәтми торып була)))
шигырьләреңне, әгәр теләсәң, үзем тапшыра алам. бергә дә була)
чәчкәләмә дигәнем-хәзер плагиатлар мооре. үз шигырьләреңә җаваплырак караса идең.)))
Рәхмәт, Хөппи. Зуур абыйлар янында мин бик кечкенә күренермен шул:)))
Танылуның газаплары турында вакыт булганда берәр утырып язармын әле.
Шигърибәнәт, теге, Украинадагы сары толымлы апа янына чык, дисеңме? :))) Мин ул ападан куркам шул... Судимосте бар бит аның... Монда гына язармын инде...
Шигырь бездә бер кочак!
П о э м а :))).
Дәүләтемә инспиктырлар килгән:
"Ривизия ясыйк малыңа!
Яшермичә әйт дөресен хәзер:
Ничә кило чыга башыңа –
Алтын безгә кызык түгел бүген,
Санап күрсәт күңел байлыгын:
Инсаф, әхлак, әдәп шәрифләрен,
Таныйсыңмы Аллаһ барлыгын?
Үҗәтлегең күпме тарта икән,
Масаюың хәттән ашканмы?
Кирелек тә шактый күптер синдә,
Кыйблаларың әллә башкамы?!
Нәсел-нәсәп тазалыгын үлчик,
Сау каламы синнән токымың?
Бирешмичә хәрәм кыйммәтләргә,
Кичерәсеңме заман шаукымын?"
Менә шулай диде инспиктырлар,
Капшадылар башны, куенны,
Күңелдә дә берсе йөреп чыкты,
Туздырдылар бөтен уемны..
Һәм таптылар... Санап-санадылар.
Буталдылар. .. юри, ялгышып.
Баксаң, йөри икән миндә күптән
Кочак-кочак шигырь адашып!
Күңелгә дә тулган, уема да,
Бавырыма, хәтта бөергә!
Капиллярлар нигә томау, дисәм –
Төймә-төймә шигырь төелә!
Тагы бер чир инспиктырлар тапты –
Саранлыкның тамыры корыган.
Шагыйрь булмавымның сәбәбе дә
Саран түгеллеккә корылган!
Мин өләшәм кочак-кочак шигырь,
Йә, кем тели, килеп алыгыз!
Исемегез белән, теләсәгез
Матбугатка күчереп языгыз!
Шигырь укып, моңсыз - моңлы булса,
Гамьсезләргә гамьне кайтарса,
Давылларда берәү шигырь сөйләп,
Тез чүкмичә, алга атласа,
Әгәр Алкыш кинәт көлеп куйса,
Кулы белән сөртеп болытны,
Иң бәхетле мизгел шул буладыр,
Исем нигә мондый минутны?!
...Инспиктырлар китте... Һәрберсенә
Язып бирдем берәр поэма.
Кадерлесен, иң-иң гүзәлен
Багышлыймын йөрәк маема...
***КЕМГӘ ИКӘНЕН ҮЗЕГЕЗ ЧАМАЛЫЙСЫЗДЫР***
берәү! Нигә талантыңны шулай яшереп яткырасың, чык әле киңрәк мәйданга!
Берәү,
гимн да язып ташлагансың икән..
афәрин.)))
Казанда зууур шагыйрь абыйларың янына керәсең килмиме? җыештыр шигырьләреңне, чәчкәләмә. (синең колакка гына, якын итеп әйтүем.
акыллы бул))
***
Эх, дусларым! Күңелем булды әле,
Мин язганны укыр якташ бар.
"Үзе аппак, үзе канатлы", - дип,
Тезелеп киткән монда макташлар...
Кемгә абый булдым, кемгә - җаный,
Ә кемгәдер - Берәү канатым...
Кастинглар үткәрергә теләп,
Туган якта йөрим җан атып...
Кастингмы, ярыш-җыелышмы,
Гел беренче кала Печмәнле.
Таудан чыккан чишмә суларыннан
Яшәү көче алып эчкәнме?!:)
Ни язсам да, ниләр кылансам да,
Тик бер теләк алга этәрә:
Печмәнебез данын Матбугатта
Байрак итеп, өскә күтәрәм!
Алтын белән түгел - ялкын белән,
Сөю белән көчле Печмәнле!
Алкыш кебек гүзәл яр булганда,
Мактаучысы табылыр Печмәннең!
Килсен-күрсен, соклансыннар безгә,
Йокламый, дип, нифте яклары!
Утсыз яшәү - яшәү түгел һич тә,
Бердәм булсын Печмән сафлары!
Көчле булсын Печмән яклары!
- << Первая
- < Артка
- 34
- 35
- 36
- 37
- 38
- 39
- 40
- 41
- 42
- 43
- 44
- 45
- 46
- 47
- 48
- 49
- 50
- 51
- 52
- 53
- 54
- 55
- 56
- 57
- 58
- 59
- 60
- 61
- 62
- 63
- 64
- 65
- 66
- 67
- 68
- 69
- 70
- 71
- 72
- 73
- 74
- 75
- 76
- 77
- 78
- 79
- 80
- 81
- 82
- 83
- 84
- 85
- 86
- 87
- 88
- 89
- 90
- 91
- 92
- 93
- 94
- 95
- 96
- 97
- 98
- 99
- 100
- 101
- 102
- 103
- 104
- 105
- 106
- 107
- 108
- 109
- 110
- 111
- 112
- 113
- 114
- 115
- 116
- 117
- 118
- 119
- 120
- 121
- 122
- 123
- 124
- 125
- 126
- 127
- 128
- 129
- 130
- 131
- 132
- 133
- Алга >
- Последняя >>